Мәгъсүм Имаметдинов
Мәгъсүм Имаметдин улы Имаметдинов (рус. Магсум Имамутдинович Имамутдинов; 1898, Кызылъяр, Уфа губернасы — 11 март 1945, Ополе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. I Украина фронтының 16 нчы штурмлау инженер-сапёр бригадасы, 76 нчы аерым штурмлау инженер-сапёр батальоны сапёры, рядовой. Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
1898 елда Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Яңаул районы), Кызылъяр авылында туа[1]. Яңаул районының «Бигәш» күмәк хуҗалыгында балта остасы булып эшли.
1941 елның 30 октябрендә Башкорт АССРның Яңавыл район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында.
Батырлыгы
76 нчы аерым штурмлау инженер-сапёр батальоны сапёры (I Украина фронтының 16 нчы штурмлау инженер-сапёр бригадасы) кызылармеец Мәгъсүм Имаметдинов Грошовице авылы (хәзерге Ополе шәһәре чите, Польша) янында Одер елгасы аша 30 тонналы күпер төзегәндә каһарманлык күрсәтә.
1945 елның 2 февралендә, дошманның көчле артиллерия һәм миномёт утыннан соң боз ватылу сәбәпле, терәкләр кую мөмкин булмагач, ул бозлы суга керә һәм, үзе артыннан башка сугышчыларны да ияртеп, рамны урынына куя. Нәтиҗәдә, авыр хәрби техника һәм пехота узарга тиешле күпер вакытыннан алда төзелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге указы белән немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен кызылармеец Мәгъсүм Имаметдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2]. Әмма сугышчы-сапёр югары бүләк турында ишетеп өлгерми, 1945 елның 11 мартында батырларча һәлак була.
Хальбендорф авылы янында (хәзерге Польшаның Ополе шәһәре, Półwieś районы) җирләнгән[1].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (10.04.1945);
- Ленин ордены (10.04.1945);
- «Алтын Йолдыз» медале (10.04.1945)[2][3];
- «Батырлык өчен» медале (1944).
Исемен мәңгеләштерү
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән 2025 елның 20 октябрендә Советлар Союзы Герое Мәгъсүм Имаметдинов исеме Башкортстан Республикасының Яңаул районы Прогресс авылы гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[4][5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Имамутдинов Магасум Имамутдинович (рус.). Печатная Книга Памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа».
- ↑ Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа».
- ↑ Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
Әдәбият
- Славные сыны Башкирии (очерки о Героях Советского Союза, полных кавалерах ордена Славы). — Уфа: Башкнигоиздат, 1965—1985. — Т. в 5 кн.