Алия Карачурина

Алия Карачурина, Алия Равил кызы Карачурина, ( 1996 елның 6 гыйнвары, Башкортстан Республикасы, Чишмә) – эстрада җырчысы, «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсы лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1996 елның 6 гыйнварында Башкортстан Республикасының Чишмә авылында туа. Әтисе, Равил Әгъләм улы, төзелеш өлкэсендә эшли; әнисе, Миләүшә Хаҗимөхәммәт кызы — балалар бакчасында тәрбияче; абыйсы Илшат (1991 елда туган) бар. 2004 елда Чишмә гимназиясенә укырга керә. Беррәттән музыка гимназиясендә белем ала, Фортепиано сыйныфын тәмамлый.

2014 елда, гимназияне тәмамлаганнан соң,Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә (җитәкчесе - Венера Ганиева).

Башкарган җырлары

  • “Әти-әнине зурлап”,
  • “Виноград”,
  • “Синнән башка”,
  • “Син кемнең бәхетле кояшы”,
  • “Мәхәббәт моңы”,
  • “Иртәдә генә торам”,
  • “Тәүге тапкыр”,
  • “Яшьлегем хыялы”,
  • “Алдандым язларга” һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

"Татар моңы" һәм Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсы лауреаты.

Искәрмәләр

Чыганаклар