Кече Кайбыч

Кече Кайбыч (Кеçе Qaybıç, рус. Малые Кайбицы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Ябалак, Бəрлебашы, Морза Бəрлебашы авыллары белән бергә Ябалак авылы җирлегенә керә.

Казаннан 100, Олы Кайбычтан 3, Колангы тимер юл станциясеннән 23 чакрымда урнашкан. Авыл аша Бәрле елгасы ага.

Тарих

Авыл бик борынгы булып санала, авылда федераль әһәмияттәге археология һәйкәле булган борынгы татар зираты урнашкан.

Авылга Хəйбуч дигəн кеше тарафыннан нигез салына. Нәкъ бу авылдан чыккан кешеләр Кайбыч районы Олы Кайбыч һәм Буа районы Кайбыч авылларына нигез салалар.

Халык саны

1989 1997 2010 2011
543 541 441[1] 469

Авылда татарлар (100%) яши.

Авыл белән бәйле шәхесләр

Социаль өлкә

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә