Уфа юкәләре
Уфа юкәләре (баш. Өфө йүкәләре) — 1970 еллар чорындагы җыр, Уфаның рәсми булмаган гимны[1] дәрәҗәсенә әйләнгән (Наҗар Нәҗми cүзләре, Рим Хәсәнов музыкасына) җыр.
Риваять буенча Наҗар Нәҗми Уфа юкәләре шигырын Көнчыгыш Берлиндагы Унтер-ден-Линден урамын күреп, тәэсир астында язды.
Башкаручылар
Зәки Мәхмүтов, Сәет Фәйләсүпов, Гомәр Әбделмәнов, Илфак Смаков, Фидан Гафаров, Олег Килмөхәмәтов, Айдар Галимов[2], Алсу Сафина[3], Венер Камалов[4], Искәндер Гәзизов[5] һәм башка күп җырчылар репертуарында бар.