Ай, былбылым

Ай, былбылым — татар һәм башкорт халык җыры[1][2]. Җырда иртәнге таңда, табигать уянуы фонында, елга буенда кеше белән сандугач арасындагы әңгәмә (диалог) сурәтләнә.

Тарихы

Әлеге җыр ХХ гасыр башында (1909—1917, 1925—1929 елларда) Россия эстрадасында беренче тапкыр татар җырчысы Камил Мотыйгый тарафыннан башкарыла[3].

1913 елда җыр Казан университетының этнографик экспедициясе барышында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе кешесе Солтангалиевтан (исеме билгесез) беренче тапкыр фонографка яздырып алына. Шул ук 1913 елгы фонографик язмаларга нигезләнеп, әлеге әсәр 1923 елда М. И. Бергның «Сигез татар-башкорт җыры» дигән хезмәтендә башка татар һәм башкорт халык җырлары белән беррәттән басылып чыга.

Җырның тагын бер версиясе билгеле: аның сүзләрен 1956 елда композитор Александр Ключарев соравы буенча татар шагыйре Нәкый Исәнбәт яза[4].

Соңгы елларда бу җырны ССРБ һәм Россия эстрада җырчысы Ренат Ибраһимов таныта.

Төрле вакытларда ул барлык танылган татар башкаручыларының репертуарына керә, башкорт җырчылары арасында исә сирәгрәк очрый[5]. Россия опера җырчысы Илдар Абдразаков бу әсәрне 2018 елның 24 апрелендә, Уфада I Халыкара музыка фестивале ачылган вакытта башкара[6].

Бу җыр ТАССРның (шул исәптән КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумнарында) һәм соңрак Татарстан Республикасының барлык рәсми дәүләт концертларында яңгырый.

Динә Гарипова башкаруында җыр «Зөләйха күзләрен ача» («Зулейха открывает глаза») сериалына саундтрек буларак кулланыла[7]. 2020 елның 13 апрелендә «Россия-1» телеканалында сериалның премьерасы узганнан соң, әлеге әсәр элеккеге Советлар Союзы илләрендә яңадан зур популярлык казана[8].

Җырның төп мәгънәсе

«Ай, былбылым» җыры — табигатьнең яңаруы, язның килүе, сандугач сайравы фонында кешенең эчке кичерешләрен, өметләрен, мәхәббәтен чагылдырган лирик әсәр. «Былбылым» сүзе җырда язгы табигатьнең, матурлыкның символы булып тора.

Җыр сүзләре

Татар телендә

Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы

Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделдә таң ата
Таңнар ата, өзелә үзәк
Җырлата да елата

Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга

Башкорт телендә

Ай, былбылым, вай, былбылым,
Ағиҙелдең ҡамышы;
Таң алдынан сут-сут килә
Һандуғастар тауышы.

Ай, былбылым, вай, былбылым,
Ағиҙелдә таң ата;
Таңдар ата, өҙөлә үҙәк,
Йырлата ла илата.

Ай, былбылым, вай, былбылым,
Ҡунып һайрай талдарға.
Һинең хаҡта серҙәремде
Асам һандуғастарға.

Рус телендә

Ай, соловей мой, вай, соловей мой.
Камыши реки Агидель.
Перед рассветом немного звучит
Соловьиное пение.
 
Ай, соловей мой, вай, соловей мой.
Над рекой Агидель встаёт заря.
Расцветают зори, томится душа,
Побуждает петь и плакать.
 
Ай, соловей мой, вай, соловей мой.
Поёт, опустившись на ветки ивы.
Свои тайны о тебе
Я рассказываю соловьям.

Әдәбият

  • Атанова Л. П. Собиратели и исследователи башкирского музыкального фольклора, под редакцией А. М. Идельбаева, Издание республиканской молодёжной газеты «Иэшлек», Уфа, 1992 год.
  • Берг М. И. Восемь татаро-башкирских песен. (под редакцией проф. В. А. Богородицкого), Казань, 1923 год.
  • З. Н. Сайдашева «Татарская эстрадно-бытовая песня: история и развитие»
  • Каркина С. В. Значение работы М. И. Берг «Восемь татарско-башкирских песен (под редакцией проф. В. А. Богородицкого)» в истории лингвистической и музыкальной этнографии Республики Татарстан // В. А. Богородицкий и современные проблемы исследования и преподавания языков: Материалы Всероссийской н.-пр. конф. — Казань: РИЦ «Школа», 2007. — С. 161—165.

Сылтамалар