Илфак Смаков
Илфак Смаков | |
---|---|
Тулы исеме | Илфак Мөҗип улы Смаков |
Туган көне | 2 гыйнвар 1940 (84 яшь) |
Туган | Чакмагыш районы, Рапат авылы |
Вафат көне | 27 май 1993 (53 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | җырчы (баритон) |
Бүләк һәм премияләр |
Илфак Смаков — башкорт эстрадасының күренекле җырчысы. Башкортстанның (1978) һәм Россиянең (1989) атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты (1985).
Илфак Смаков Чакмагыш районының Рапат исемле татар авылында туып үскән.
Уку еллары
Мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укыганда, Уфада сәләтле укучыларның республика олимпиадасында беренче зур уңышка ирешә. Башкорт халык җыры “Азамат”ны һәм Әкрам Даутовның “Әниемә хат”ын искиткеч осталык белән башкарып, бәйгедән лауреат исеме белән кайта. Уфа сәнгать училищесында, мөгаллимә Миләүшә Мортазинның сыйныфында укый. Училищеда белем алганда, төрле дәрәҗәле иҗат бәйгеләрендә катнаша. Дүртенче курста укыганда Мәскәүдә, эстрада артистлары Бөтенроссия ярышында дипломант исеме ала.[1]
Иҗат
Илфак Смаков 1963 елдан башлап, гомеренең азагына кадәр Башкортстан дәүләт филармониясендә хезмәт итте. Илфак Смаковның концерт репертуарында Башкортстан композиторларының вокаль әсәрләре һәм татар, башкорт халык җырлар өстенлек итә. Татар белән башкортлар яшәгән төбәкләрне үз концерт программасы белән урап чыга. Илфак Смаков башкаруындагы
- “Җиз кыңгырау моңнары”,
- “Зимфирәкәй”,
- “Син кайтмадың”,
- “Җил, җирәнем”,
- “Гүзәл Өфем — баш калам”,
- Шайморатов генерал[2]
- “Былбылым”,
- “Туган илем”,
- “Синдер ул дип уйладым”,
- “Дусларыңны онытма!”,
- “Әкълимә”,
- “Әйткән идең”,
- “Ак пароход”,
- “Өфе юкәләре” (Рим Хәсәнов музыкасы),
- “Сиңа тагын мин бер киләм әле”[3] (Наҗар Нәҗми шигыре, Рим Хәсәнов музыкасы)
кебек дистәләрчә популяр җырлары татар һәм башкорт җыр сәнгатенең алтын фондына кереп калды.
Шулай ук карагыз
- “Илфак Смаков — гасыр җырчысы”(үле сылтама)
- Илфак Смаковның җиз кыңгырау моңнары 2016 елның 14 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Башкортстанда күренекле татар җырчысы Илфак Смаковны искә алалар, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-05-26
- ↑ Ильфак Смаков - Шаймуратов генерал .
- ↑ Шәймиев: Бик яраткан җырым – Илфак Смаков башкаруында “Сиңа тагын мин бер киләм әле(үле сылтама)