Рубин Абдуллин

Рубин Кәбир улы Абдуллин (рус. Рубин Кабирович Абдуллин; 19 август 1950, Йошкар-Ола) — СССР һәм Россия пианисты, музыканты (оргáн), педагог. Беренче татар органчысы[1]. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры (1988—2021), Татарстан Республикасының халык артисты (1992), Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), Россия Федерациясенең халык артисты (2007), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе (1988) һәм Россия Федерациясенең 1999 елгы Дәүләт премиясе лауреаты[2].

Тормыш юлы

Рубин Абдуллин 1950 елның 19 августында Мари АССРның Йошкар-Ола шәһәрендә туа.

«Фортепиано» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (профессор Э. А. Монасзон классы, 1973)[3][4], «Оргáн» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт консерваториясен (профессор Н. И. Оксентян классы,1974)[3], Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында ассистентура-стажировка (Л. И. Ройзман җитәкчелегендә, 1979) уза[3][5] .

Хезмәт һәм педагогик эшчәнлеге

1973 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта, 1978 елдан орган буенча махсус класс алып бара. 1992 елда профессор була, 1998 елда орган, клавесин һәм арфа кафедрасы мөдире итеп билгеләнә[6][2].

1988—2021 елларда — Казан дәүләт консерваториясе ректоры. 2021 елда ректор киңәшчесе итеп билгеләнә һәм Казан консерваториясенең шәрәфле профессоры исеменә лаек була[7].

Ул — Россия органчылар берлеге рәисе һәм Бөтенроссия һәм халыкара музыка бәйгеләре жюри әгъзасы[8]. «Organo pleno» халыкара орган музыкасы фестиваленең инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе булып тора[2].

Шәкертләре арасында Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреатлары һәм дипломантлары С. Бережная, Л. Камелина, А. Титов, Д. Зарецкий, Л. Лабзина, Е. Базова, Е. Бурундуковская һәм Д. Мееркова бар[2].

Иҗаты

1980 елларда «Орган музыкасы тарихыннан», «И. С. Бах, аның элгәрләре һәм замандашлары», «Әгәр Бах көндәлек алып барган булса» һәм «Композитор-органчылар портретлары» концерт циклларын башкара[2].

Шамил Шәрифуллин, Александр Миргородский һәм Рәшит Кәлимуллинның орган өчен язылган кайбер әсәрләрен беренче булып башкара.[8] Модест Мусоргскийның «Күргәзмәдән рәсемнәр» циклындагы пьесаларны, Нәҗип Җиһановның Бишенче симфониясендәге Largoны һәм Фасил Әхмәтовның «Истәлек» әсәрен орган өчен үзгәртеп яза[6].

«Татарстан — Яңа Гасыр» ДТРК архивында 200 язмасы саклана. Органчы һәм пианист буларак Россиянең орган үзәкләрендә, шулай ук Бөекбритания, Германия, Испания, Италия, Латвия, Литва, Франция, Швейцария, Швеция, Эстония һәм АКШ концерт залларында чыгыш ясый.[8] Аның җитәкчелегендә яки фәнни киңәшчелегендә Казан, Калининград, Киров, Архангельск, Яр Чаллы, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Ханты-Мансийск концерт залларында органнар урнаштырыла[2].

Шәкертләре арасында Бөтенроссия, халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары — С. Бережная, Л. Камелина, А. Титов, Д. Зарецкий, Л. Лабзина, Е. Базова, Е. Бурундуковская, Д. Мееркова һ.б.

Казан консерваториясе катнашында халыкара, республикакүләм башкаручылар бәйгеләрен оештыручы.

Ул — музыка сәнгате мәсьәләләре буенча мәкаләләр авторы, оргáн һәм фортепиано өчен әсәрләр җыентыкларын төзүче («Советский композитор» нәшрияты), Татарстан композиторларының оргáн өчен әсәрләре җыентыклары мөхәррире.

  • 1968 ― беренче ялгыз концерты;
  • 1970 ― Натан Рахлин белән берлектәге концерт;
  • 1974 ― беренче оргáн концерты.

Аудиоязмалары

  • К. Сен-Санс. Оргáн һәм оркестр өчен до минор симфониясе. Дирижёр Фуат Мансуров. Казан, 1997 (CD).
  • И. С. Бах. Klavierubung. III кисәк. Екатеринбург, 2000 (CD).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

  • Әтисе — Кәбир Абдуллин, элемтә техникумы укытучысы;
  • әнисе — Саре Нури, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Казан финанс-икътисад институты профессоры;
  • әнисе ягыннан бабасы — Гази Хәбибулла (1864—1929), Массандраның баш виноград үстерүчесе, граф Воронцов утары (Алупка шәһәре) идарәчесе.

Искәрмәләр

  1. ↑ Абдуллин Рубин Кәбир улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  2. ↑ 1 2 3 4 5 6 Абдуллин Рубин (орган) (рус.). Свердловская государственная академическая филармония. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  3. ↑ 1 2 3 Краткий биографический справочник от А до Я. Казанская государственная консерватория (академия) им. Н. Г. Жиганова 1945—2011. Профессорско-преподавательский состав. Казань, 2011 г. — С. 7.
  4. ↑ Монасзон Эммануил Александрович (1927—2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2025. Архивировано 22 февраль 2014 года.
  5. ↑ Мариинский театры сайтында
  6. ↑ 1 2 Абдуллин Рубин Кәбир улы. Tatarica. Татар энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  7. ↑ Вадим Дулат-Алеев — и. о. ректора Казанской государственной консерватории (рус.). Музыкальное обозрение (7 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  8. ↑ 1 2 3 Рубин Абдуллин (рус.). Мариинский театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  9. ↑ Казанская государственная консерватория - официальный сайт. kazanconservatoire.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2025. Архивировано 19 декабрь 2010 года.
  10. ↑ Марийская биографическая энциклопедия-2, 2017
  11. ↑ В Казанской консерватории представили нового ректора. 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. Сайт КГК, 4.06.2021 [рус.]

Әдәбият

  • Галеев Б. Замечательный цикл // Советская музыка. 1981. № 9
  • Шаймарданова Э. Органная культура Татарстана: Дипл. работа /Рук. В. Дулат-Алеев. — Казан. консерватория, 1997
  • Морозов А. Интервью 2000—2001. Йошкар-Ола, 2001
  • Татарская энциклопедия. Т.1. — Казань, 2002
  • Мееркова Д. Рубин Кабирович Абдуллин. Человек, педагог, музыкант // Из педагогического опыта Казан. консерватории: Прошлое и настоящее. Вып. 2 — Казань, 2005.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 г.— С. 8. — ISBN 0-9530650-3-0
  • Краткий биографический справочник от А до Я. Казанская государственная консерватория (академия) им. Н. Г. Жиганова 1945—2010. Профессорско-преподавательский состав. Казань, 2011 г. — С. 7. — ISBN 978-5-85401-136-5

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә