Болгавар районы
|
|||||
Ил | |||||
---|---|---|---|---|---|
54°41′30″ с. ш. 55°00′58″ в. д.GЯO | |||||
Статус | муниципаль район | ||||
Төбәк | Башкортстан | ||||
Административ үзәк | Язикәү авылы | ||||
Нигезләү датасы | 1935 ел | ||||
Башлык | Коземаслов Юрий | ||||
Халык саны (2010) | 26 009 | ||||
Халык тыгызлыгы | 16 кеше/км² | ||||
Мәйдан |
|
||||
Биеклек | 138 | ||||
Сәгать поясы | +6 | ||||
admblagovar.ru | |||||
Болгавар районы (рус. Благоварский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Язикәү авылы.
1935 елның 31 гыйнварында Үзәк башкарма комитетының карары белән, яңа 14 район белән бергә барлыкка килгән.
Болгавар районы 80гә якын торак урынын берләштерүче 15 авыл җирлегенә бүленгән.
География
Муниципаль район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1611 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган. Район аша аз сулы Чәрмәсән белән Кармасан елагалары ага.
Демография
1939[1][2] | 1959[3][2] | 1970[4][2] | 1979[5][2] | 1989[6][2] | 2002[7][2] | 2008[8] |
---|---|---|---|---|---|---|
46 493 | ↘32 656 | ↘30 264 | ↘26 148 | ↘24 272 | ↗25 770 | ↗25 882 |
2009[9] | 2010[10] | 2012[11] | 2013[12] | 2014[13] | 2015[14] | 2016[15] |
↗25 957 | ↗26 004 | ↘25 805 | ↘25 621 | ↗25 683 | ↘25 629 | ↘25 556 |
2017[16] | 1 гый 2018[17] | 1 гый 2019[18] | 2021[19] | |||
↘25 423 | ↘25 325 | ↘25 129 | ↘24 699 |
Транспорт
Район территориясеннән Уфа – Самара тимер юлы һәм автомагистраль уза. Куйбышев тимер юлының Болгавар тимер юл станциясе.
Авыл хуҗалыгы
Район җиренең 85%ы (128 мең га) авыл хуҗалыгы максатларында файдалана. Шул исәптән 105 мең га — басу җирләре.
Җитештерү тармагы
Районда сәнәгатькә дә азмы-күпме урын бар. Нефть һәм нефть продуктларын куу, авыл хуҗалыгын продукциясен эшкәртү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предпприятиеләре бар. Иң эреләре: Язикәү ЛПДС (куу станциясе, диспетчерлык), «Райсельхозотехника», Болгавар дәүләт кошчылык заводы, завод каршында ит әйберләре цехы, элеватор. Дүрт төзелеш оешмасы эшли
Халык
Рәсми саннар буенча районның милли составы бик чуар. Соңгы рәсми сан алу буенча биредә ярты халык башкортлар, калганнары — татарлар, руслар һәм алманнар яши. Әмма 1989 елда гына татарлар — 60%, башкортлар 8% исәпләнгән. 2000 елда Уфада Башкорт хатын-кызлары җыенына чакыруга каршы район җитәкчелеге үз вәкилләрен җибәрмәде, районда башкорт халкы яшәми дигән җавап белән.[20]. Аларга каршы тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Әсфәндияров, чыганаклар буенча районның 35 авылын «тарихи башкорт авыллары» итеп санарга куша. Үзенә ошамаган рәсми статистиканы ул үзенчә «фаш итеп» карый. Янәсе, ниндидер кодрәтле көчләр (Әсфәндияров ул көчләрнең исемнәрен атамый) Болгавар районы халкын дезинформацияләү планын коралар һәм халыкны сәяси провокация корбаннары итәләр. Әсфәндияров районда яшәгән татарларны һәм башка халыкларны үзләрен мотлакъ Канзафәр-би токымы итеп танырга һәм башкорт дип аталырга өнди[20].
Сан алулар буенча милли состав
Год | башкортлар | татарлар | руслар | алманнар |
---|---|---|---|---|
1970 | 46,3 % | 20,6 % | ||
1989 | 7,8 % | 59,8 % | 17,6 % | 7,9 % |
2002 | 48,4 % | 23,1 % | 19,8 % | 2,4 % |
2010 | 42,8 % | 28,3 % | 21,8 % | % |
Таблицада күрсәтелмәгән халыклардан районда украиннар да яши (2,8%).
Район җирендә туган танылган кешеләр
- Рөстәм Асаев, җырчы, Татарстанның халык артисты (2022).
- Хәмит Әһлиуллин,
- Нурлан Ганиев (1985), шагыйрь, философия фәннәре кандидаты (2020). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
- Касыйм Дәүләткилдиев, рәссам.
- Бәкер Дәүләтов,
- Әмирхан Еники, язучы.
- Ренат Еникеев, композитор.
- Гыйлемхан Идрисов,
- Нурия Измайлова, шагыйрә.
- Хаҗиәхмәт Ишбулатов,
- Муса Мөлеков,
- Галимҗан Нигъмәти,
- Гыйниятулла Терегулов,
- Әбүбәкер Терегулов,
- Идрис Туктар, шагыйрь.
- Вәли Хангилдин,
- Рим Хәсәнов, композитор.
Матбугат
Татар телендә «Благовар хәбәрләре», русча «Благоварские вести» (элек «Знамя труда») гәҗите нәшер ителә. Атнага өч тапкыр чыга. Гомуми тираж – 4 300 данә. Айга 2 тапкыр башк. «Благовар хәбәрҙәре» гәҗит-кушымтасы чыгып килә.[21]
Искәрмәләр
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ 20,0 20,1 Калмантаев, Курбангулов, Мажитов, archived from the original on 2021-06-28, retrieved 2011-06-29
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-07-30, retrieved 2021-08-14
Чыганак
- Башкирская энциклопедия(үле сылтама)
- Мы гордимся ими(үле сылтама)