Өйдрәкбаш

Өйдрәкбаш, Өйдерәкбаш, Үдрәкбаш (рус. Удрәкбаш) — Башкортостанның Болгавар районындагы авыл, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 540 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүмат

Өйдрәкбаш авылының тарихы 300 ел элек башлана. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләргә, архив чыганакларына караганда һәм зиратларда сакланып калган кайбер кабер ташларындагы язулар буенча нәтиҗә чыгарганда, авылга нигез салучыларның берсе Нәдер Ишбулатов дигән кеше булган. Аның нәселе башлыча Ука суы буйларыннан башта Кама буйларына, аннан җир эзләп бу якларга юл тоткан. Тәүге күченүчеләрнең хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының Эткенә дигән татар авылыннан килгәнлекләре хакында мәгълүматлар бар.

Өйдрәкбашта гомер-гомергә укымышлы халык яшәгән. Үктәбеp револүциясенә кадәр биредә ике мәчет, 5 мәдрәсә һәм бер китапханә эшләп килгән. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм журналист Галимҗан Нигъмәти, шулай ук журналистлар Хөснулла Ишбулатов, Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин һәм башкалар авыл халкының горурлыгы.

Атаклы кешеләр

Икътисад һәм социаль тармак

Урта мәктәп, мәчет

Демография

Халык саны
2002[3]2009[3]2010[4]2021[5]
570597540847

2002 елда авыл халкы тулысынча диярлек (88%) башкорт итеп яздырылган.

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Язикәү): 25 км
  • якындагы тимер юл стаʜсaсенә (Болгавар): 6 км

Тема буенча өстәмә