Лилия Букеева
Лилия Букеева, Лилия Раднер кызы Букеева (баш. Лилиә Раднер ҡыҙы Букеева, Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) ― эстрада җырчысы, Яр Чаллы «Энергетик» мәдәният сарае артист-вокалисты (1996 елдан). Татарстанның (2016) һәм Башкортстанның (2021) атказанган артисты.
Тормыш юлы
1965 елның 7 ноябрендә Уфада туган. 1985 елда Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаган (РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Сәгыйтованың укучысы). Юллама белән Нефтекама шәһәренә җибәрелә, анда «Нефтьчеләр» шәһәр мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамблендә солист булып эшли.
1988 елдан ― Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада солисты.
1989 елда яшь совет җырын башкаручыларның «Юрмала» Бөтенсоюз конкурсында катнаша. Конкурс 4 этапта уза: Уфа―Чиләбе―Мәскәү―Юрмала. Мәскәү этабында Л. Букеева финалга уза.
Юрмаладагы конкурстан соң Лилия Раднер кызына Казакъ ССР башкаласы Алма-Ата шәһәрендә узучы «Азия тавышы» фестивалендә катнашырга чакыру килә. Анда ул Башкортстан данын яклый.
1990 елда Уфада узган «Агыйдел―90» эстрада җырын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була (конкурсның жюри рәисе композитор Юрий Саульский).
1991 елда Мәскәү шәһәре Мәдәният идарәсе Төркиягә (Әнкара шәһәренә) 1 ел контракт буенча эшкә җибәрә.
1994 елда Мәскәүдә Алла Пугачева ансамбле җитәкчесе ― композитор Руслан Горобец, шагыйрь Михаил Таничев һәм аранжировка ясаучы Юрий Варум белән таныша. Алар белән берлектә Лилия Букеева 3 җыр яздыра: «Хушлашу көне», «Ресторанда», «Дала».
1996 елдан Яр Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда артист-вокалист булып эшли[1].
Татарстан сәнгать коллективлары белән чит илләрдә, шул исәптән, Малайзия (1998), Тунис (1999), Италия (Милан, 2001), Франциядә (Париж, 2003) чыгыш ясый.
Репертуарында дөньяның төрле (инглиз, португал, кытай, француз, гарәп, төрек) телләрендә йөздән артык җыр.
2014 елның августында Төньяк Кипрда (Никосиядә) Ильяс Абдуллинның иҗат кичәсендә катнаша — татар, төрек, рус һәм француз телләрендә җырлар, шул исәптән кипрлы төрекләр арасында популяр булган «Диллирга» җырын башкара[2].
Шулай ук артист даими рәвештә хәйрия һәм патриотик концертларда катнаша. Мәсәлән, 2025 елның сентябрендә ул Уфада Махсус хәрби операция сугышчыларының әниләренә багышланган хәйрия концертында чыгыш ясый: «Әни турында баллада» һәм башкорт телендә «Торнолар киткән сак» җырын башкара[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2016 — Татарстанның атказанган артисты;
- 2021 — Башкортстанның атказанган артисты[4].
Сылтамалар
- Букеева Лилия Раднеровна. Единый портал култьтуры народов Республики Башкортостан [рус.]
- Азат Гиззатуллин. Лилия Букеева: Думаю о том, чтобы вернуться домой в Башкортостан. ИА «Башинформ», 19.03.2021 [рус.]
Моны да карагыз
- «Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы)
Искәрмәләр
- ↑ Лилия Букеева. Сайт ДК «Энергетик»
- ↑ На бенефис бывшего челнинца на Кипре Лилия Букеева отправилась с чемоданом нарядов (рус.). Челнинские известия (29 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.
- ↑ В Уфе матерей воинов СВО из Башкирии собрали на благотворительный концерт (рус.). Башинформ (23 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.
- ↑ Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләр исемлеге 2021 елның 1 май көнендә архивланган. [рус.]