Гөрди

ГөрдиТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы үле торак пункт. Авыл Олы Кайбыч авылыннан төньякка 13, Арыслан авылыннан көнчыгыштарак 6 чакрым ераклыкта урнашкан булган. Гөрди авылы җирлегенә кергән.

Халкы

Исәп елы Халык саны Милли составы
1930 210 руслар
1944 234 руслар

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Тарих

Авыл Казан ханлыгы чорында Гөрди дигән кеше тарафыннан нигезләнә. Башта бу татар авылы булып саналса да соңрак руслаша, ә татарлар йә руслашкан, йә күченеп киткәннәр. Авылда Советкача чорда алпавыт утары булган, Совет чорында аннан Иске Чәчкаб авылына күчереп балалар бакчасы итәләр.

Гөрди авылы тулысынча 1979 елда[3] юкка чыга.

Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыйган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән рус авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар.

Искәрмәләр

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. Исчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справоч - ник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с.

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә