Рөстәм Асаев

Рөстәм Мәҗит улы Асаев (рус. Рустем Мазитович Асаев; 20 сентябрь 1977, Болышлы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) ― җырчы, Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты (2006 елдан). Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2021), Татарстанның атказанган һәм халык (2022) артисты[1].

Тормыш юлы

1977 елның 20 сентябрендә БАССРның Благовар районы, Болышлы авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе — машина йөртүче булып эшләгән, колхоз рәисен йөрткән, соңрак авылларында мулла булып тора. Әнисе Рәмзилә склад мөдире булып эшләгән. Ир һәм кыз туганнары бар[2].

Әтисе белән берлектә төрле музыка коралларында – гармунда, баянда, аккордеонда, кулдан ясалган скрипкада уйный. Мәктәптә драмтүгәрәккә йөри. 9 класстан соң Чишмә эшчеләр бистәсендәге 48 нче махсус һөнәри-техник училищега укырга керә[3], әмма укуын дәвам итми. Унберенче класстан соң Уфа сәнгать училищесында баян классында укый, соңрак вокал факультетына күчә һәм 1998 елда аны тәмамлый. 2003 елда опера һәм камера вокалы классы буенча З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын бетерә. Укуы белән беррәттән ул төрле фольклор ансамбльләрендә чыгыш ясый.

2002–2006 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

2006 елның маенда Казанга килә, Казан дәүләт консерваториясенең профессор Юрий Владимирович Борисенко җитәкчелегендә аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясе яза.

2006 елда, «Казан нуры» оркестры белән Рөстәм Яхинның «Киек казлар китә» җырын башкарып, Казан шәһәр филармониясенә артист-вокалист буларак эшкә билгеләнә[4].

Шулай ук 2016 елга кадәр Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә солист булып эшли. Россиянең төрле шәһәрләрендә, чит илләрдә (Португалия, Таиланд һ. б.) әлеге опера студиясе солистлары, Филүс Каһиров, Рузил Гатин, Артур Исламов һ. б. белән гастрольләрдә була.

2022 елның 30 сентябрендә «Миңа 45» дип исемләнгән юбилей концертын тәкъдим итә[5].

Рөстәм Асаев, үзен тынычлык һәм халыклар арасындагы дуслык илчесе итеп күрсәтеп, Татарстанны дөнья мәйданында лаеклы тәкъдим итә. Аның Нью-Йоркта, Сан-Францискода, Берлинда, Парижда, Эстониядә, Белоруссиядә, Лондонда, Дрезденда, Монголиядә, Венада чыгышларында Америка, Европа һәм Азиянең сәясәт, җәмәгать һәм сәнгать элитасы катнаша. Алар җырчыны татар һәм рус халыклары мәдәниятенә сокланып һәм хөрмәт белән кабул итә[6].

Репертуарында рус, татар һәм итальян телләрендәге композицияләр урын алган. Эстрадада Уфаның «Шәрекъ» радиосы оештырган концертларда баянчы Айнур Фатыйхов белән «Гармун моңы», «Ак болытлар» (Илдар Юзиев сүзләренә) җырлары белән таныла. Композиторлар Рөстәм Яхин, Рим Хәсәнов романсларын, Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин, Нур Даутов, Реваль Хисмәтуллин һ. б. көйязарларның җырлары яратып башкара. Аның матур тембрлы көчле бас тавышы һәм музыка культурасы сокландыра, аны халык җырчы итә[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Альбомнары

  • 2005 — «Күңелем моңнары»[10];
  • 2024 — «Җиде юл чатында»[11].

Гаилә хәле

1996 елда 19 яшендә өйләнгән. Беренче никахы Лилия Биктимерова (1981 елгы), җырчы, БР атказанган артисты (2012). Кызлары Гөлназ Асаева (1998 елгы), эстрада җырчысы[12]. 2008 елдан икенче тормыш иптәше Айгөл (Башкортстанның Благовар районынынан), балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, өч балалары бар: Мөслим, Әминә, Хабил[13].

Искәрмәләр

  1. Рөстәм Асаев - халык артисты. Кызыл таң (29 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  2. Рөстәм Асаев: «Яратам, дип әйтә белмим икән...» Шәһри Казан (3 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  3. Габдерәхим. Рөстәм Асаев: Кызым миңа «әти» дими... Акчарлак (14 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  4. Солисты-вокалисты: Рустем Асаев. Казанская филармония. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  5. Миңа 45. vk.com (17 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  6. Заслуженный артист Республики Татарстан (рус.). vk.com (29 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Рөстәм Асаев: «Булган тавышымның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам». Интертат (19 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  8. Айсылу Хасанова. Популярный певец Рустам Асаев удостоился высокого звания. Благоварские вести (29 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  9. Гордость и честь! vk.com (20 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  10. Рөстәм Асаев «Күңелем моңнары» исемле альбомын тәкъдир итте. Татар Информ (15 сентябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  11. Жиде юл чатында. Звук. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  12. Гөлгенә Шиһапова. Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова: «Рөстәмнең хатыны белән дус булуыма шаккаталар». vatantat.ru (23 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  13. Рөстәм Асаев улына исемне кем хөрмәтенә кушкан? Tatar Today (9 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә