Ваһапов фонды

Ваһапов фонды (Ваһапов исемендәге фонд, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд, Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы татар мәдәнияте иҗтимагый фонды) (рус. Общественный фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова) — ике дистә елга якын татар мәдәниятен саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән конкурслар, фестивальләр, концертлар оештыра һәм гамәлгә ашыра торган оешма. Фонд проектлары Россиянең 52 төбәгендә һәм дөньяның 15 илендә уза[1], 2024 елда Ваһапов исемендәге фестивальнең юбилей чаралары Мәскәү, Уфа, Ташкент, Баку, Сергач (Түбән Новгород өлкәсе) шәһәрләрендә уза.

Теркәлү урыны — Казан шәһәре. Директоры — Татарстан Республикасы продюсерлары союзы рәисе, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов[2].

Фонд проектлары

undefined
undefined
  • Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале. Фестиваль 2004 елда татар мәдәниятен, башкару сәнгатен алга таба үстерү, милләтара, төбәкара һәм дәүләтара мәдәни багланышларны ныгыту, гомуми рухи мирасны саклау һәм үстерү, шулай ук Татарстанның бөек татар җырчысы, халык артисты, профессиональ татар эстрадасына нигез салучы Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү максатларында гамәлгә куела. 2024 елда Ваһапов фестивале Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең югары бәясен ала һәм аның эгидасы астында уза башлый[3].
  • Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара яшь башкаручылар конкурсы. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты — халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Конкурсның лауреатлары бүгенге көндә сәнгатьтә югары үрләр яулаган, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган шәхесләр: Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов, Алмас Хөсәенов (гран-при), Айгөл Хисматуллина, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин, Зөлфирә Шәйдуллина, Сөмбел Заһидуллина һәм башкалар.
  • «Дуслык күпере» («Мост дружбы») татар-башкорт эстрадасы фестивале. Милли эстраданы үстерүгә, шулай ук регионара, милләтара һәм татар-башкорт мәдәниятара элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән проект[4][5].
  • «Яңа татар җыры» («Новая татарская песня») җыр авторлары конкурсы. Төп бурычы — татар эстрадасына яңа сыйфатлы әсәрләр бирү. Конкурс лауреатлары булып музыка һәм җыр текстлары авторлары тора. 2022 елдан «Ил дәшкән чагында» («Когда Родина зовет») дип аталган ватанпәрвәрлек рухныдагы яңа номинация кертелә. Анда илдә һәм дөньядагы сәяси вәзгыять шартларында ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган әсәрләр бәяләнә. Моннан тыш, «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры» номинацияләре дә саклана[6].
  • «Халык җәүһәрләре» (“Народные жемчужины») фестивале. Фестивальнең төп катнашучылары — профессиональ булмаган артистлар. Проектның максаты — талантлы үзэшчән сәнгать вәкилләрен олы сәхнәгә чыгару, аларны таныту, иҗат үсешендә ярдәм итү[7].
  • «Казанда Шәрекъ базары» («Восточный базар в Казани») халыкара төрки эстрада фестивале. Фестиваль кысаларында ел саен Россиянең 13 төбәгеннән һәм 9 илдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Молдавия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Кытай) 22 милли мәдәният вәкиле булган 200 төрки телле иҗатчы катнаша[8]. 2022 елда гала-концертның хедлайнеры Үзбәкстаннан легендар «Ялла» төркеме була.

Искәрмәләр

  1. О фонде
  2. Рифат Фәттахов
  3. В Казани прошел ХХ Международный фестиваль татарской песни им. Рашита Вагапова. www.mincult.tatarstan.ru (17 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  4. 18 апреля в 19:00 в КРК «Пирамида» состоится заключительный гала-концерт Первого Всероссийского фестиваля татаро-башкирской эстрады «Дуслык күпере». www.mincult.tatarstan.ru (17 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  5. Гульназ Бадретдин. «Дуслык күпере» в Кремле: «По четным дням я татарин, по нечетным – башкир». www.kam.business-gazeta.ru (9 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  6. Альфред Мухаметрахимов. «У нас сильная команда, сильные проекты!»: чем удивит Вагаповский фонд в 2023 году? www.kam.business-gazeta.ru (14 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  7. Альфред Мухаметрахимов. В Казани проходит гала-концерт, на котором выступают «народные жемчужины» со всей республики. www.kam.business-gazeta.ru (28 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  8. Альфред Мухаметрахимов. «Восточный базар в Казани» – новый культурный поворот России. www.kam.business-gazeta.ru (2 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.