Украина татарлары

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Украина татарлары — Украинада яшәүче татарлар. Хәзерге вакытта Украинада 73 304[1] татар яши.

Шактый татарлар Кырымда инде XIXXX гасырларда яшәгән, ә кайберләре XIX—XX гасырларда Россиядән Украинага күчеп килгән. Әлеге татарлар бүгенге Украина татарларын тәшкил итә.

Украина татарларының зур өлеше Донецк шәһәрендә яши. Казан татарлары бу җирләрдә инде XIII гасырдан бирле яши дип санала[2].

Тарих

XIX гасырның азагында — XX гасырның башында элекке Запорожье һәм Дон чирүләре җирләренең сәнәгый үсеше шартларында Көнбатыш Украина җирләренә күп санда татарлар күчеп утыра.

1920 елда Харьков шәһәрендә Халык мәгарифе комиссарлыгы кармагында милли азчылыклар шурасы составында татар секциясе оештырылган. Ул Украина, аеруча Донбасс татарларның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен зур көч салган: мәсәлән, 1928 елның башында Донбасста 28 мәктәп, 5 клуб, 2 китапханә эшләгән.

Киевта яшәүче татарлар

Киевта яшәүче татарлар яки Киев татарлары — татар халкының Украинаның башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче территориаль төркеме. Украина татарларының бер өлеше булып торалар.

Киевта татарларның яшәве Тугорхан ханның биредә резиденциясе булган.

мәчетләре бар.

сәүдә эшендә катнашканнар. Бу татарларның дәвамчылары Киевта әле дә яшиләр әле. Шулай ук Киев Университетына белем алырга килгән татарлар да монда төпләнеп калган, алар арасында, мәсәлән, татар язучысы Галимҗан Ибраһимов та бар.

Бөек Ватан сугышына кадәр Киевта ике татар мәктәбе эшләп килгән.

Кызыклы фактлар

Искәрмәләр

Сылтамалар