Радик Юлъякшин
Радик Юлъякшин (Elvin Grey, рус. Радик Юльякшин, 17 май 1989, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — Русиядә Elvin Grey буларак танылу алган җырчы. Милләте буенча башкорт.[1][2] Татар, башкорт һәм рус телләрендә җырлар башкаручы, Башкортстан (2017) һәм Татарстан Республикаларының (2022) атказанган артисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (2024)[3].
Тормыш һәм иҗат юлы
Радик Мөхәрләм улы Юлъяҡшин 1989 елның 17 маенда Башкорт АССРның башкаласы Уфада эшче гаиләсендә икенче бала булып туган (ике яшькә өлкәнрәк апасы бар). Уфаның Орджоникидзе районы Черниковка бистәсендә урнашкан 48нче башкорт лицеенда укыган[4]. Радик балачакта баянда, курайда уйнарга өйрәнә.
Мәскәү дәүләт педагогия университетын (ru) тәмамлаган. 2011 елдан алып Мәскәүдә яши. «Elvin Grey» псевдонимы белән чыгыш ясый .
Беренче танылу «Ашкына гомер» җырын Альбина Хәкимова белән дуэтта татарча башкарып алган. Сүзләрен Уфа шагыйре Мидхәт Әбделмәнов язган.
2024 елда «Туган як» җырына ремейк чыгара. 2025 елда әлеге җырның хокуклары мәсьәләсе буенча «Барс-Рекордс» компаниясе белән бәхәс туа[5]. 2025 елның декабрендә килешү төзелә: җырчы белән «Барс-Рекордс» хитка бергәләп ия булу турында килешә, ә Юльякшин компания җитәкчелегеннән гафу үтенә[6].
2026 елда җырчының иҗади эшчәнлегенең 20 еллыгына багышланган юбилей гастроль туры планлаштырыла[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2016 — Татарстан мәдәниятендә «Ел кешесе» (А. Сладковский белән бергә, «Бизнес Онлайн» үткәргән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча)[10]
- 2017 — Башкортстанның атказанган артисты[11]
- 2022 — Татарстанның атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[12][13].
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2024).
- 2024 — Каракалпак Республикасының атказанган артисты[14].
Искәрмәләр
- ↑ Ксения Соколова. Элвин Грей: «Я родился в Башкортостане, мой язык башкирский, мой дух башкирский» (рус.). «Бизнес Онлайн» (2 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2018.
- ↑ Элвин Грей: «Минем телем, рухым, йөрәгем — башкорт». Азатлык радиосы, 3.11.2018
- ↑ Элвин Грей получил звание народного артиста Башкирии
- ↑ Уфимскому певцу Радику Юльякшину сегодня исполнилось 26 лет — «PROUFU.ru» сайты, 2015, 17 май [рус.]
- ↑ Элвин Грей против «Барс-Рекордс»: суд решает, кто владеет правами на хит «Туган як». ТНВ (11 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Радик Юльякшин и «Барс-Рекордс» заключили мировое соглашение по песне «Туган як». Бизнес Online (17 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Элвин Грей. Юбилейный тур 2026. Афиша Города. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Роза. Apple Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Елама ярсыма. Apple Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Айрат Нигъмәтуллин һ. б.. …Титул «Человек года» в культуре Татарстана …поделили Элвин Грей и Александр Сладковский. «БИЗНЕС Online», 30.12.2016 [рус.]
- ↑ Дарья Петрова. Радик Юльякшин стал Заслуженным артистом Башкирии. ИА «Башинформ», 30.07.2017 [рус.]
- ↑ Дифиза Нуриева. В один день с Элвином Греем: актриса из Мензелинского театра Динара Акматова удостоена звания «Заслуженный артист Татарстана». «Минзәлә», 25.04.2022
- ↑ Элвин Грей — Татарстандың атҡаҙанған артисы. Башинформ МА, 26.04.2022 [башк.]
- ↑ Элвин Грей Каракалпак Республикасының атказанган артисты булган
Сылтамалар
- Elvin Grey. Җырчының шәхси сайты
- Радик Юльякшинның Вконтактедагы төркеме
- YouTube сайтында «Ашкына гомер»