Ришат Төхвәтуллин
Ришат Айрат улы Төхвәтуллин (Ришат Төхвәтуллин, рус. Ришат Айратович Тухватуллин, 3 март 1989, Карамалы-Гобәй, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — татар эстрада җырчысы (лирик тенор) һәм музыканты, «Татар җыры» халыкара фестивале лауреаты, Башкортстанның (2018) һәм Татарстанның (2019) атказанган артисты, Татарстан Республикасының (2024)[1] һәм Башкортстан Республикасының халык артисты (2025)[2].
Тормыш юлы
1989 елның 3 мартында Башкорт АССР Туймазы районы, Карамалы-Гобәй авылында туган. Октябрьский музыка училищесының хор бүлеген (җитәкчесе — Галия Закир кызы Мусина), Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең ялгыз җырлау факультетын (профессор Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова классы) тәмамлый (2013).
Иҗат юлы
Октябрьский музыка училищесының 4 нче курсында концертлар белән тамашачы каршына чыга. Шул вакытта татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсында 2 нче урынны ала.
2008 елда «Гәлсәр hандуғас» (Бәллүр сандугач) конкурсында катнашып, «Гармун моңы» җыры белән «Өмет» номинациясендә җиңү яулый.
2011 елда «Татар моңы» фестивалендә башкорт халык җыры «Элмәлек»не һәм татар халык җыры «Әллүки»не башкарып, 3 нче урынны били.
2011 елдан 2015 елга кадәр Төхвәтуллин Рәшит Ваһапов исемендәге фонд белән эшли. Фонд директоры Рифат Фәттахов җырчының беренче гастрольләрен оештыра. Артист белән продюсеры арасында туган низагны Төхвәтуллин үзенең иҗатында продюсерыннан бәйле булуы, алга таба үсә алмавы, шул сәбәпле фонд җитәкчесе белән аңлашылмаучанлык тууы белән аңлата[3]. Алар арасында суд процесслары була, җырчыга «Тыңлачы, сандугач», «Ак яулыклы әбиләр», «Синнән башка», «Тулган аем» кебек җырларны башкару тыела[4].
Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховны 2021 елның апрелендә Казанда узган концертына чакыра, ике як та конфликтның уңай чишелүенә сөенүен белдерә[5].
2017 елда беренче тапкыр Татар җыры халыкара эстрада фестивалендә катнаша[6].
Актив гастрольләрлек итә, үзенең төркеме белән Россия Федерациясенең төрле өлкәләрендә елына якынча 150 концерт куя[7], туган авылы Карамалы-Гобәйдә еш кына хәйрия конертлары бирә[8].
2023 елның февралендә симфоник оркестр озатуында классик әсәрләр нигезендә концерт бирә, икенче шундый ук концерты 2023 елның маенда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында тәкъдим ителә[9].
2024 / 2025 концерт сезонында «Мин бәхетле» концерт программасы белән чыгыш ясый[10].
Альбомнары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- күп тапкырлар «Болгар радиосы»ның музыкаль премиясе лауреаты;
- 2008 — «Гәлсәр hандуғас» («Бәллүр сандугач») җыр бәйгесе, «Өмет» номинациясендә җиңүче;
- 2008 — татар-башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» җыр бәйгесе, 2 нче урын;
- 2011 — «Татар моңы» җыр бәйгесе, 3 нче урын;
- Р. Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» фестивале, I дәрәҗә лауреат;
- 2014 — «Башкорт җыры» телевизион бәйгесе — җиңүче («Тыңлачы, сандугач» җыры белән);
- 2015 — «Башкорт җыры» телевизион бәйгесе — җиңүче («Күзләреңне» җыры белән);
- 2015 — «Идел» халыкара телевизион җыр бәйге-фестивале — «Тамашачы сөюе» бүләге;
- 2018 — Башкортстанның атказанган артисты[13];
- 2019 — Татарстанның атказанган артисты[14];
- 2024 — Татарстан Республикасының халык артисты[15];
- 2025 — Башкортстанның халык артисты[16].
Гаилә хәле
2023 елда Ришат Төхфәтуллин җырчы Алия Карачуринага өйләнә[17]. Алар бер коллективта эшли, дуэт белән җырлыйлар[18][19]. 2024 елның 10 апрелендә парның уллары Алим туа[20].
Әтисе —Айрат Сөләйман улы, тавыш операторы; әнисе — Розалия Нурулла кызы, клуб мөдире; абыйсы Ренат (1986) һәм сеңлесе Айгөл (1997) бар[7].
Искәрмәләр
- ↑ Арсений Каримов. Ришат Тухватуллин стал народным артистом Республики Татарстан. Татар-информ (23 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Ришат Тухватуллин стал народным артистом Башкортостана (рус.). БИЗНЕС Online (4 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2025.
- ↑ Василина Олейник. Журнал «Тулпар» извинился перед продюсером Рифатом Фаттаховым за «ложь и клевету» (рус.). Татар Информ (18 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Ришат Төхвәтуллин белән аның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов дуслаштылар. Сөембикә (25 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Эльвира Шакирова. "Исәнме, Ришат! Сине 5 ел күргән юк инде...": Рифат Фәттахов белән Ришат Төхвәтуллин дуслашты! (Эксклюзив). Шәһри Казан (25 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Фестиваль «Татар җыры – 2017» все-таки заполучил Ришата Тухватуллина (рус.). Бизнес Онлайн (30 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Ришат Тухватуллин сравнивает пение с азаном? (рус.). dzen.ru (18 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Ильяс Бытыргариев. Большой благотворительный концерт Ришата Тухватуллина в родной деревне (ингл.). vk.com (4 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. «Меня накрыло на первой репетиции»: как Ришат Тухватуллин стал кроссовер-певцом (рус.). БИЗНЕС Online (28 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Ришат тухватуллин, концертный тур (ингл.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Альбом: Ришат Төхвәтуллин. «Гомеремнен бер елы». mvclip.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Ришат Тухватуллин (рус.). Deezer. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Рустэм Хамитов вручил Ришату Тухватуллину звание заслуженного артиста Башкортостана. Башинформ (13 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан (11 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Ришат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты булды! Татар Информ (23 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Ришату Тухватуллину присвоили звание народного артиста Башкортостана (рус.). Реальное время (4 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2025.
- ↑ Гульназ Хабибуллина. «Никогда не говорил Алие “женюсь на тебе”»: певец Ришат Тухватуллин готовится к свадьбе (рус.). Новости Татарстана и Казани - Татар-информ (13 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Ришат Төхвәтуллин ЗАГСка Алиягә караганда да кызурак чапкан (башк.). Башинформ (18 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Подыгрывали фанатам и влюбились: красивая история певцов Ришата и Алии, которые стали родителями (рус.). ufa1.ru (15 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ У звезды татарской эстрады Ришата Тухватуллина родился первенец (рус.). БИЗНЕС Online (11 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.