Сәйдә Мөхәммәтҗанова

Сәйдә Айрат кызы Мөхәммәтҗанова (рус. Саида Айратовна Мухаметзянова; 12 гыйнвар 2001, Казан) — татар җырчысы[1]. «Голос. Дети» телевизион тапшыруының икенче сезон финалисты (2015)[2], «Ovoz» тапшыруының ярымфиналисты (Үзбәкстан, 2024). Татарстанның атказанган артисты (2025)[3].

Тормыш юлы

2001 елның 12 гыйнварендә Казанда туа. Милләте — татар.

Биш яшьтән «Ак калфак» фольклор ансамблендә жырлый. Әтисе — Айрат Әнвәр улы Мөхәммәтҗанов, Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә имам булып тора, шул шәһәргә күченеп яшиләр[4][5].

2012 елда гаиләсе белән Казанга кайта һәм Идел Буе районының 22 нче балалар музыка мәктәбенә вокал һәм фортепиано классы буенча укырга керә[6]. Бер үк вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында «төрки халыкларның икътисады һәм сәясәте» юнәлеше буенча көнчыгышны өйрәнү факультетында укый, анда төрек, инглиз һәм гарәп телләрен өйрәнә. Шул ук вакытта И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлый. Ике уку йортын да кызыл дипломга бетерә[4]. КФУда «Төрки-мөселман дөньясы сәнгате тарихы» юнәлеше буенча магистратурада укуын дәвам итә[7].

2020 елның декабреннән Казан дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Иҗаты

5 яшеннән «Ак калфак» фольклор ансамбле составында мөнәҗәтләр башкара, шушы төркемнең солисты була[5]. 6 яшеннән Асылъяр һәм Габделфәт Сафин иҗат коллективларнда чыгыш ясый, Россиянең Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе кебек шәһәрләре, Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә була. 9 яшендә Югары Пышма шәһәренең музыка мәктәбендә үзенең беренче соло концертын оештыра. Кечкенә яшьтән күп кенә музыкаль бәйгеләрдә җиңүләр яулый[8]. Фортепианода һәм курайда уйный[1]. Җырчының беренче остазы — Венера Гәрәева.

2015 елда «Голос. Дети» музыкаль проектында катнаша һәм «Су буйлап» җыры белән җырчы Пелагея командасына эләгә. Нәтиҗәдә, финалга барып җитеп, 3 нче урынны били[9]. Җырчының үз сүзләренчә, проектта катнашу максаты татар мәдәниятен бөтен ил күләмендә таныту була. Җырчы татар, рус, француз, итальян, португал, гарәп, инглиз һәм төрек телләрендә җырлый[6].

2020 елда Dairafest этник фестивалендә катнашты, Санкт-Петербургның «Летания» оркестры белән дәүләт академия капелласында чыгыш ясый. Соңрак алар белән 2021 елда Санкт-Петербургта сольный концерт оештырыла[10].

2023 елда «Зәңгәр шәл» вокаль-хореографик спектаклендә «Казан» бию ансамбле белән уңышлы дебют ясый[11], 2024 елда Галиәсгар Камал исемендәге театрда «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен башкара[12], Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф-Зөләйха» вокал-хореографик спектаклендә катнаша[13].

2024 елда Үзбәкстанда узган Ovoz телешоуында катнаша. Сукыр тыңлауларда «Гөлҗамал» җырын башкара һәм үзенә остазлыкка Севара Назарханны сайлый[9][14]. Ярымфиналда җырчы Шохрухмирзо Ганиевка, тамашачылар биргән тавышларда булган 3 % аерма белән, оттыра[15].

2024 елның декабрь аенда «Ярату» исемле беренче зур сольный концертын куя[16]. Сольный концертына һәм «Эсперанто» альбомы чыгуга нисбәтле матбугат конференциясе үткәрә[17].

2024 елда Зөлфәт Хәким повесте буенча төшерелгән «Телсез күке» фильмында (режиссёры — Рәүф Кубаев) Кәшифә ролен уйный[15], әлеге фильм аның кинодебюты була[18]. Эшне «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә тәкъдим итәләр.

Искәндәр Мостафин, Ринат Вәлиев, Луиза Батыр-Болгари кебек сәнгать эшлеклеләре белән эшли[7].

2025 елның 6 февралендә Сәидә Мөхәммәтҗановага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дәрәҗәле исеме бирелә[19].

Иҗаты турында белгечләр

Алина Глазкова билгеләп үткәнчә, Сәйдәнең вокалы татар җыр мәктәбенә хас үзенчәлеккә — мелизмга бай. Бу матур тавыш агымы, назлы һәм виртуоз, милли музыка традициясенең мөһим сыйфаты булып тора[20].

Татарстан продюсерлар берлеге рәисе Рифат Фәттахов, «Сәйдә Мөхәммәтҗанова — безнең татар эстрадасында иң көчле тавышларның берсе, ул милли башкару сәнгатен саклауга зур игътибар бирә, монда аңа ярдәм итәргә кирәк. Без Сәйдә белән бик горурланабыз, өстәвенә ул безнең Ваһапов фестивале лауреаты да. Мин Сәйдә Мөхәммәтҗанованың хезмәте, аның татар милли җыр мәдәниятенә тугрылыгы лаеклы бәяләнер дип өметләнәм», дигән фикерен әйтә[14].

Дискография

  • «Балачактан килми китәсе» (2015);
  • «Су буйлап» (2023);
  • «Эсперанто» (2024)[21].

Уңышлары

  • 2014 — «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Гран-при;
  • 2015 — Беренче телеканалы уздырган «Голос. Дети» проекты лауреаты;
  • 2024 — Ovoz ("The Voice"ның үзбәк версиясе) телешоу ярымфиналына җитә;
  • 2024 — «БИЗНЕС Online» электрон газеты фикеренчә, Сәйдә Мөхәммәтҗанова — Татарстан мәдәниятында ел кешесе[22];
  • 2025 — Татарстан Республикасының атказанган артисты[23].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Җыр минем өчен хобби…» Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  2. ↑ Алия Шарафутдинова. Дочь имама в «Голос. Дети». Саида Мухаметзянова об участии в шоу (рус.). АиФ (10 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  3. ↑ Саида Мухаметзянова стала заслуженной артисткой РТ. www.m.business-gazeta.ru (7 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  4. ↑ 1 2 Айрат Нигматуллин, Альфред Мухаметрахимов. Саида Мухаметзянова: «Муж – арабский шейх? Он же не разрешит петь!» (рус.). www.business-gazeta.ru. «Бизнес Online» (20 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  5. ↑ 1 2 Саида Мухаметзянова (рус.). Собака.ru (19 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  6. ↑ 1 2 Саида Мухаметзянова: «Я хочу быть подальше от шоу-бизнеса и заниматься своим делом» (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  7. ↑ 1 2 Альфред Мухаметрахимов. «Я не царица, к сожалению или к счастью»: Саида Мухаметзянова хочет сделать татарскую песню идеальной (рус.). www.business-gazeta.ru. «Бизнес Online» (12 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  8. ↑ Саида Мухаметзянова прошла в финал шоу «Голос дети» (рус.). Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  9. ↑ 1 2 «Могу удивить пением, присущим только татарам». Певица из Казани поразила судей на узбекском «Голосе» (рус.). 116.ру (28 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  10. ↑ Кадырова, Ляйсан «Хочу показать, как на самом деле должны звучать татарские народные песни» 10/01/2022 – (рус.). KazanFirst (10 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  11. ↑ Илзирә Хәйруллина. Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Тыйнак татар кызы «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә кебек була» (рус.). Интертат (15 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  12. ↑ «Зәңгәр шәл» – Казанская Филармония. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  13. ↑ Саида Мухаметзянова: Мое главное стремление - продвигать татарскую песню (рус.). Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  14. ↑ 1 2 Альфред Мухаметрахимов. «Моя татарочка приехала!»: как Саида Мухаметзянова покоряет узбекский «Голос» (рус.). www.business-gazeta.ru. «Бизнес Online» (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  15. ↑ 1 2 Альфред Мухаметрахимов. Саида Мухаметзянова: «В российском «Голосе» тяжело продвигать что-то на родном языке» (рус.). www.business-gazeta.ru. «Бизнес Online» (11 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  16. ↑ Радиф Кашапов. Саида Мухаметзянова: «Любовь невозможно повторить, невозможно заменить» (рус.) (8 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  17. ↑ Пресс-конференция, посвященная большому сольному концерту Саиды Мухаметзяновой и выходу альбома «Эсперанто». www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  18. ↑ Екатерина Халаева. Дебют Саиды Мухаметзяновой и девиантные подростки: новое кино из Татарстана (рус.). www.business-gazeta.ru. «Бизнес Online» (10 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  19. ↑ Певица Мухаметзянова удостоена звания «Заслуженный артист РТ» (рус.). Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  20. ↑ Анастасия Шагабутдинова. Татарская принцесса заставила Америку (рус.). Комсомольская Правда (15 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  21. ↑ Альбомнар. vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  22. ↑ «Главная внучка республики»: Саида Мухаметзянова – человек года в культуре Татарстана (рус.). www.business-gazeta.ru. «Бизнес Online» (22 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  23. ↑ Указ 91 от 06.02.2025 О присвоении почетного звания «Заслуженный артист Республики Татарстан». rais.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.

Тема буенча өстәмә