Тархан (Сасово районы)

Тархан (рус. Тархань) — Рязань өлкәсенең Сасово районындагы татар авылы. Яңа Березово авыл җирлеге эченә керә.

Географик урын

Авыл Сасово районының көньяк өлешендә, район мәркәзеннән көньяктарак 25 км ераклыкта Цна елгасы буенда урнашкан.

Иң якын торак пунктлар:
Калдамыш — көньяк-көнчыгыш 200 м ераклыкта;
Иске Березово — төньяк-көнбатыш 1 км ераклыкта.

Иң якын тимер юл станциясе автомобиль юлыдан төньяктарак 25 км ераклыкта урнашкан Сасово булып тора.

Халык

Тарханда 2010 елда 9[2] кешенең яшәве билгеле, шуларның 6 татарлар.

Тарих

Революциягә кадәр авыл Тамбов губернасы Шацк өязе Яңа Березово волосте эченә кергән. 2004 елдан авыл Яңа Березово авыл җирлеге эченә керә.