Зур Студенец
Зур Студенец (рус. Большой Студенец) — Рязань өлкәсенең Сасово районындагы авылы. Кече Студенец авыл җирлегенә керә.
Авыл Цна елгасының сул як ярында, яр буеннан 4 км да урнашкан. Район мәркәзе Сасово шәһәре һәм Сасово тимер юл станциясе әсфәлт юл буенча төньяктарак 16 км да урнашкан. Авыл җирлеге үзәге Кече Студенец авылы көньяк-көнчыгышта чиктәш булып тора.
Авылда бер урам — Сасово урамы бар. Авылның көньяк-көнбатыш чигендә Ишәй Тавы — Ямбирно әсфәлт юлы үтә.
Халык
Тарих
Авылда ике татар морзалар фамилияләре торган — Сакаев һәм Биглов (рус. Беглов). Татар метрикаларда авылның исеме «Зур Судниҗ» (иске тат. ضور صدنیج), «Зур Устуднич» дип язганнар.
1930 елда биредә 50 татар гаиләсе торган. 1930–40 елларда милли татар мәктәбе, аерым татар колхозы эшләгән.
Күренекле кешеләре: Садия Биглова.