Рәфыйк Гарәфетдинов
Рәфыйк Гарәфетдинов (Гарәфетдинов Рәфыйк Әбзәл улы; 06.04.1936; ТАССРның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы - 2015, Казан, ТР) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, (1984), профессор (1985), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1989).[1]
Тәрҗемәи хәле
Гарәфетдинов Рәфыйк 1936 елны ТАССРның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында татар гаиләсендә туган.
1970 елдан Казан шәһәрендә Мәдәният һәм сәнгать академиясенең сәясәт һәм тарих кафедрасын җитәкли.
Истәлек
Рәфыйк Гарәфетдиновка Олы Кайбыч авылында мемориаль такта урнаштырылган, бер урам аның исемен йөртә.[1]
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл.