Шуширмә

undefined
undefined
undefined

Шуширмә (рус. Шушерма) — Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районындагы авыл. Район үзәге Олы Кайбыч авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 13 км ераклыкта урнашкан. Борындык авыл җирлегенә керә.

Этимология

Тарихчы Гарәфетдинов Р.А. фикеренчә, «Шуширмә» ойконимы чуаш теленнән кергән «шыв» һәм «çырма» сүзләреннән килеп чыккан. Моны «сулы чокыр» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

Тарихы

Ихтимал, авыл Идел буе Болгары яшәгән чорда ук нигезләнгәндер. Татар энциклопедик сүзлегендә әлеге торак пунктның Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле булуы күрсәтелә. Бу авыл Иске Шуширмә(Старая Шушерьма) буларак 1645—1652 еллардагы рус язма чыгынагында теркәлгән.[2]. XVIII—XIX гасырларда  рус рәсми документларында «Шушерма, Шебазово»  дигән ике исем белән аталган.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]

Халык саны

Еллар 1782 1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
Халык саны 156[5] 601 1141 1540 1236 867 671 435 440 490 423 318 274 254

Милли составы: татарлар — 100 %.

Күренекле кешеләре

Шуширмәдә туган билгеле шәхесләр:

Социаль өлкә

Авылда башлангыч мәктәп бар.

Дин

Искәрмәләр

  1. https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya
  2. «Список перечневой Свияжска[го] уезду свияжских мурз и сл[ужи]лых татар и недорослеи поме[стным] землям с книг писма и меры д[ум]ного дворянина Ивана Михаиловичка Аничкова с товарыщи 155-го и 156-го и 157-го и 158-го и 159-го [и 160-го] году»
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  5. Ирләр исәбе генә.

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Тема буенча өстәмә