Шацк

Шацк (рус. Шацк) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Рязань өлкәсенең Шацк районы үзәге.

Халык саны — 6 562 кеше.[1]

География

Шацк Шача елгасы (Цна кушылдыгы) өстендә, Мәскәүдән 350 километр көньяк-көнчыгышрак, Рязаньнән 195 километр көньяк-көнчыгышрак урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе — Нижнемальцево (Сасово районы, 31 километр ераклыкта). Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе) автоюлы бара.

Тарих

1553 елда ныгытма буларак нигезләнә.

1719 — 1775 елларда — Шацк провинциясе үзәге, 1796 елдан 1923 елга хәтле — Тамбов губернасының Шацк өязе үзәге.

1856 елда Шацк өяз шәһәрендә 10 чиркәү, 712 йорт һәм 33 лавка (кибет) булган.

1929 елдан Шацк районы үзәге булып тора.

Халык

1856[2] 1897[3] 1913[2] 1926[2] 1931[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
~6 200 13 840 ~16 400 ~15 100 ~15 400 5 722 8 007 7 563 8 181 7 563 6 562

Милли состав (2002): руслар — 96,7%, украиннар — 0,7%.[9]

Икътисад

Тегү фабрикасы, ликөр-аракы заводы, сөт комбинаты, һ.б.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-24 
  2. ↑ 1 2 3 4 http://www.mojgorod.ru/rjazansk_obl/shack/index.html
  3. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1498
  4. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-02-24