Фәридә Зәбирова
Фәридә Зәбирова (Фәридә Мөхәммәт кызы Зәбирова) – мигъмарчы, Татарстанның атказанган архитекторы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы. Татарстан мигъмарчылар берлеге идарәсе рәисе. Россия архитектура мирасы академиясе мөхбир-әгъзасы (2000). Россия архитектура-төзелеш академиясе киңәшчесе (2009). ТР җәмәгать пулаты әгъзасы (2012).[1]
Тормыш юлы
1954 елның 11 февралендә Казанда туган. Әтисе мулла булган. Энесе ― Казан кирмәненең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров.
Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетын тәмалаган (1976).
Хезмәт юлы
- 1977-1980 Татарстан махсуслашкан фәнни-реставрация остаханәсендә мигъмарчы.
- 1981-2001 Казан шәһәр шурасы башкарма комитетының баш архитектура-планлаштыру идарәсендә: бүлекчә мөдире, бүлек мөдире, ядкәрләрне саклау идарәсе башлыгы.
- 2001-2009 ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында: архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә, 2005 елга кадәр мирасны саклау идарәсе башлыгы.
- 2005-2009 ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында архитектура һәм проект документациясен килештерү бүлеге киңәшчесе.
- 2008 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы өлкән укытучысы.
- 2009 «Зәбир» ААҖ директоры.[2]
Хезмәтләре
- 1977-1979 Биләрдәге Кәрван-сарай һәм җәмигъ мәчетен консервацияләү (А.Х. Халиков, С.С. Айдаров җитәкчелегендә)
- 1977-1978 Казан кирмәнендә Казан ханнары мавзолейларын консервацияләү.
- 1979 Биләр шәһәрлеге ядкәрләрен саклау зонасы проекты.
- 1988 Казан тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен саклау проекты.
- 1990-1996 Казан кирмәне, Иске Татар бистәсе, Зөя утрау-шәһәрен саклау һәм үстерү концепциясен эшләүчеләр төркеме җитәкчесе.[3]
- 2007-2010 Казан, Алабуга, Чистай, Лаеш, Биләр, Болгар генераль планнарында тарихи-мәдәни мирасны саклау бүлеген язу.
- 2012 Болгар шәһәрлеген, Зөя утрау-шәһәрен саклау проекты.
- 2012- 2013 Чистай, Алабуга, Тәтеш, Лаеш мәдәни мирасы ядкәрләрен саклау проекты.
- 1993-2013 Казан кирмәнендә губернатор сарае, туп ишегалды комплексларын яңадан кору проектларын эшләү. Кекин йорты, Мәрҗани мәчете, Адмиралтейство, Каменев, Бәхтиев, Дротаевский йортлары, Урванов, Юнысов, Борнаев, Хохорин утарларын торгызу проектлары белән җитәкчелек итү.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Бүләкләре
- «Казанның меңъеллыга» медале (2005 ел)[5];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019 ел) — республика мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен'[6];
- Россия Федерациясе Мәдәният министрының Рәхмәт хаты (2016 ел)[5];
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2016 ел) — нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын саклауга лаеклы өлеш кертүе өчен[7].
Мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы|tt|Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы}}» (2001 ел)[8];
- Алексей Комеч исемендәге Халыкара иҗтимагый премиянең Мактаулы дипломы — «Россиянең мәдәни мирасын яклау һәм саклау эшендә җәмәгать әһәмиятенә ия гражданлык позициясе өчен» (2021 ел) — мәдәни мирас объектларын өйрәнү, ачыклау һәм саклау буенча күпьеллык фәнни, агарту һәм җәмәгать эшчәнлеге, Татарстан Республикасының гыйбадәт архитектурасы һәйкәлләрен реставрацияләү эшенә зур өлеш кертүе өчен[9].
Шәхси тормышы
Ике тапкыр кияүдә була[10][11]. Ике улы бар — Максим (икътисадчы) һәм Дмитрий (архитектор)[5]. Инглиз телен белгән[12]. Тегәргә һәм уенчыклар ясарага яраткан, шәһәр герблары төшерелгән значоклар җыйган[10]. Шулай ук классик джаз, импрессионизм, япон рәсем сәнгате һәм фарсы миниатюрасы белән кызыксынган[12].
Истәлек
Вафаты
2021 елның 27 июнендә Казанда коронавирустан вафат булган. Казанның Яңа бистә татар зиратында җирләнгән[15].
Сылтамалар
- Зур биография белешмәлеге
- КГАСУ сайты(үле сылтама)
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ ТР Дәүләт советы карары 24.12.2012 № 2586-IV ГС, archived from the original on 2013-10-10, retrieved 2015-02-26
- ↑ Руспрофиль сайтында
- ↑ Казанские ведомости, 07.03.2013
- ↑ КГАСУ сайтында(үле сылтама)
- ↑ 1 2 3 Забирова Фарида Мухамедовна. Казанский государственный архитектурно-строительный университет]]. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-51 от 1 февраля 2019 года «О награждении медалью Республики Татарстан „За доблестный труд“». Президент Республики Татарстан (1 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Республики Татарстан № 252 от 20 апреля 2016 года. Президент Республики Татарстан (20 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Хасанов, 2005
- ↑ Жюри Международной общественной премии имени Алексея Комеча «За общественно значимую гражданскую позицию в деле защиты и сохранения культурного наследия России» подвело итоги конкурса 2021 года. Благотворительный фонд имени Алексея Комеча (20 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Подберёзкин, Зоркальцев, 2000
- ↑ {{cite web|url=https://www.evening-kazan.ru/articles/nastoyashchiy-muzhchina-eto.html%7Ctitle=Настоящий мужчина — это…|publisher=[[Вечерняя Казань|date=7 ноября 2015|accessdate=2026-01-21}}
- ↑ 1 2 Косов и др., 1996
- ↑ Татьяна Леонтьева. «Защищает свою подругу – это ее личный вопрос!»: как покойная Забирова рассорила Балтусову и Саначина. Бизнес Online (16 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Оксана Романова. Минкульт Татарстана финансирует мемориальную доску главе ТРО ВООПИиК Фариде Забировой. Татар-информ.|date=7 октября 2022|accessdate=2026-01-21}}
- ↑ Фәридә Зәбирова тырышлыгы белән Казаныбызда бик күп тарихи биналар сакланып калды. Азатлык радиосы, 29.06.2021