Батырша хәрәкәте
Батырша хәрәкәте (рус. Башкирское восстание 1755–1756 годов, Восстание Батырши, баш. Башҡорт ихтилалы 1755–1756 йылдар, Başqort ixtilalı 1755–1756 yıldar, Батыршаның ихтилалы, Batırşanıń ixtilalı, кайбер чыганакларда — 1755–1756 еллардагы Башкорт күтәрелеше исеме астында билгеле) — Идел-Урал буенда XVIII гасырның икенче яртысындагы тәүге зур башкорт күтәрелешләренең берсе.
Хәрәкәтнең сәбәпләре
Батырша хәрәкәте патша хакимияте тарафыннан феодаль изүнең көчәюе, җир кысрыклаулары һәм көчләп христианлаштыру нәтиҗәсендә килеп чыга[1]. 1735–1740 еллардагы башкорт күтәрелешен авырлык белән белән бастырып, хөкүмәт җиңүнең җимешләреннән файдаланып калырга ашыга, социаль-икътисади изүне көчәйтә.
1735–1740 еллардагы башкорт күтәрелешен бастырып патша хакимиятые социаль-икътисади изүне көчәйтә. Башкорт җирлерен талау дәвам итә. Башкортларга тоз табу тыела, алар тозны казнадан кыйммәтрәк сакка сытып алырга тиеш була.
Сенатның 1754 елның 16 мартындагы Указы буенча, ясак казнадан тоз сатып алуга алыштырыла, бу салымның 5–6 тапкырга артуына китерә. Ясак түләү бетерелү башкортлар тарафыннан җиргә биләмә хокуклары юкка чыгарулу буларак дип кабул ителә[2].
Шулай ук кырыс режим кертелә: башкортларның утлы корал тотарга хокукы калмый, берәрсендә корал табылган очракта, хуҗаның аты шымчы файдасына тартып алына; барлык авылларда да тимерче алачыклары ябыла, бер башкорт та үз авылыннан махсус рөхсәтсез чыгарга тиеш булмый.
Православие чиркәве татарларны, башкортларны һәм башка Идел-Урал буе халыкларын көчләп христиан диненә күчерү сәясәтен башлый.
Хәрби хәрәкәт барышы
Баш күтәрүне әзерләүдә Батырша кушаматлы мулла Габбдулла Галиевның башкортларны һәм империянең башка мөселманнарын «изге сугышка» чакыруы («Тахризнамә») билгеле бер роль уйный[3][4]. Ул өндәмәсендә мөселманнарны ризасызлык белдерергә, 1755 елның 1 июлендә корал алып баш күтәрергә чакыра. Шәкертләре аркылы аны күбәйтеп, чапкыннар аша Башкортстанның һәр тарафына, шулай ук таныш-белешләре аша Казан, Көңгер, Гайнә, Исәт һәм башка якларда халык арасында тарата. Батырша Казан губернасы татарлары һәм шулай ук казакълар белән ныклы бәйләнеш булдыра. Аларны да күтәрелешкә кушылырга өнди. Шулай булуга карамастан, чынлыкта Батырша күтәрелеш белән җитәкчелек итми, һәм бөтен хәрәкәт аның шигарьләре астында узмый[1].
Күтәрелеш 1755 елның 15 маенда Нугай даругасының Бөрҗән волосте (Көньяк Башкортстан) җир асты байлыкларын барлау-тикшерү партиясе башлыгы Брагинны («карак һәм явыз») үтерү, Сапсал почта станын бөлгенлеккә төшерү һәм Исәт трактыда хәрәкәт туктатылу белән башланып китә[5]. Баш күтәрүчеләр белән Елан Иткул белән Ходайбирде мулла җитәкчелек итә. 18 майда алар Исәт юлындагы Сапсал Ям станын һәм Брагин яшәгән йортны туздыралар, юлда йөрүче түрәләргә, почта станнарын саклаучыларга һөҗүм оештыралар.
Оренбург губернаторы И. Неплюев тиз арада Бөрҗән волостена подполковник Исаков җитәкчелегендәге гаскәриләр командасын озата. Боларга өстәп, тагын меңнән артык солдат һәм казаклар җибәрелә. Фетнәне бастыруда хакимияткә тугры калган башкорт һәм мишәр старшиналары да катнаша. Фетнәче башкортлар, аларның гаиләләре һәм туган-тумачалары кулга алына, мөлкәтләре хөкүмәт файдасына бирелә[4].
Баш күтәрүчеләр арасында бердәмлек булмый. Хөкүмәт гаскәрләре басымы астында башкорт хәрәкәтендә актив катнашучылар казакъ далаларына китә.
Август аенда бу районда хәрәкәт яңадан башланып, кайбер күрше волостьларны басып ала. Заводлар һәм почта-ям станнары эшчәнлеге тоткарлана, берничә старшина утерелә. Август азагына баш күтәрүчеләрнең зур өлеше казакъ далаларына кача һәм хәрәкәт тына. Өченче күтәрелеш 1755 елның 27–28 августында Уса даругасында (Төньяк Башкортостан) була.
Мостай һәм Акбаш җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр үз старшиналарын үтерә һәм яңа хәрәкәткә әзерләнә. Ләкин җирле феодал-старшиналарның каршылыгы сәбәпле, Уса даругасы халкы күтәрелеше ныгып китә алмый.
Монда патша хөкүмәтенең баш күтәрүчеләрне туктатуга юнәлтелгән сәясәте (баш күтәрүдән үз теләге белән баш тарткан барлык катнашучыларны гафу итү, башкортларга каршы мишәрләрне һәм казакъларны котырту һәм башкалар) зур роль уйный. Халык ризасызлыгын киметү теләге белән, патша хөкүмәте баш күтәрүчеләрнең аерым таләпләрен үтәргә ниятләвен, үз ихтыярлары белән көрәштән баш тартучыларга җәза кулланылмаячагын белдерә.
Нугай даругасында башланган күтәрелеш турында хәвефле хәбәрләр алгач, И. И. Неплюев сенатка башланган күтәрелеш турында ашыгыч хәбәр җибәрә. Аз гына вакыт эчендә күтәрелеш Үсәргән, Тангаур, Бошмас-Кыпчак һәм башка күп кенә волостьларны колачлый. Күп урыннарда мөстәкыйль отрядлар оештырыла. Кайбер отрядлар белән инструкция нигезендә үзләренә кичерү булмаячагын яхшы аңлаган старшиналар җитәкчелек итә. Старшиналар Салтыков һәм Тиүмбәт җитәкчелегендәге шундый отрядларның берсе А. И. Шуваловның бакыр эретү заводын җимерә. Заводны саклау өчен капитан Шкопский җитәкчелегендәге отряд җибәрелә, әмма баш күтәрүчеләр аны тау тарлавыгында чолгап алалар, чыгу юлын ябалар һәм отряд бөтенләй юк ителә. Баш күтәрүчеләр крепостьларга, заводларга һөҗүм итә, рус авылларын юкка чыгара. Җиңелгән очракта, башкортлар казакъ даласына китәргә ниятли, бу хакта инде 1754 елда ук Урта Җүз ханы Абылай белән алдан килешәләр.
Мулла Чурагол Миңлебаев Төнгүк, Барда, Күперле Башап, Сараш, Солтанай, Аклыш һәм Гәйнә волосте авыллары башкортларыннан баш күтәрүчеләр отряды оештыра. Шул ук вакытта Кызылъяр авылы башкортлары Акбаш Андрюшев һәм Мостай Теребердин түнтәрелеш күтәрәләр[6]. Баш күтәрүчеләр бөтен көчен җыеп, Батыршага — Себер даругасының Карышбаш авылына юл тотарга ниятлиләр. Ләкин Туктамыш Ишбулатов Хөкүмәт ягына күчкәч, Уса даругасындагы хәрәкәт таркала, ә күтәрелеш идеологы Батырша ачык восстаниегә батырчылык итми, бу исә ахыр чиктә Уса һәм Себер даругаларында башланган башкорт хәрәкәтенең өзелүенә китерә[7].
Күтәрелешне бастыру өчен губернатор Неплюев ашыгыч чаралар кабул итә. Аның кул астында 24 меңлек гаскәр була. Бөтен крепостьлар хәрби хәлгә китерелә, ә Башкортстанга күтәрелешне бастыру өчен төрле юллар белән өч полк — Мәскәү, Ревель һәм Троицкий полклары, Тимашев командалыгындагы 1000 Җаек казагы, 1000 калмык һәм 1000 Дон казагы җибәрелә. Хәлне куркыныч дип санап, Неплюев хәрби ярдәм сорый һәм аңа тагын Пензадан — Владимирский, Шацктан — Астраханский һәм Алатырдан — Азовский полклары җибәрелә. Әйләнә-тирәдәге халык, Казан татарлары һәм Себер халыкларының баш күтәрүчеләргә кушылуыннан куркып, хәрби коллегия ашыгыч рәвештә Оренбург төбәгенә тагын Ярославль провинциясеннән — Нократ һәм Себер, Мәскәүдән — Курск, Коломнадан — Ярославль һәм Козловодан — Ростов полкларын җибәрә. Полкларга ялсыз алга барырга боерык бирелә.
Гаскәрләр бөтен Башкортстанны чолгап ала, башкортларга барлык чыгу юллары ябыла, шунлыктан баш күтәрүчеләргә беркаян да ярдәмгә өметләнер җир калмый. Доннан яңа өстәмә көч — 2000 Дон казагы көтелә.
Неплюевка ярдәмгә махсус түрәләр — Иван Салтыков һәм Фёдор Ушаков билгеләнә. Аларның беренчесенә Оренбург губернасында тупланган барлык гаскәрләр белән гомуми җитәкчелек итү йөкләнә. Неплюевның түнтәрелешне теләсә-нинди чаралар ярдәмендә бастыру турындагы боерыгы Башкортстанда хәрәкәт итүче отряд командирлары тарафыннан туры мәгънәдә кабул ителә: башкортларның күп кенә торак пунктлары җимерелә һәм яндырыла, меңләгән баш күтәрүчеләр һәлак ителә.
Батыршаны кулга алучыга 1000 сум акча һәм кыйммәтле бүләкләр вәгъдә ителә. 1755 елның 1 сентябрендә Батырша гаиләсе һәм шәкертләре белән Карышбаш авылыннан чыгып китә; байтак вакыт эзәрлекләүләрдән качып йөри. 1755 елның 26 сентябрендә Елизавета Петровна, баш кутәрүчеләргә каршы котырту нияте бәлән, Урта Идел буе татарларына манифест белән мөрәҗәгать итә. Баш күтәрүчеләргә каршы походта катнашкан татарларга кулга төшергән мал-мөлкәтне һәм әсирләрне үзләрендә калдырырга рөхсәт итәргә вәгъдә бирелә. Аларның патша хөкүмәтенә тулысынча тугрылыгы өчен мәҗбүри чукындыру беркадәр йомшартыла, Лука Конашевич урыныннан алына һәм мәчетләр төзергә рөхсәт ителә[8]. 1755 елның сентябрендәге Неплюев бу манифестка ярашлы баш күтәрүчеләрне бастырырга, аларның мөлкәтеп үз файдасына тартып алырга, хатыннарын һәм балаларын коллыкка алырга рөхсәт итә. Нәтиҗәдә күп кенә казан татарлары күтәрелешне бастыруда катнаша[9]. П. И. Кеппенга нигезләнеп, аларның саны якынча 5000 кеше була[10].
Башкортстанга шулай ук 25 меңгә якын солдат, драгун һәм казактан торган патша гаскәрләре җибәрелә[11].
Һәр яктан гаскәр белән чолгап алынган 50 мең кешелек башкортлар гаиләләре һәм мал-мөлкәтләре белән бергә Җаек аръягына, Казах даласына юнәлә.
1756 елның августында Кече Урда лидерлары үзләрендә булган башкортларны патша хөкүмәтенә тапшырырга карар кыла. Өйләренә бары 12–15 мең кеше генә кайта.
Нугай даругасы территориясендә баш күтәрүчеләр белән сугышлар 1756 елның язына кадәр дәвам итә.
Күтәрелеш нәтиҗәләре
Аяусыз басылуга карамастан, баш күтәрүдән соң патша хакимиятенең башкортларга карата басымы бераз йомшартыла, хөкүмәт башкортларның җир биләү хокукын расларга ризалаша, аларны крепостной крестьянга әйләндерү һәм көчләп христианлаштыру планнарыннан баш тарта[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 [ Башкирские восстания 17-18 вв.] — ЗСЭ
- ↑ 1 2 Башкирские восстания 17-18 вв. 2013 елның 2 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Башкирские восстания 17-18 вв., archived from the original on 2011-04-06, retrieved 2012-11-10
- ↑ 1 2 Җ.Рәхимов. Батырша. ТКН, 1996.
- ↑ Батырша хәрәкәте // www.tatarica.org. [Тикшерелгән 24 июнь 2025].
- ↑ История башкирских родов. Гайна. Том 11 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, А. Р. Махмудов, Р. М. Рыскулов, А. Р. Асылгужин, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — С. 65. — 696 с. — ISBN 978-5-85051-641-3.
- ↑ Акманов И. Г. Восстание 1755—56 // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- ↑ Пистоленко. Из прошлого Оренбургского края: Типография изд-ва «Чкаловская коммуна», 1939 г. С. 75–80: 1755 елның сентябрендә Неплюевның манифесты дөннья күрә. Анда төбәкнең бөтен халкын баш күтәрүчеләрне тотарга һәм шуның өчен аларның мөлкәтен, хатыннарын һәм балаларын үзләренә алырга өнди. Баш күтәргән башкортларның хатын-кызларын һәм балаларын коллыкка сатырга рөхсәт ителә.
- ↑ История Башкортостана. Ч1. С древнейших времен до 1917 г. — Уфа: Китап, 1996. — 240 с.
- ↑ Кеппен П. И. Хронологическій указатель матеріаловъ для исторіи инородцевъ Европейской Россіи. С.-Пб: ТИАН, 1861. — C.39.
- ↑ Акманов И. Г. Башкирские восстания 1755—1756 гг.//Статья в Башкирской энциклопедии Архивная копия от 6 март 2016 на Wayback Machine [башк.]
Әдәбият
- И.Г.Акманов. Башкирское восстание 1755—1756 гг — в Башкирской энциклопедии
- Чулошников А. П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М. — Л., 1940.
- Устюгов Н. В. Башкирское восстание 1662-64 гг. //Ист. зап. М., 1947, т.24.
- Акманов И. Г. Башкирские восстания XVII — начала XVIII вв. — Уфа: Китап, 1998.
- Акманов И. Г. Башкирия в составе Российского государства в XVII — первой половине XVIII века. — Свердловск: Изд-во Урал. ун-та, 1991.
- История Башкортостана. Ч1. С древнейших времен до 1917 г.- Уфа: Китап, 1996.-240с.
- Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан, 1976; шул ук. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI - XIX вв.). Казань, 1999.
- Витевский В.А. И.И. Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897, Т. 3.
- Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940; Ислаев Ф.Г. Восстание Батырши. 1755: Исторический очерк. Казань, 2005.
- Чулошников А. П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940; Устюгов Н. В. Башкирское восстание 1662-64 гг. //Ист. зап. М., 1947, т.24.
Сылтамалар
- Акманов И. Г. Восстание 1755—56 // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- Как татары возглавляли башкирские восстания в ХVIII веке.
- Восстание башкир под руководством Батырши.
- Башкирские восстания 17-18 вв. 2011 елның 6 апрель көнендә архивланган.
- БАШКИРСКИЕ ВОССТАНИЯ 17-18 вв. 2018 елның 18 март көнендә архивланган.
- Башкирия в составе русского государства. 2011 елның 26 октябрь көнендә архивланган.Восстания против гнёта и насилия 2011 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
- БАШКИРСКОЕ ВОССТАНИЕ 1755
- Башкирское восстание 1755—1756 гг. 2013 елның 14 октябрь көнендә архивланган.
- Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм 18 йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни тормыш