Габделфәт Сафин
Габделфәт Габдрахман улы Сафин (Габделфәт Сафин, рус. Габдельфат Габдрахманович Сафин; 11 октябрь 1962, Симетбаш, Татарстан АССР) ― Россия җырчысы, нәшир, «Акчарлак» газетын гамәлгә куючы (2001 елның гыйнварыннан). Татарстанның халык артисты (2009).
Тормыш юлы
1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасының Арча районы, Симетбаш авылында туа. Г. Тукай исемендәге Кырлай урта мәктәбен тәмамлагач, Казан инженер-төзелеш институтында белем ала. Хезмәт юлын «Спартак» аяк киеме берләшмәсендә башлый: башта - цех остасы, соңрак өлкән оста булып эшли. Гомеренең алдагы елларын сәнгатькә багышлый – «Сорнай» фольклор ансамбленә кушылып, иҗат сәфәрләренә чыга[1].
1992 елда Татарстан дәүләт филармониясендә аны Илһам Шакиров тыңлап һәм, Габделфәт Сафинның махсус музыкаль белеме булмауга карамастан, эшкә кабул итә.
1994 елда ул үзенең «Моң» студиясен һәм иҗат коллективын оештыра.
2001 елда «Акчарлак» газетасын чыгара башлый, соңрак шәхси нәшрият йортын булдыра[2].
2003 елдан «Уртак түшәк» һәм «Акчарлак сканворды» газетларын бастыра.
2007 елда «Акчарлак-Гармония» һәм «Созвездие-Йолдызлык» журналларын нәшер итә.
2010 елда ТНВ каналында «Яралы язмышлар» исемле тапшырулар циклын алып бара башлый[3].
Иҗаты
Габделфәт Сафин «Ак күлмәгем» җырын башкарганнан соң популярлык казана. Башта бу җыр «хатын-кыз җыры» булып санала, аны Зәйнәп Фәрхетдинова башкара. Ләкин татар телендә «күлмәк» сүзе хатын-кыз күлмәген дә, ир-ат күлмәген дә аңлата. Сафин башкарган вариантта җырдагы «итәк» урынына «яка» сүзе кулланыла[2].
Ул 200 дән артык җыр башкара, алар арасында «Чияләр», «Авыл көе», «Уфалла арбасы», «Кәтүк түти», «Язмыш», «Соңгы кыңгырау», «Карлы яңгыр», «Син кирәк», «Азалия», «Хушлашма» дигән хитлар бар.
2017 елда «Бөек татар» җырына клип төшерә, ул тиз арада интернетта тарала, һәм әлеге җырны татар халкының рәсми булмаган гимны дип атый башлыйлар[4].
Даими рәвештә концертлар бирә. 2025 елда Казан, Уфа[5], Нефтекамск[6], Яр Чаллы[7] шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Дискография
- «Хыянәт» (2000);
- «Соңгы кыңнгырау» (2001);
- «Дәрьялар кичкәндә» (2007);
- «Акчарлак-шоу» (2008);
- «Халкыма» (2008);
- «Саумы, Казан! Саумы Татар иле!» (2010);
- «Уфалла арбасы» (2013).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының халык артисты (2009);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2023)[8];
- «Татар җыры-93» бәйгесе дипломанты (1993);
- «Татар җыры — 2000» фестивалендә «Алтын барс» премиясе лауреаты (2000);
- «Татар җыры — 2001» фестивалендә «Алтын барс» премиясе лауреаты (2001);
- «Татар җыры — 2003» фестивалендә «Алтын барс» премиясе лауреаты (2003);
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2026).
Китаплары
- Габдельфат Сафин. Мин. — Казань: Акчарлак, 2009. — 232 с.
Гаилә хәле
Хатыны — «Акчарлак» нәшрият йорты җитәкчесе Рүзилә Сафина. Кызы — Әдилә, ә улы — Зөлфәт[9].
Искәрмәләр
- ↑ Александр Неверов. Габдельфат Сафин. 24СМИ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Радиф Кашапов. Дискотека 90-х: белая рубашка Габдельфата Сафина. Реальное время (13 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Биография Габдельфата Сафина. tatshop.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. Габдельфат Сафин: «С песней «Бөек татар» получилась удивительная вещь...» Бизнес Online (5 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Габдельфат Сафин. ufa.icity.life. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Концерт Габдельфата Сафина. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Габдельфат Сафин. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Фарид Мухаметшин вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Татарстан. Государственный Совет Республики Татарстан (30 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Габдельфат Сафин: «Ненавижу гримерки – там сплетни, пустая болтовня и зависть». sntat.ru (20 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.