Нур Даутов

Нур Даутов (Нур Әсгать улы Даутов, баш. Нур Әсғәт улы Даутов) – композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Г. Сәләм (1990) һәм С. Юлаев (2014) исемендәге премияләр лауреаты. БР композиторлар берлеге әгъзасы (1992).

Тәрҗемәи хәле

1956 елның 5 гыйнваренда БАССР Бәләбәй районы Пахарь авылында туган. Уфада музыка интернат-мәктәбен, «композиторлык» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын (З. Исмәгыйлов классы) тәмамлаган (1986).

Хезмәт юлы

Иҗаты

Нур Даутов музыкасы җете төсләргә бай, гади, төзек, халык көйләре элементларын заманча музыкага оста бәйләгән булуы белән аерылып тора. Иҗатында вокал музыкасы төп урынны алып тора. 300 дән артык җыр, романс (Сафуан Әлибай, Шамил Анак, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Газим Шәфыйков, Рәми Гарипов һ.б. сүзләренә) авторы.

«Дуслык моңы» (Нефтекама), «Ирәндек моңнары» (Сибай), «Курай бәйрәме» (Октябрьск) бәйге-фестивальләрендә даими жюри әгъзасы. БР милли симфоник оркестры, БР академия хор капелласы, БР дәүләт филармониясе, Гафури театры, БР дәүләт курчак театры, бигрәк тә БР милли уен кораллары оркестры белән тыгыз хезмәттәшлек итә.[2]

Әсәрләре

Уен кораллары өчен музыка

  • 1993 1- симфония
  • 1994 2- симфония
  • 2004 3- симфония
  • 1984 «Урал», симфоник поэма
  • 1985 «Бәйрәм увертюрасы»
  • 1982, 1983, 1987 Фортепиано өчен симфонияләр
  • 1982, 1987 Кыллы квартетлар
  • 1989, 1990 «Балалар дәфтәре», фортепиано пьесалары
  • «Яз маршы», «Кызлар биюе», «Серенада» — ансамбль һәм халык уен кораллары оркестры өчен пьесалар.

Вокал музыкасы

Спектакльләргә язган музыкалары

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр