Хаҗиәхмәт Ишбулатов
Хаҗиәхмәт Ишбулатов | |
---|---|
![]() | |
Тулы исеме | Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатов |
Туган көне | 16 март 1851 |
Туган | Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Өйдрәкбаш авылы |
Вафат көне | 1921 |
Вафат булган җире | |
Эшчәнлеге | хәрби, генерал-лейтенант |
Бүләк һәм премияләр |
Хаҗиәхмәт Ишбулатов (рус. Хазиахмет Ижбулатов) – Патша гаскәре офицеры, генерал-майор (1914), генерал-лейтенант (1918).
Тәрҗемәи хәл
Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатов 1851 елда Бәләбәй өязенең Өйдрәкбаш авылында дөньяга килгән. Атасы Исхак Мөхәммәтрәхим улы — 3нче Мишәр кантунының хәрби старшинасы. Абыйсы Җиһангир Исхак улы — хәрби старшина һәм кантун башлыгы. Авылда Ишбулатов алпавытларның бакча һәм утар урыны сакланып калган.
Ишбулатов Ырынбур кадет корпусын тәмамлаган (1866). Хәрби хезмәтен лейтенант чинында башлаган. 1908 елны отставкага чыга. Хәрби званиеләре: 1900 елда – подполковник, 1904 – полковник, 1914 – генерал-майор.
20 ел Уфада, аннары Ырынбурда хезмәт иткән. 1900-1904 еллларда Орск пехота полкында. Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта, 1915 елны яңадан хезмәткә чакырыла. Казан хәрби округында хезмәт итә. 1916 елдан – 152нче запас пехота полкы башлыгы. 1917 елда – Бәләбәй гарнизоны башлыгы. Аннары Казандагы 1нче Мөселман укчылар бригадасы командиры. Бригада куып таратылгач, туган ягына кайта.
1918 елның июленнән – большевикларга каршы сугышкан Башкорт гаскәренең 1нче төмәне командиры, 6 сентябреннән – гаскәрнең баш сәргаскәре. Октябрьдә генерал-лейтенант чинына күтәрелә. Башкорт гаскәре җитәкчелеге акларның җитәкчесе адмирал Колчак белән мөнәсәбәтләре бозылу сәбәпле 22 ноябрьдә командалыкны Әхмәтзәки Вәлидигә тапшырган. 1921 елда Стәрлетамакта вафат.
Гаилә хәле
Гаиләсен 50 яшендә корган. Хатыны – Ядегәрев дигән генералның кызы Зәйнәп туташка 24 яшь кенә була. Улы Рөстәм Әхмәт улы Ишбулатов (1905-1938) — су асты көймәләренең дивизионы командиры, 3 ранг капитаны. «Хәрби-фашистик фетнә»дә катнашучы буларак юк ителә.[2]
Бүләкләре
- 3нче дәрәҗә кылычлы Изге Станислав ордены;
- 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены;
- 2нче дәрәҗә Изге Станислав ордены;
- 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены;
- 4нче дәрәжә Изге Владимир ордены.
Хәтер
- Башкортостан Республикасының Благовар районы Өйдрәкбаш авылында бюст куелган[3].
Искәрмәләр
- ↑ Ганин А.В., Семенов В.Г. Офицерский корпус Оренбургского казачьего войска (1891 — 1945): Биографический справочник. — М., 2007. — 676с.:ил (на с.242)
- ↑ Знамя труда. 2010. №128. 10.11.11 – 11.11.11(үле сылтама)
- ↑ Азат Садреев. В Башкирии открыли бюст генералу Хаджи-Ахмету Ишбулатову . Bash.News (6 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2018.