Камал театрының яңа бинасы

Камал театрының яңа бинасы (рус. Новое здание Театра Камала) — Казанның тарихи үзәгендә, Кабан күле ярында урнашкан заманча күп функцияле мәдәни үзәк. Шәһәрнең әһәмиятле архитектура корылмаларының берсе һәм Татарстан Республикасының мөһим мәдәни үзәге булып тора. Бина рәсми рәвештә 2025 елның 20 гыйнварында ачыла[1]. Мәйданы — якынча 60 мең кв. м[2].

Тарих

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзү 2023 елда башлана. Иҗтимагый киңлекнең архитектура концепциясен булдыруга бәйге 2021 елда игълан ителә. Бәйгедә дөньяның 14 иленнән 537 вәкил катнаша. Тәкъдим ителгән проектларның авторлары — 26 коллектив команда һәм 13 бәйсез катнашучы. Бәйгенең җиңүчесе Wowhaus Мәскәү архитектура бюросы карамагындагы консорциум тарафыннан эшләнгән проект була. Җиңүче команда составына танылган япон ширкәте Kengo Kuma & Associates, Германиянең Werner Sobek AG инженерлык фирмасы һәм Казанның «ПТМ архитектора Бакулина Германа Алексеевича» оешмасы керә.

Камал театрының яңа бинасы 2025 елның 20 гыйнварында ачыла, ачылыш тантанасы «Туган тел» җыры белән башлана[3].

Бинаның инфраструктурасы

Мәйданы якынча 60 мең квадрат метр, бинада дүрт тамашачылар залы (һәрберсе 1300 гә кадәр кешене сыйдыра) һәм шул ук санда репетиция бүлмәләре урнашкан. Өченче катта актерлар һәм хезмәткәрләр өчен 30 грим бүлмәсе, ял бүлмәләре, аш залы, шулай ук җитәкчелекнең, сәнгать җитәкчесенең һәм сценографларның эш бүлмәләре бар.

Функциональлек һәм заллары

Театрның яңа бинасында дүрт зал[2]:

  • Төп зал — үзәк киңлек, биредә ике балкон һәм өч катлы фойе  [рус.]. Аның көймәләп эшләнгән гөмбәзле һәм ярымтүгәрәк формалы архитектурасы мәчетне хәтерләтә, зал агач пилоннар белән бизәлгән. 771 кеше сыйдырышлы.
  • Универсаль зал. Тамаша залында 100—300 гә кадәр утыру урыны бар һәм замана таләпләренә туры килә торган приборлар урнаштыралган. Залда тавыш яңгырау технологиясе, видеопроектлау системасы һәм интернет челтәренә турыдан-туры трансляцияләү мөмкинлеге белән җиһазландырылган. Әлеге киңлек театр тамашалары өчен генә түгел, кинофильмнар һәм телевизион шоу-программалар төшерү өчен дә каралган[1].
  • Камера залы. Камера залының панорама тәрәзәләреннән Кабан күле күренә. Зал интерьеры артист белән тамашачының үзара аралашуын тәэмин итеп, төрле чараларга җайлаштырыла. Зал лекцияләр, музыкаль чыгышлар һәм башкаручылар белән иҗади очрашулар өчен мәйданчык буларак кулланыла. Зал бер үк вакытта иң күбе 60 кешегә исәпләнгән. Бөтен аппаратура тамаша вакытында идеаль акустика һәм тавышны басу системасы белән җиһазландырылган.
  • Көнчыгыш зал. Көнчыгыш зал 241 кешегә исәпләнгән. Биредә тамашачылар борынгы театр традицияләре һәм соңгы техник яңалыкларның туры килүен тоя алалар. Зал сәхнәсе күтәрү-төшерү түгәрәге ярдәмендә трансформалаша. Спектакль вакытында шәһәр пейзажы шулай ук спектакльнең катнашучысы яки декорациясе булырга мөмкин, мондый мөмкинлекне Кабан күленә караган пыяла дивар бирә[4].

Архитектура үзенчәлекләре

Театрның архитектур  [рус.] кыяфәте сирәк очрый торган табигый күренешне — кышкы сезонда Кабан күле бозында барлыкка килә торган «боз чәчәкләре»н гәүдәләндерә. Бу символизм традицион татар бизәкләре, шул исәптән очлы уклар һәм мәһабәт манаралар мотивлары белән билгеләнгән театрның тарихи бинасы кыяфәтенә охшаган. Шул рәвешле корылманың тышкы күренеше Татарстан халкының үзенчәлеге, мәдәнияте һәм тарихи тамырлары белән бәйләнешен ассызыклый. Театрның салкын һәм кырыс экстерьеры эчке җылы пространство белән капма-каршы тора[5].

Рәссам Наилә Кумысникова белән берлектә эшләнгән татар орнаментлары ярдәмендә бинаның эчке өлеше бизәлә[6].

Иҗтимагый киңлекләр һәм парк

Бина паркка һәм Кабан күле яр буена чыга. Театр тирәсендәге, түбәдәге һәм террасалардагы яшелләндерелгән территорияләр мәдәни киңлекнең дәвамы буларак кулланылалар, бу мәйданчыкларда фестивальләр, концертлар һәм перформанслар уздырыла. Түбәдәге терраса, шулай ук аерым керү урыннары булган ресторан урнашкан.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Анастасия Тонконог. Новый Театр Камала официально открыт. Рассказываем 10 фактов о современном месте притяжения (рус.). Enter. entermedia.io (20 гыйнвар 2025). [Тикшерелгән 26 июнь 2025]
  2. 1 2 Диляра Гафурова. «Театр имени Галиасгара Камала станет источником изменений в Казани»: в новом здании стартуют первые показы спектаклей (рус.). Мэрия Казани. kzn.ru (27 февраль 2025).
  3. Чулпан Галиәхмәтова. Театрның яңа дәвере: Камал театрының яңа бинасы ачылды. «Сөембикә» журналы. syuyumbike.ru (20 Гыйнвар 2025).
  4. Театр Камала (рус.). wowhaus.ru.
  5. Бескомпромиссный проект: в Казани открывается новое здание театра Камала (рус.). rt.rbc (20 гыйнвар 2025).
  6. Камал театрының яңа бинасын 2024 ел азагына төзеп бетерергә планлаштыралар. Татар-информ. tatar-inform.tatar (1 апрель 2024). [Тикшерелгән 26 июнь 2025]

Төркемнәр