Николай Бех

Николай Бех (2 гыйнвар 1946(1946-01-02)3 апрель 2021(2021-04-03) (75 яшь)) — хуҗалык эшлеклесе, РФнең атказанган машина төзүчесе (2010). «КамАЗ» ҖБнең Чулман кою заводы (1980-1984), Чулман трактор заводы (1984-1987) директоры. 1987-1997 елларда КамАЗ ААҖ генераль директоры. 2001-2002 елларда «Сибур» ширкәте вице-президенты, 2002-2003 елларда - «Курган машиналар төзү заводы» ААҖ директорлар шурасы рәисе.[1]

2021 елның 3 апрелендә Мәскәүдә 75 яшендә вафат[2].

Искәрмәләр

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
  2. Эльвира Мөхәммәтдинова. КАМАЗның элеккеге генераль директоры Николай Бех вафат. Татар-информ, 4.04.2021