Касыйм Дәүләткилдиев

Дәүләткилдиев Касыйм Сәлигаскәр улы (11 апрель 1887(18870411), Күгел (Марьино) авылы, Уфа өязе, Уфа губернасының Новоселовский вулысы, хәзерге Благовар районы — рәссам-график, Башкортстан сынлы сәнгатенең башлап җибәрүчеләрнең берсе. 1937 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Нәселе

Файл:З.Г.Гаянов 1.jpg
Зөфәр Гаянов. «Рәссам»[1] (ефәк), 2007, триптихның үзәк өлеше

Чыгышы белән Уфа губернасы татар кенәзләре Дәүләткилдиевләр нәселеннән.

Уку еллары

1914 елда Петербургтагы барон Штиглицның Үзәк сәнгать-кәсепче уку йортын тәмамлый (хәзерге В.И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-кәсепче уку йорты). 1914-16 елларда Петербург сәнгать уку йортында укыта. 1916-17 елларда - Петербургның сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы. 1917 елдан башлап Уфада яши һәм иҗат итә.

Совет чоры

1919 елдан башлап тимер юл кярханәләре каршындагы изостудиядә, Уфа сәнгать техникумында (1930-35), татар-башкорт педагогика курсларында (1930-37) укыта. 1928-35 елларда башкортлар яшәгән көньяк-көнчыгыш районнарына сынлы сәнгать Академиясе өчен этнографик һәм башкорт халык бизәлеш-кулланма материалы тупларга җибәрелә. Баймак, Бөрҗән районнарында чагында “Яңа Усман авылы”, “Түбә руднигы”, “Баймак заводы күренеше” (1933) кебек пейзаж әсәрләре яза. Күбрәк акварель техникасында эшли.[2]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Касыйм Дәүләткилдиевка багышланган триптихның үзәк өлеше
  2. Башкирская энциклопедия(үле сылтама)