Алтын мөнбәр 2025
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале (рус. Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар») — Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә торган мәдәни юнәлештәге чара[1]. Башта фестиваль 2004 елда Мәскәүдә «„Алтын мөнбәр“ халыкара мөселман киносы фестивале» исеме белән үткәрелә[2], бер елдан соң, Казанда уздырыла башлый.
Фестиваль программасы, иҗатчыларның дини карашларына карамастан, универсаль әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне яктырта торган кинокартиналар күрсәтүдән гыйбарәт.
Тарихы
«Алтын мөнбәр» беренче тапкыр Татарстан башкаласында 2005 елда уза. Чараны Россия мөфтиләр советы, Россия Федерациясенең Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырыла[3]. Башта фестивальнең идеясе — «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивален оештырудан гыйбарәт була. Чара 2004 елда Мәскәүдә үткәрелә, соңыннан Казанда оештырыла. Фестиваль 2010 елдан «Казан халыкара мөселман киносы фестивале» дип атала[4]. Ул Казан шәһәр думасы һәм Россия мөфтиләр советы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Фестивальнең шигаре — «Мәдәниятләр диалогы аша — мәдәни диалогка»[5]. Ул төрле милләтләрне һәм мәдәниятне кинематография сәнгате чаралары ярдәмендә берләштерергә омтылуны ассызыклый. Кинофестивальнең төп максаты — иҗатчыларның дини карашларына карамастан, кешелекнең уртак әхлакый-рухи кыйммәтләрен, башка диннәргә хөрмәт һәм гуманизмны пропагандалый торган фильмнар күрсәтү. Моннан тыш, фестиваль мәдәниятара алмашуны стимуллаштыра һәм Казанның мөһим мәдәни үзәк буларак позициясен ныгыта.
Оештыручылар һәм катнашучылар
2025 елда «Алтын мөнбәр» ХХІ Казан халыкара кинофестивален уздыручылар булып Россия мөфтиләр советы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты торалар.
2025 елда жюрида төрле илләрнең танылган кинематография эшлеклеләре катнаша, алар арасында[6]:
- Ресул Пукутти — тавыш режиссёры (Һиндстан).
- Мохаммед Абдулла Аль-Аджми — Оман кино җәмгыяте рәисе, Гарәп рәссамнары генераль берлеге катнашучысы (Оман Солтанлыгы).
- У Хунлянь — модельләр департаменты җитәкчесе, арт-директор, башкарма директор, проект директоры, профессиональ консультант (Кытай).
- Магди Ахмед Али — Мисыр режиссёры, актёр һәм сценарист (Мисыр).
- Чиома Уде — AFRIFF Африка халыкара кинофестиваленең продюсеры, нигезләүчесе һәм башкарма директоры (Нигерия).
- Сергей Владимирович Струсовский — Россия продюсеры, режиссёр һәм сценарист, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы укытучысы, Россия режиссёрлар гильдиясе әгъзасы (Россия).
- Рано Бахрамовна Шодиева — Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы (Үзбәкстан).
- Наталия Владимировна Гугуева — Россия кинорежиссёры, сценарист һәм продюсер, «Встреча» студиясенең генераль директоры, Беренче телеканалның документаль кино дирекциясенең баш режиссёры (Россия).
- Джей Абелло — режиссёр, сценарист, продюсер һәм актёр (Филипин).
- Мохаммад Али Саджади — сценарий авторы, монтаж режиссёры, продюсер һәм рәссам (Иран).
2025 елда фестиваль 67 илдән 845 гариза алган, бу аның югары халыкара әһәмиятен һәм катнашучыларның төрлелеген күрсәтә. Быел Казан халыкара кинофестивалендә түбәндәге илләр катнаша: Иран, Пакистан, Казахстан, Киргизия, Греция, Турция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сингапур, Таджикистан, Индия, Эстония, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Египет, Ирак, Грузия, Армения, Латвия, Белоруссия, Франция, Австралия, Америка Кушма Штатлары, Канада, Бразилия, Бангладеш, Палестина һәм Сирия[7].
Үткәрү даталары һәм урыннары
Фестиваль 2025 елның 5-9 сентябрендә уза[8].
Ачылу һәм ябылу тантаналары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында үткәрелә[9]. Фильмнар шәһәрнең дүрт мәйданчыгында: Камал исемендәге яңа театрда, «Нугай» кунакханәсендә, «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында, шулай ук Казан кирмәненең Гавами урыннары залында күрсәтелә[10].
Программа
Чаралар планы бәйге программасын, бәйгедән тыш күрсәтүләрне, аерым дәүләтләрнең милли кино көннәрен, гаилә ялы һәм балалар өчен, шулай ук эшлекле чараларны һәм зур тантаналарны берләштерә. Болар барысы да мәдәниятара диалог үсешенә ярдәм итә һәм заманча киноиндустриянең актуаль тенденцияләрен күрсәтә.
Программа түбәндәге элементлардан гыйбарәт:
- Бәйге программаларында һәр категориядә 10 фильм тәкъдим ителә: тулы һәм кыскаметражлы уен фильмнары, документаль һәм анимацион картиналар. Милли бәйгедә Татарстаннан 14 фильм катнаша[11].
- Фестивальнең бәйгедән тыш секциясе төрле тематик караулар тәкъдим итә, алар арасында Марокко кинематографиясынаа багышланган цикл, шулай ук фестивальнең мультимәдәни аспектын күрсәтеп, Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Африканың милли кино көннәре аерылып тора[12]. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган («Сугыш һәм тынычлык. Яңа Территорияләр») махсус программа[13].
- «Бөтен гаилә белән кинода» һәм «Балачакта кунакта» программалары белән гаилә һәм балалар киносына аерым игътибар бирелә, аларда режиссёрлар һәм актерлар белән иҗади очрашулар каралган[14].
- Фестивальгә 67 илдән 845 гариза тапшырылган. 29 илдән фильмнар сайлап алынган, шул исәптән Һиндстан, Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казакъстан, Төркия, Марокко һәм башкалар[15].
- Тамашачылар төрле мәдәниятләр кинематографиясе белән таныша, шулай ук кызыл келәмдә фильмнар төшерүчеләр һәм актерлар белән иҗади очрашуларда катнаша.
- Эшлекле программада кинопроектлар питчингы уза[16].
Кинофестивальнең башы
| Русча атамасы | Оригиналь атама | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|---|
| В мае 1944-го | Кырык дүртнең май аенда | Александр Далматов |
Бәйге программасы
Тулыметражлы фильмнар
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Оплот стойкости | Никола Вукчевич | |
| Отель «Онегин» | Ирина Евтеева | |
| История кукольного театра | Суман Мухопадхяй | |
| Высеченные ветром | Лайла Трикуи | |
| Песня Сустхотин | Хуснора Розматова | |
| Приют для младенцев | Чон Кеат Аун | |
| Сальма | Джуд Саид | |
| Чёрный лес | Радик Кудояров | |
| Эвакуация | Фархат Шарипов | |
| Глаза Востока | Эбрагим Амини |
Кыскаметражлы фильмнар
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Амани | Мохаммад Самир Тахан | |
| Барашек | Кристина Ширинова | |
| Без гражданства | Сейед Мохамадхусейн Хосейни | |
| Добро пожаловать, малыш | Ислам Абдель-Гаввард | |
| Я беременна | Ли Мин | |
| Мори | Якуп Текинтангач | |
| Мера, Мера, Мера… | Халед Зидан | |
| Тени прошлого | Хаджи Сафаров | |
| Мать урожая | Ибадылла Аджибаев | |
| Пара белых голубей | Шахрияр Азад Шаумик |
Документаль фильмнар
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Куклы не умирают | Ранаджит Рай | |
| Эта живопись | Йонес Бен Хаджрия | |
| Рождение света | Ясмийн Скрофер | |
| Ритмы девичьей мечты | Марва Али Эльшаркави | |
| Пряники для её отца, моего прадеда, её деда | Алина Мустафина | |
| Потерянный сезон | Мехди Гаванати | |
| Остров Ноёхон | Елена Демидова | |
| Дом моего дедушки | Раджип Таранч, Гультен Таранч |
|
| Казанский шов | Бай Хайруллин |
Анимацион фильмнар
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Твоя мама | Йонес Бен Хаджрия | |
| Сквозь ресницы | Элина Абызова | |
| Сила Рыбов | Варя Волкова | |
| Последний киносеанс | Рим Шарафутдинов | |
| По ту сторону | Евгений Головин, Александр Афонасьев |
|
| Песня Сирин | Елена Турова | |
| Набо | Хуссейн Ал-Угайли | |
| Малыш Т-34 | Елена Ярёменко | |
| И вдруг птица | Элахе Фарниа | |
| Волшебная коробочка | Наргиза Салом |
Милли бәйгеләр
| Русча атамасы | Оригиналь атама | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|---|
| Дочки-матери | Әниләр һәм бәбиләр | Юлия Захарова Ирек Хафизов |
|
| Легенды Болгара | Болгар риваятьләре | Сергей Киатров | |
| Урыннар. Счастье за закатом | Олег Кондрашов | ||
| Время, отбрасывающее тень | Дидар Оразов | ||
| Нарисованные снегом | Карга буяу | Ренат Абянов Амир Аббясов |
|
| Туган Батыр | Наталья Нилова | ||
| Мой любимый пророк | Фирдания Хуснутдинова | ||
| Русалки | Анна Баязитова | ||
| Память сердца | Юрий Гвоздь | ||
| Мансур Джалялетдин. Один из первых | Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән | Александр Далматов | |
| В памяти | Хәтердә | Амир Аббясов | |
| Человек уходит, песня остаётся | Кеше китә-җыры кала | Александр Далматов | |
| Удел | Марсель Махмутов | ||
| Авантюристы | Ренат Сайга |
Бәйгедән тыш программа
«Россия — Ислам дөньясы»
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Память мангового дерева | Николас Савало Сиссе | |
| В мае 1944-го | Александр Далматов | |
| Там, за мачтой | Мохаммад Нуруззаман | |
| Потанцуйте с мамой | Дастан Мадалбеков | |
| Сеньор | Аймен Ходжа | |
| Махтумкули Фирогий | Музаффархон Эркинов | |
| Мудрость кита | Ондер Сенгул | |
| Все для Рааны | Иман Язди | |
| Индийский фильм | Ахмед Зайн Алхашми | |
| Гармония | Юда Курниаван |
"Балачакта кунакта"
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Наполеон | Елена Ермолина Евгений Тишкин |
|
| Юмористический альманах «Эко-Шкодники» | Тимур Нафигов | |
| Помоги по-братски пацанам! Нужда или вымогательство | Рамиль Тазиев Марат Юсупов |
|
| Мика | Алдан Баймаханов | |
| Мой дикий друг | Анна Курбатова | |
| Огниво против волшебной скважины | Анджей Петрас |
«Глазами памяти» (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына)
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Корочка хлеба | Валерия Карташова | |
| Вести незримый бой | Андрей Егоров | |
| Дерево судьбы | Сахысалых Байрамов | |
| Мемориальные комплексы Беларуси — 2 | Константин Андрюшечкин Александр Ленкин Юлия Пинцак Наталья Костюченко Ирина Тарасова |
|
| Война сквозь призму объектива | Марина Забелина | |
| ТАЙМЕТОВ. ВЕСТНИК ПОБЕДЫ | Эльдар Юлдашев | |
| Пять сыновей Марии | Павел Игнатов |
«Бөтен гаилә белән кинога»
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Жизнь прекрасна | Далер Рахматов | |
| Тимур и его команда | Андрей Семёнов | |
| Мой друг нерпа | Вячеслав Бутуханов | |
| Мика (Казахстан) | Алдан Баймаханов | |
| Огниво против волшебной скважины | Анджей Петрас |
«Этник кино: үсеш нокталары»
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Ягноб | Пайрав Шарифов | |
| Остров Нивхов | Иван Головнёв | |
| По следам первой печатной книги татар | Насур Юрушбаев | |
| Культурная перезагрузка | Наталья Кадырова | |
| Элизиум | Прадип Курба |
Африка киносы көне
| Русча атамасы | Режиссёр(лар) | Ил |
|---|---|---|
| Легенда о Лагосской королеве бродяг | Бисола Акинмуйива Элайджа Атинкпо Мэтью Серф |
|
| Путь Свободы | Афолаби Олалекан | |
| На последнем дыхании | Оби Эмелонье |
Номинацияләр
2025 елда фестиваль премияләре категорияләре түбәндәге номинацияләрдән гыйбарәт[17]:
- «Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы» Гран-при (фестивальдә катнашучы продюсерга яки режиссерга бирелә);
- Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссурасы өчен;
- Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы сценарие өчен;
- Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы оператор эше өчен;
- Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле өчен;
- Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы хатын-кыз роле өчен;
- Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы өчен;
- Иң яхшы документаль фильм өчен;
- Иң яхшы анимацион фильм өчен.
- Тамгалы исемлекнең элементы
Төп номинацияләрдән тыш, фестиваль кысаларында махсус бүләкләр тапшырыла:
- Татарстан Республикасы Рәисенең "Кино сәнгатендә гуманизм өчен"махсус призы;
- Казан шәһәре мэры призы;
- Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призы;
- Жюрины махсус искә алу;
- "Россия — Ислам дөньясы"стратегик караш төркеме призы;
- Тамашачылар симпатиясе призы бер төп һәм ике өстәмә диплом белән.
Милли бәйге:
- Иң яхшы милли фильм;
- Иң яхшы милли документаль фильм;
- Иң яхшы милли кыска метражлы фильм;
- Балалар өчен иң яхшы милли фильм.
Искәрмәләр
- ↑ «Алтын мөнбәр» кинофестивале башлана! (2024-09-04). 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Казанский международный кинофестиваль возвращает название «Алтын Минбар» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Открытие Казанского международного кинофестиваля «Алтын Минбар» (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Ребрендинг «по-мусульмански»: как главный кинофестиваль Казани поменял название (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Казанский международный кинофестиваль "Алтын минбар" (рус.). kazan-mfmk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Новости и события Казанского международного кинофестиваля "Алтын минбар" (рус.). kazan-mfmk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ ДУМ РФ. XXI Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар» пройдет 5-9 сентября (рус.). «Мусульмане России» — Dumrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ По традиции осень начинается с кинофестиваля «Алтын минбар» (рус.). history-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Кинофестиваль «Алтын минбар» в этом году пройдет в новом здании Камаловского театра (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Дни кино Африки, Турции и Казахстана: чем удивит фестиваль «Алтын Минбар» в 2025 году. 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Трибьют Ильгама Шакирова, «Алтай. ДНК» в «БИЗОNе» и «Алтын минбар»: 15 способов развлечься в Казани (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Дни кино Африки, Турции и Казахстана: чем удивит фестиваль «Алтын Минбар» в 2025 году. 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Внеконкурсная программа на XXI Казанском международном кинофестивале «Алтын минбар» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Новости и события Казанского международного кинофестиваля "Алтын минбар" (рус.). kazan-mfmk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Алмакаева, Алина. Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар» соберёт гостей из 29 стран (2025-08-28). 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Идёт приём заявок на Международный питчинг кинопроектов в рамках XXI Казанского международного кинофестиваля «Алтын минбар». 3 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Регламент Казанского международного кинофестиваля "Алтын минбар" (рус.). kazan-mfmk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.