Александр Сладковский
Александр Виталий улы Сладковский (рус. Александр Витальевич Сладковский; 20 октябрь 1965, Таганрог, Ростов өлкәсе) — дирижер, Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры (2010 елдан), ТРның халык (2020), РФның атказанган (2005) һәм халык (2016)[1] артисты.
Тәрҗемәи хәле
П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен алтын медальгә һәм Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясен (профессор В. А. Чернушенко классы) тәмамлый[2]. С. С. Прокофьев исемендәге III Халыкара бәйгесе лауреаты.
Дирижер буларак Санкт-Петербург консерваториясенең опера студиясендә Моцартның «Барысы да шулай эшли» («Так поступают все») операсы белән беренче тапкыр чыгыш ясый. Александр Сладковский Санкт-Петербург консерваториясе Дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры була. 2005 елда ул Марис Янсонс тарафыннан Ж. Бизенең «Кармен» операсын кую өчен ассистент сыйфатында чакырыла, ә 2006 елда — Мстислав Ростропович тарафыннан «Билгесез Мусоргский» («Неизвестный Мусоргский») программасын сәхнәләштерүдә катнашу өчен (икесе дә Санкт-Петербург консерваториясендә сәхнәләштерелә).
Александр Сладковский Санкт-Петербург Капелласының баш дирижеры (2004—2006) һәм «Яңа Россия» («Новая Россия») Дәүләт симфоник оркестрының дирижеры (2006—2010) була[3].
2010 елдан Сладковский Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестрының (ТР ДАСО) сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры булып тора[4].
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры — Medici.tv һәм Mezzo телеканалларында яздырылган беренче Россия региональ коллективы. 2014 елда ТР ДАСО һәм Александр Сладковский Япониядә La Folle Journée фестивалендә катнаша. 2016 елда оркестр үз тарихында беренче тапкыр Европа туры кысаларында Брукнерхауста (Линц) һәм Мюзикферайнның Алтын залында (Вена) концертлар бирә. 2018 елның декабрендә ТР ДАСОның Кытайда беренче гастрольләре уза, ә 2019 елда Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестр Франциядә һәм Япониядә La Folle Journée фестивалендә һәм Ла-Рок-д’Антерон Халыкара фортепиано музыкасы фестивалендә катнаша. Шулай ук ТР ДАСО һәм Александр Сладковский Төркия (2015), Словакия (2016), Швейцария (2016, 2017), Германия (2016), Испания (2017, 2020), Дөбәй (2022), Оманда (2022) гастрольләрдә була[5].
2012 елда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО Татарстан композиторларының музыка антологиясен һәм «Просветление» альбомын (дискка П. И. Чайковскийның «Манфред» симфониясе һәм С. В. Рахманиновның «Үлеләр утравы» («Остров мертвых») симфоник поэмасы керә) SONY MUSIC һәм RCA RED SEAL лейблларында яздыра. 2016 елда «Мелодия» тавыш яздыру компаниясе белән берлектә берничә глобаль музыкаль проект тормышка ашырыла: Г. Малерның өч симфониясен (№ 1, 5, 9), шулай ук Д. Шостаковичның барлык симфонияләрен һәм инструменталь концертларын яздыру. 2020 елның маенда, бөек композиторның 180 еллыгына багышлап, Sony Classical лейблында П. И. Чайковскийның барлык симфонияләрен һәм инструменталь концертларын үз эченә алган «Чайковский-2020» бокс-сетының цифрлы релизы чыга. 2020 елның августында ТР ДАСО Александр Сладковский җитәкчелегендә Sony Classical лейблында С. Рахманиновның симфоник әсәрләрен яздыра. «Сергей Рахманинов. Симфонияләр коллекциясе» («Сергей Рахманинов. Симфоническая коллекция») бокс-сетын тәкъдим итү концертлары 2021 елның мартында Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда уза. 2021 елның июлендә Л. ван Бетховенның барлык симфонияләрен һәм И. Стравинскийның балет музыкасын яздыру башкарыла.
Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО — Мәскәү дәүләт академик филармониясендә үзенең еллык абонементы булган беренче региональ оркестр[6].
Александр Сладковский һәм ТР ДАСО тарафыннан халыкара музыкаль фестивальләр оештырыла — «Рахлин сезоннары» («Рахлинские сезоны»), «Ак сирень» («Белая сирень»), «Казан көзе» («Казанская осень»), Concordia, Орган фестивале, шулай ук «Денис Мацуев дусларында» («Денис Мацуев у друзей»), «Иҗади ачыш» («Творческое открытие»), «Мирас» фестивальләре.
Александр Сладковский музыка мәктәпләренең сәләтле укучылары һәм консерватория студентлары өчен «Республика байлыгы» («Достояние республики») проектын, Казан укучылары өчен «Оркестр белән музыка дәресләре» («Уроки музыки с оркестром») һәм «Оркестрның тылсымлы кыллары» («Волшебные струны оркестра») белем бирү проектларын, инвалидлар һәм каты авыру балалар өчен «Музыка белән дәвалау» («Исцеление музыкой») хәйрия проектларын гамәлгә кертә. 2012 елда Александр Сладковский һәм Казан шәһәре Мәдәният идарәсе инициативасы белән Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры төзелә, аның составына Казан балалар музыка мәктәпләренең 9 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге укучылары керә. Яшәү дәверендә оркестр Татарстан Республикасы һәм Россия шәһәрләрендә, шулай ук чит илләрдә 150 дән артык концерт бирә.
2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры «ТР ДАСО солистлары чакыра» («Солисты ГАСО РТ приглашают») дип аталган яңа музыкаль проект башлый[7].
2019 елда Александр Сладковский бөек рус композиторы иҗатына аерым игътибар биргәне һәм аңа багышланган «Ак сирень» Халыкара фестивален оештырганы өчен «Рахманинов хакына махсус проект» («Специальный проект во имя Рахманинова») номинациясендә Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара премиягә лаек була.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры чакыруы буенча Александр Сладковский 2021 елдан Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера-симфоник дирижерлык итү кафедрасы профессоры була.
2022 елда Александр Сладковский «Дирижер» номинациясендә беренче булып Зур оркестр «440 герц» премиясенә лаек була.
2025 елның 20 октябрендә Александр Сладковскийның 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итү уза, аның төп вакыйгасы булып Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендәге «Сафтагы 50 ел» («50 лет в строю») оммаж-концерты тора[8][9].
2026 елда ТР ДАСОның 60 еллыгына багышланган чаралар уза, шул исәптән П. И. Чайковский исемендәге Концертлар залындагы чыгышлар һәм Казанда коллективның юбилеен бәйрәм итү[10].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының халык артисты;
- «Ел хәйриячесе — 2011» («Благотворитель года — 2011») конкурсы җиңүчесе;
- «Музыкальное обозрение» газетасы версиясе буенча Россиядә Ел дирижеры (2011 ел);
- «Чия урманы» («Черешневый лес») ачык сәнгать фестивале кысаларында Олег Янковский исемендәге «Иҗади ачыш» («Творческое открытие») премиясе лауреаты (2012)[11];
- «Ел хәйриячесе — 2013» («Благотворитель года — 2013») конкурсы җиңүчесе;
- «Дуслык» ордены (2015 елның 16 октябре, Татарстан, Россия) — музыка сәнгате үсешенә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[12][13];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2025 елның 18 октябре)[14][8];
- Россия Федерациясенең халык артисты (2016 елның 31 марты) — театр, кинематография һәм музыка сәнгате өлкәсендәге зур казанышлары өчен[15];
- «Рахманинов хакына махсус проект» номинациясендә Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара премия (2019);
- «Дирижер» номинациясендә Зур оркестр «440 герц» премиясе (2022);
- «ТИСБИ» Идарә итү университетының ЮНЕСКО халыкара кафедрасының мактаулы докторы (Казан, Россия);
- ТРда Беренче балалар хосписын төзүдә актив катнашканы өчен ТР Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 31.03.2016 № 142 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТЕАТР ОПЕРЫ И БАЛЕТА САНКТ-ПЕТЕРБУРГСКОЙ КОНСЕРВАТОРИИ ИМ. Н. А. РИМСКОГО-КОРСАКОВА. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2010. Архивировано 7 июль 2011 года.
- ↑ Александр Сладковский (рус.). www.mariinsky.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
- ↑ Александр Сладковский (рус.). tatarstan-symphony.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
- ↑ Александр Сладковский. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
- ↑ Концерт Государственного академического симфонического оркестра Республики Татарстан - Культура Калужской области (рус.). culture40.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
- ↑ От джазовых стандартов до японских ритмов: ГАСО РТ запустил новый проект. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ 1 2 Маэстро Сладковскому — 60! Звездный дирижер принимает звездных гостей в Казани. Вечерняя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Сыграю жизнь героя. Российская газета (19 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Госоркестр Республики Татарстан исполнил сочинения Бриттена и Шостаковича. Российская газета (2 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ «Черешневый лес» завершился вручением премии Янковского.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 16 октября 2015 года № УП-991 "О награждении орденом «Дуслык»
- ↑ Президент Татарстана наградил Александра Сладковского орденом «Дуслык». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2017. Архивировано 7 февраль 2017 года.
- ↑ Дирижера Александра Сладковского отметили высшей госнаградой Татарстана. ТРТ-ТВ (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 31 марта 2016 года № 142 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2016. Архивировано 25 август 2018 года.