Айгөл Хәйруллина

Айгөл Хәйруллина (сәхнә исеме Айгөл Хәйри, тулы исеме Айгөл Әнвәр кызы Хәйруллина (Табаева), 1984 елның 29 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — татар актрисасы һәм җырчысы, Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актрисасы (элек чакырулы солист-вокалисты), «Моң» мәктәп-студиясе һәм продюсерлык үзәге җитәкчесе. Салих Сәйдәшев, Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгеләр җиңүчесе (2008). Борис Покровский исемендәге премия лауреаты (2009). Татарстанның атказанган артисты (2021).

Тәрҗемәи хәле

1984 елның 29 мартында Казанда галим Әнвәр Хәйри гаиләсендә туган. Музыка мәктәбен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсенең хор дирижерлыгы бүлеген (2003), «академик вокал» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2010), Казан консерваториясенең вокал кафедрасында аспирантура (2013) тәмамлый. Язмышын сәнгать белән бәйләргә уйлаган студентларны укыта. Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә эшли. Камал театрында җырлы рольләр башкара, вокал буенча педагог булып эшли.

Иҗаты

Балалар бакчасына йөргәндә беренче тапкыр сәхнәгә аяк басып, алты яшендә республикакүләм бәйге-фестивальләрдә катнаша. «Туган ил», «Сагыну», «Янбикә», «Гөлҗамал», «Зөлхиҗҗә», «Зөбәрҗәт», «Тәфтиләү» һ.б. халык җырларын башкара. «Күк капусы ачылганда» фильмында (режиссер Фәрид Дәүләтшин) уйный. Финляндия, Төркия, Франция (Канн), Чехия (Прага), Швеция, Алманиядә чыгыш ясый.

Репертуар

Татар халык җырларын һәм милли классик әсәрләрне, хәзерге заман татар композиторларының эстрада әсәрләрен башкара.

Кызыклы факт

Гаиләсе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2006 ― Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар бәйгесе (Казан) — диплом
  • 2008 ― Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар бәйгесе (Казан) — лауреат.
  • 2009 ― IV РФ һәм Франция яшьләр сәнгате фестивале (Канн, Франция) — стипендиат.
  • 2008 ― Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль (Казан) — 1нче дәрәҗә лауреаты.
  • 2010 ― «Сөембикә варислары» төрки-татар фестивале (Кырым) — лауреат.
  • 2010 ― ССРБ халык артисты Борис Покровский исемендәге премия (Мәскәү).
  • 2010 ― Татарстан хөкүмәте гранты.
  • 2021Татарстанның атказанган артистытеатр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[2]

Әдәбият

  1. Нәбирә Гыйматдинова. Тавыш – табигать бүләге. «Сәхнә», 2016 ел, № 6.