Хуҗа Хәсән
Хуҗа Хәсән — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге үзәге.
Географиясе
Олы Кайбыч авылыннан 26 км көнбатыштарак, Чуашстан белән чик буенда, Гөбенәнең кушылдыгы Инеш елгасы ярында урнашкан.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]
Тарих
1619 елдан билгеле.[3]
18 гасырда авыл халкы чукындырыла. 1710 елда башта авыл ике җирдә була, икесендә дә 2-3 гаилә чукындырылган. Чукынудан качып китүчеләр бүгенге Апас районы Күкшем авылын нигезли, бер өлеше хәзерге Буа районы Бик-Үти авылына күченә.[4]
Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Хуҗа Хәсән авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла, алар Улыби-Ульби нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында Улы би торуы билгеле.[5]
Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Хуҗа Хәсән дигән кеше белән бәйле.[6][7]
Халык саны
Күренекле кешеләре
- Владимир Мироваев — үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы.
- Вячеслав Данилов — тарихчы, икътисадчы.
- Алексей Макаров — Татарстан Республикасы Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе.
- Иван Капитонов (1965 елда туган) — рәссам, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Дин
Мәгариф
1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,[8][9] 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта, 1989 елдан Хуҗа Хәсән урта мәктәбе дип үзгәртелә.[3]
Мәдәният
Авылда Тау иле керәшен татарлары музее эшли. Мәдәният йорты, китапханә, спорт мәйданчыгы, фельдшерлык пункты бар.[3]
Икътисады
Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ 1 2 3 Хуҗа Хәсән. Татар энциклопедиясе.
- ↑ 1 2 Тарихчы Вячеслав Данилов: «Керәшен дигән милләт юк ул! Татар дип язылырга кирәк!».
- ↑ Тау ягы керәшеннәре.
- ↑ Три брата - три деревни. История происхождения деревни Хозесаново Кайбицкого района.
- ↑ Сетевой этнокультурный проект кряшенского народа [недоступная ссылка — история]. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2012. Архивировано 16 март 2013 года.
- ↑ МБОУ «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ» [недоступная ссылка — история].(үле сылтама)
- ↑ История школы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2022-07-14
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.