Мәхәббәтнамә

Мәхәббәтнамә (Мәхәббәт китабы, рус. Мухаббат-наме, Повесть о любви) — Алтын Урда чорында язылган төрки-татар әдәбияты ядкаре, поэма. 1353 елда иҗат ителгән. Авторы — төрки-татар шагыйре Харәзми («Ха-рәзми», әдәби тәхәллүс).

Тасвирлама

Харәзми «Мәхәббәтнамә» поэмасын Мөхәммәт Хуҗа бәк үтенече буенча яза. Әсәр панегирик характерда һәм лирик чигенешләр белән аралаштырып язылган. Поэмада төрле жанрга караган әсәрләр — газәл, мәснәви, кыйтга, мәдхияләр һәм Аллаһка багышланган классик мөнәҗәт бар.

Әсәрнең уйгыр (1432 ел) һәм гарәп язуындагы (1508—1509 еллар) ике кулъязма күчермәсе Лондонның Британ музеенда саклана. Уйгыр нөсхәсе гарәп әлифбасында язылган күчермәгә караганда кыскарак. СССРга ул фотокүчермә рәвешендә 1952 елда кайта. 14 кәгазьдән, 28 биттән тора. Анда «Сүз башы» исеме белән 14 бүлек, 3 газәл бирелә. Әлеге вариант әсәр язылып 79 ел узгач күчерелгән, шуңа күрә борынгы санала. Күчерүченең исеме Мансур. Әсәрнең кайчан һәм кайда күчерелүе турында ул:

« Тәмам булды Мәхәббәтнамә китабы. Кутлуг булсын, тарих сикез йүз отуз биштә, сычкан йыл, рәҗаб айының алтысында. Йезд шәһрендә Мир Җәлалдин буйурган үчен бу фәкыйр Мансур бакшый бөтеде, —
дип яза[1].
»

Уйгыр хәрефләре белән язылган кулъязма Россиядә А. М. Щербак тарафыннан нәшер ителә[2].

Гарәп графикасында язылган «Мәхәббәтнамә» — шактый тулы вариант. Әлеге нөсхәдә 4, 8, 11 бүлекләр фарсы телендә бирелгән. Бу — шагыйрьнең Көнчыгыш Иран мәдәнияте, әдәбияты белән якыннан таныш булуы һәм фарсы телен яхшы белүе турында сөйли.

Әсәрнең беренче гыйльми басмасы 1957 елда Италиянең Неаполь шәһәрендәге «Анналах» университетында нәшер ителә.

Поэманы инглиз тюркологы Ч. Рье, рус галимнәре В. В. Бартольд һәм А. Н. Самойлович тикшерә, төрекмән галиме М. Н. Хызыров, төрек галиме М. Күпрелезадә, үзбәк галиме С. Касыймов өйрәнәләр һәм хезмәтләр язалар. Текстларны аерым китап итеп А. М. Щербак һәм Ә. Н. Нәҗип эшли[3].

Әмир Нәҗипнең гарәп графикасында язылган «Мәхәббәтнамә»се 47 биттән тора, барлыгы 948 шигъри юлны үз эченә ала. Керештән соң, язма әсәрләрдәге традицион форма буенча бүлекләрнең исеме бирелә:

  • «Әввәлги намәни әйтер» (Беренче хат);
  • «Икенче намәни әйтер» (Икенче хат);
  • «Өчүнчи намәни әйтер» (Өченче хат) һәм шулай санап бару рәвешендә дәвам итә.
  • Йомгаклау өлеше — «Хәтимәтелкитаб», «Хи-кайәт», «Илтимасын әйтер» бүлекләре.

Һәр хат аерым бүлекне тәшкил итә. Хат текстларында 11 мәснәви (янәшә, ягъни парлы рифмалардан торган ике юллык шигырьләр) аралаштырылып китерелә. Әсәрдә мөнәҗәт тә, кыйтга да очрый.

Әсәрнең темасы

Харәзми әсәрдә югары мәхәббәткә мәдхия укый, кешенең хисләрен һәм кичерешләрен, тормыш шатлыкларын сурәтли. Мәхәббәт проблемасы җәмгыять үсеше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт белән тыгыз үрелеп бирелә. Харәзми мәхәббәтнең бөеклеген, әлеге хиснең кешеләрне үстерүе, илһамландыруы, рухи дөньяларын баетуы турында сөйли. Ул илаһи мәхәббәт турында түгел, ә кешеләр арасындагы саф тойгыларны зурлый. Җәмгыятьтәге мәхәббәт төшенчәсен һәр чорның үз культурасы һәм социаль җирлеге белән бәйләп аңлата. Харәзми әсәре, мәхәббәт темасына багышланган башка әсәрләрдән аермалы буларак, үзенчәлекле итеп, үзенә бер калыпта языла. Анда трагик ситуацияләргә нигезләнгән сюжет та, романтик образлар да юк. Харәзми мәхәббәт темасын кешенең күңел кичерешләре, тирән психологик уйланулары аша дөньяви җирлектә ачуга зур игътибар бирә. Әсәр тулысынча диярлек эпистоляр өслүбтә язылган[4]. Шулай ук үгет-нәсихәт өслүбенең тәэсире дә көчле. Мондый әсәрләргә гаделлек, дуслык, тугрылык, шәфкатьлелек, юмартлык, туры сүзле булу, бер-береңә ихтирам, нәзәкатьлелек кебек әхлакый сыйфатлары турында сөйләү хас. Поэмада алар мәхәббәт темасы белән тыгыз бәйләнештә бирелә.

Әсәр теленең гомуми билгеләре

  • Грамматика һәм лексикада кыпчак теленә хас күренешләрнең өстенлеге;
  • уйгыр теле йогынтысының сизелерлек кимүе;
  • аерым угыз диалектларына хас морфологик күрсәткечләрнең күп булуы, шул ук вакытта угыз әдәби тел элементларының чагатай (борынгы үзбәк) әдәби теленә караганда күпкә күбрәк булуы күзәтелә;
  • лексика һәм морфологиядә кайбер архаизмнарның сакланышы[5].

Чыганаклар

  1. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек. — Казан: КФУ, 2016. — 384 б.
  2. Хаков В.Х. Тел — тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан) — Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. — 295 б.