Гөлназ Асаева

Гөлназ Рөстәм кызы Асаева (Гөлназ Асаева, баш. Асаева Гөлназ Рөстәм ҡыҙы, рус. Гульназ Рустемовна Асаева, 2 июнь 1998, Уфа)― Россия җырчысы, Башкорстан Республикасының атказанган артисты (2024).

Тормыш юлы

Гөлнәз Асаева 1998 елның 2 июнендә артистлар гаиләсендә туа. Әнисе — җырчы Лилия Биктимирова һәм музыкант Рөстәм Асаев. Алар аерылышканнан соң, булачак җырчыны тәрбияләүдә үги әтисе — Башкортстан Республикасының халык артисты Фәдис Гәниев катнаша[1].

Кечкенә яшьтән үк Асаева сәхнәгә һәм музыка белән кызыксына. Мәктәптә укыганда ук концертларда чыгыш ясый башлый. Ун яшендә Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көлләтиятенә укырга керә һәм бию белән шөгыльләнә. Җәрәхәт аркасында бии алмый башлый һәм Казан музыка көллиятендә белем алуын дәвам итә[2].

Иҗаты

Олы сәхнәдә беренче адымнарын Гөлнәз яшүсмер чагында ук ясый, әти-әнисенең концерт программаларында чыгыш ясый. Җырчының һәм аның хезмәттәшләренең сүзләренчә, әнисе аның продюсеры була һәм таләпчәнлек күрсәтә[3].

17 яшендә җырчы Рифат Шәрәфетдинов белән «Башкортстан» дәүләт концерт залында чыгыш ясый. Шул ук елда ул «Башкорт йыры» музыкаль конкурсында катнаша һәм Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты була[4].

2017 елда аның «Мине онытырга мөмкин түгел» исемле дебют альбомы дөнья күрә.

2018 елда җырчы белән продюсер Сергей Кожевников хезмәттәшлек итәргә тели. Ул Асаевага Мәскәүдә эшләргә һәм Россия эстрадасында танылырга тәкъдим итә. Асаева DjannAt сәхнә псевдонимы астында чыгыш ясый башлый, ләкин контракт төземәскә була. Җырчының сүзләренчә, документ буенча, ул тышкы кыяфәтен үзгәртергә, шул исәптән пластик операция ясарга һәм иреннәрен зурайтырга тиеш була[5]. Асаева бу шартлардан баш тарта һәм үз исеме астында чыгыш ясавын дәвам итә. Ул даими рәвештә Россия төбәкләрендә, Башкортстанда һәм күрше төбәкләрдә гастрольләрдә була.

2024 елның ноябрендә Асаевага Башкортстан Республиксының атказанган артисты исеме бирелә. Бүләкне аңа концерт вакытында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тапшыра[6].

Дискография

Альбомнары

  • «Мине онытырга мөмкин түгел» (2017);
  • «Уйнама — ЕР» (2024)[7].

Сингллары

  • «Дулый буран» (2017);
  • «Все за тебя» (2017);
  • «Башкортостан» (2017);
  • «Сагышлы сөю» (2017);
  • «Хыял кошым» (2017);
  • «Тәүге газап» (2017);
  • «Мине онытырга мөмкин түгел» (2017);
  • «Янымда кызым булыр» (2017);
  • «Китә кызлар туган өйдән» (2017);
  • «Мин китэм» (2018);
  • «Тап син мине» (2018);
  • «Мин гаепле» (2018);
  • «Китэ кызлар» (2018);
  • «Украду» (2018);
  • «Тургай» (2024);
  • «Көнләшәм» (2024);
  • «Уфа матур» (2025);
  • «Туган як җилләре» (2025);
  • «Син минем ялгышым» (2026)[8].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты;
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2024).

Галиләсе

Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары Гөлнәз Асаеваның җырчы Ришат Төхвәтуллин һәм Элвин Грей белән романтик мөнәсәбәтләрдә булуы турында язалар, ләкин Асаева бу сүзләрне кире кага[9].

2020 елда ул Вилли псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы Вильдан Шәмсетдиновка кияүгә чыга. 2021 елда аларның Динә исемле кызлары туа[10].

undefined

2022 ел ахырында Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдиновның аерышуы турында мәгълүм була, ләкин Вильдан Шәмсетдинов гаиләне саклап калу турынла игълан итә[11].

Җәмәгатьчелек реакциясе һәм тәнкыйть

Асаеваның иҗаты һәм шәхси тормышы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларыда һәм социаль челтәрләрдә даими рәвештә тәнкыйть ителә.

2025 елда Станислав Ярушинның «МузЛофтТур» шоуында Гөлнәз Асаева Анна Астиның «По барам» җырын татар телендә җырлап күрсәтә. Шул сәбәпле Анна Астиның лейблы Ярушинның чыгаручы компаниясеннән 1 миллион сум акча таләп итә[12].

Шул ук елда табигатьтә ял иткән вакытта Гөлнәз Асаеваның командасына аюның һөҗүм итүе турында хәбәр ителә[13]. Артист аңлатканча, продюсер Вәдим Фәтхинуров пранк ясарга уйлап, аю алып килгән була. Аю контрольдән чыгып, Фәтхинуровның үзенә һөҗүм итә[14].

2026 ел башында Гөлнәз Асаева автомобиль руле артында булганда (машинада аның командасының башка әгъзалары да була), каршы як полосага чыгып, олы яшьтәге пар барган машина белән бәрелешә. Биючеләр һәм музыкантлар, шулай ук икенче машинаның йөртүчесе һәм пассажиры җитди җәрәхәтләр ала[15]. Җырчы трассада һава торышы шартлары начар булуы турында сйли һәм җаваплылыкны үз өстенә ала[16].

Искәрмәләр

  1. Гульназ Асаева. 24SMI. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  2. Люди, с которыми вы бы хотели познакомиться. Гульназ Асаева. Fashion Box Тюмень. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  3. Айгиз Гильманов. Асаева пришла в «Музлофт» в тех самых шортиках, перепела Асти, пожалела Бузову и пояснила за башкиро-татарский шоубиз. UFA1.RU (16 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  4. Недороман с Элвином, скандал из-за шортиков и звание в 26 лет: за что критикуют певицу Гульназ Асаеву. Уфа1.ру (25 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  5. Карина Мамаева. Певица Гульназ Асаева: «Молодежь начала меня узнавать, когда я связалась с Радиком Юльякшиным». ГорОбзор.ру (27 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  6. Семен Подгорный. «Пишу и плачу»: певица из Уфы Гульназ Асаева поделилась важным событием в жизни. NEWSBASH.RU (22 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  7. Гульназ Асаева. Альбом «Уйнама - EP» (Гульназ Асаева). Shazam (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  8. Гульназ Асаева. Deezer. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  9. Гадел Әхмәтҗанов. «Радик кыйбатлы бүләкләр бирә иде» — Гөлназ Асаева белән «Гадел әңгәмә». Интертат - татар интернет-мәгълүмат агентлыгы (18 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  10. «Смотрю на него, как на бога»: Гульназ Асаева рассказала о взаимоотношениях с мужем. KazanFirst (2 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  11. Ләйсән Сафина. Гөлназ Асаева Вилли белән аерылышмый: «Без балабыз хакына бергә». Интертат - татар интернет-мәгълүмат агентлыгы (16 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  12. Анна Асти против Гульназ Асаевой: певица требует миллион за перепевку хита "По барам" на татарском. KazanFirst (3 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  13. На команду башкирской певицы Гульназ Асаевой напал медведь. Инцидент произошел во время отдыха на природе. РБК Life (6 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  14. Пранк вышел из-под контроля: ручной медведь напал на concertного директора Гульназ Асаевой. KazanFirst (6 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  15. Татаро-башкирская певица Гульназ Асаева попала в ДТП. БИЗНЕС Online (1 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  16. «За рулем была я!» Певица Асаева рассказала, как вылетела на встречную полосу и что привело к ДТП. Уфа1.ру (2 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.

Тема буенча өстәмә