Сасово районы

Сасово муниципаль районы (рус. Сасовский район) — Рязань өлкәсенең көнчыгышындагы муниципаль район. 1965 елда нигезләнгән. Мәркәзе — Сасово шәһәре (район эченә керми).

Халык

Халык саны 18 499 кеше (2010)[3]. Милли состав: руслар — 90,8 %, мордва — 3,4 %, татарлар — 1,8 % (2002)[4].

Районда 117 торак пункт, аларның 106сында кешеләр яши. Татарларның зур төркеме Бостан авылында (Демушкино авыл җирлеге) тора. Ике мәчет эшли. Элеккеге татар авылларында (Ишәй Тавы (Алёшино авылының өлеше), Зур Студенец, Тинсупин, Тархан) татарлардан санаулы кешеләр калган.

Идарә-җир төзелеше

Районда туган танылган кешеләр

Транспорт

Район аша Мәскәү һәм Куйбышев тимер юлы үтә. 2 өлкәара, 3 шәһәрара һәм 8 шәһәр яны автобус маршруты йөри.

Төркемнәр