Алексей Макаров

Алексей Николай улы Макаров (Алексей Макаров, рус. Алексей Николаевич Макаров, 30 март 1977, Хуҗа Хәсән, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Тормыш юлы

Алексей Николай улы Макаров 1977 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында туган. Татар[1].

1995 елда туган авылында урта мәктәпне, 2000 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2000-2002 еллард Кайбыч районының финанс бүлеге мөдире урынбасары вазыйфаларын башкаручы булып эшли башлый[2].

2002 елдан Кайбыч районы финанс бүлеге мөдире урынбасары. 2002-2005 елларда- Кайбыч районының финанс бүлеге мөдире. 2006 елның гыйнварыннан һәм бүгенгәчә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе[1].

Бүләк һәм премияләре

  • 2005 ел — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә»медале;
  • 2006 — «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесе;
  • 2007 — Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнары белән актив хезмәттәшлек итүе өчен Рәхмәт хаты;
  • 2013 ел — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак — коммуналь хуҗалык министрлыгының «Татлизинг» ТР ДУП Рәхмәт хаты;
  • 2014 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;
  • 2014 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медаленә грамота;
  • 2015 ел — югары профессиональлек дәрәҗәсе һәм Татарстан Республикасының мобилизацион әзерлеген ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты;
  • 2016 ел — Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы;
  • 2016 ел — «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале
  • 2022 ел — «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме;
  • 2022 ел — Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы;
  • 2023 ел — Татарстан Республикасы Гражданнар оборонысы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәхмәт хаты[3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Справочник персоналий. Макаров Алексей Николаевич, archived from the original on 2022-01-18, retrieved 2022-01-18 
  2. Макаров Алексей Николаевич. Руководитель исполкома Кайбицкого района РТ.
  3. Макаров Алексей Николаевич. Официальный портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.