Лилия Биктимерова
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Биктимеров.
Лилия Рафаил кызы Биктимерова (рус. Биктимирова Лилия Рафаиловна; 12 гыйнвар 1981, Яңавыл, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — Россия җырчысы, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең солист-вокалисты (2001 елдан). Башкортстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык артисты (2023).
Тәрҗемәи хәле
Лилия Рафаил кызы Биктимерова 1981 елның 12 гыйнварында Башкорт АССРның Яңавыл шәһәрендә туа. 10 яшеннән Пермь өлкәсенең Барда районы, Барда авылында әбисе тәрбиясендә үсә. Барда гимназиясендә, музыка мәктәбенең баян сыйныфында укый.
2001 елда Уфа сәнгать училищесын, кызыл диплом алып, тәмамлый, аннары Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында читтән торып белем ала. Уку елларында «Ана теле» (Уфа) фестивалендә 1 нче урынны яулый, «Ягымлы яз» (Казан) һәм «Дуслык моңы» (Нефтекама) бәйгеләрендә җиңүче була.
2001 елдан — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солист-вокалисты, шул ук вакытта Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев җитәкчелегендәге эстрада төркеме әгъзасы[1].
Иҗаты
Репертуарында халык җырлары, романслар һәм заманча әсәрләр бар. Аның төп өлешен моңлы композицияләр тәшкил итә.
Фәдис Ганиев белән иҗади дуэт, 2004 елдан башлап «Мәхәббәт өчпочмагы», «Язмышмы, әллә ялгышмы…» кебек театрлаштырылган шоу-программаларны бергәләп әзерләп, Башкортстан Республикасында киң танылу яулый.
Ул Башкортстаннан тыш, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, Төркиядә, Эстониядә гастрольләрдә була. Җырчының беренче җырлар җыентыгы — «Мин икән».
Танылган җырлары
- «Син икәнсең»;
- «Сары чәчәк»;
- «Күзләремә кара»;
- «Әти-әни» (җырның яңа варианты);
- «Көт, бәгърем» (Фәдис Ганиев белән дуэтта);
- «Агыйдел сулары» (җырның татарча варианты);
- «Кайт инде, жаным»;
- «Әни һәм бала» (Гөлназ Асаева белән дуэтта);
- «Авылымның айлы кичләре»;
- «Туган нигез»;
- «Ике чыршы» (җырның татарча варианты; Фәдис Ганиев белән дуэтта);
- «Ике шыршы» (җырның башкортча варианты; Фәдис Ганиев белән дуэтта).
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Гаиләсе
- Ире — Фәдис Ганиев, Башкортстан Республикасының халык артисты;
- беренче никахтан туган кызы — Гөлназ Рөстәм кызы Асаева, җырчы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты;
- икенче никахтан туган улы — Кәрим Фәдис улы Ганиев[3].
Искәрмәләр
- ↑ Эстрадная группа Фадисы Ганиевой. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026. [рус.] [Тикшерелгән 20 апрель 2026]
- ↑ Лилия Биктимерова олы куанычы хакында әйтте. 20 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Лилия Биктимерова 5 айлык бала белән гастрольдә йөрүе турында: «Елый, чыгып йөгерәм». 20 апрель 2026 тикшерелде.
Әдәбият
- Мукминова С. Музыка звучит в душе моей // Рассвет. — 2002. — 14 июня.
- Первый сборник // Рассвет. — 2004. — 18 июня.
- Звезда по имени Лилия // Рассвет. — 2004. — 25 июня.
- Мингалиева Г. «Ходайның язганы шулдыр» // Юлдаш. — 2007. — № 59 (дек.). — С. 1-3.
- Юсупова Л. «Люблю лирические песни» // Рассвет. −2011. — 4 марта. — С. 2.
- Высокое исем // Рассвет. — 2013. — 16 янв. — С. 1.
- Путь к успеху. Справочник о деятелях и работника культуры и искусства, писателях и краеведа Бардымского района. — Барда, 2014.
Сылтамалар
- Биктимирова Лилия Рафаиловна // Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең рәсми сайты.