Хәмит Әһлиуллин
Хәмит Шәмсетдин улы Әһлиуллин (20 март 1919 — 15 октябрь 1943) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, политрук урынбасары, Үзәк фронтның 65 нче армиясе 106 нчы укчылар дивизиясенең 43 нче укчылар полкы сапёрлар взводының отделение командиры, Советлар Союзы Герое (1943), өлкән сержант. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат[2][3].
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 20 мартында Өйдрәкбаш авылында (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) крестьян гаиләсендә туа. Благовар районының Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалыкта эшли. Милләте — татар[4].
1939 елда Башкорт АССРның Благовар район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә чакырыла.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1943 елның февраленнән фронтта.
1943 елның 15 октябрендә өлкән сержант Әһлиуллин, дошманның көчле уты астында, разведчиклар һәм минёрлар төркеме белән Белоруссиянең Гомель өлкәсе Лоев шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә Днепр елгасын кичеп чыга. Уң як ярда плацдармны яулап алуда, аны тотып торуда һәм киңәйтүдә катнаша. Сугышның авыр минутларында бөтен подразделение өчен сугыш кирәк-яраклары ташый. Шул сугышта Днепрның уң ярында, Лоевтан ике километр көньяк-көнчыгыштарак, һәлак була. Башта сугыш барган урындагы туганнар каберлегенә җирләнә[2]. Соңрак Лоев бистәсендәге туганнар каберлегенә күчереп җирләнгән[3].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендәге Указы белән өлкән сержант Әһлиуллин Хәмит Шәмсетдин улына үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[5].
Исемен мәңгеләштерү
- Башкортстанның Благовар районы, Өдрәкбаш авылындагы урамга һәм мәктәпкә өлкән сержант Хәмит Шәмсетдин улы Әһлиуллин исеме бирелә.
- Благовар районының район үзәге Языково авылында бюсты урнаштырыла.
Бүләкләре
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (30.10.1943)[5];
- Ленин ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены (15.10.1943)[6].
Искәрмәләр
- ↑ http://www.podvignaroda.ru/?#id=19009400&tab=navDetailDocument
- ↑ 1 2 Информация из донесение о безвозвратных потерях [Тикшерелгән 16 декабрь 2024]
- ↑ 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Хәмит Әһлиуллин [Тикшерелгән 16 декабрь 2024]
- ↑ Наградной лист. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2024. Архивировано 8 февраль 2012 года.
- ↑ 1 2 Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 1. Л. 196, 197).
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686044. Д. 2011. Л. 1, 3, 4).
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Хәмит Әһлиуллин [Тикшерелгән 16 декабрь 2024]
- И.Г.Каримова. АГЛИУЛЛИН Хамит Шамсутдинович. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2024.
- Аглиуллин Хамит Шамсутдинович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2024.
- Аглиуллин Хамит Шамсутдинович. Муниципальный район Благоварский район Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2024.