Рүзил Гатин

Рүзил Исхак улы Гатин (Рүзил Гатин, рус. Рузиль Исхакович Гатин, 15 октябрь 1987, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — Россия опера җырчысы (тенор), Татарстан Республикасының атказанган (2015) һәм халык артисты (2025)[1], халыкара бәйгеләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туа. Россия театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлый. 2012 елда Казан дәүләт консерваториясен вокал белгечлеге буенча бетерә[2].

6 яшеннән җырларга өйрәнә башлый. Яр Чаллыда «Мизгел» ансамблендә чыгыш ясый. 2000-еллар башында «ХХI гасыр яшь солистлары» (Болгария), «Йолдызларга юл» (Санкт-Петербург), «Иртәнге йолдыз» (Мәскәү) һ.б. халыкара конкурсларда катнаша[3].

2013 елда Казанда «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында Зөлфия Рәүпованың «Ак бүре» операсында Тегин партиясен башкара (проектның музыкаль җитәкчесе — Александр Сладковский).

2015 елның гыйнварында Тинчурин театры сәхнәсендә Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсында (режиссеры — Георгий Ковтун) Турыбатыр ролендә чыгыш ясый[4]. Шул ук елда Гатин Братиславадагы Словакия милли операсына солист буларак чакырыла, анда яшьләр проекты кысаларында Дж. Паизиеллоның «Теодор патша Венециядә» операсында Сандрино партиясен башкара[5][6].

2016 елда AsLiCo (Италия) яшь опера җырчылары конкурсында җиңү яулый, Пуччининың «Турандот» операсында Панг партиясен Италиянең 23 шәһәрендә башкара (Комо, Реджо-Эмилья, Болонья, Парма, Бергамо, Милан, Рим, Неаполь һ.б.)[5]. 2017 елда Пезаро шәһәрендәге җәйге Россини академиясендә стажировка үтә, «Реймска сәяхәт» операсында Либеснкоф партиясен башкара[7].

2018 елда Миландагы «Ла Скала» театрында Хуан Диего Флоресның дублёры булып Россининың «Севилья чәчтарашы» операсында Альмавива ролендә дебют ясый. "Ла Скала"да Глюкның "Орфей һәм Эвридика"сында Орфей, Россининың «Золушка» операсында Дон Рамиро, Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсында Тибальд партияләрен башкара[8].

Шул ук елда Мәскәүнең Зур театры белән эшли башлый, «Реймска сәяхәт» операсында дебют чыгыш ясый[2].

2024 елда беренче тапкыр М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясый. Анда Гатин Россининың «Севилья чәчтарашы» операсында Альмавива партиясен башкара[9].

Башкарган партияләре

  • Труффальдино — Сергей Прокофьев, «Өч әфлисунга мәхәббәт»;
  • Ленский — Пётр Чайковский, «Евгений Онегин»;
  • Базилио — Вольфганг Амадей Моцарт, «Фигароның өйләнүе»;
  • Феррандо — Вольфганг Амадей Моцарт, «Cosi fan tutte»;
  • Дон Оттавио — Вольфганг Амадей Моцарт, «Дон Жуан»;
  • Тибальд — Шарль Гуно, «Ромео һәм Джульетта»;
  • Альмавива — Джоаккино Россини, «Севилья чәчтарашы»;
  • Дон Рамиро — Джоаккино Россини, «Эшендән чиккән кәләш»;
  • Дон Нарчизо — Джоаккино Россини, «Италиядә төрек»;
  • Либеснкоф — Джоаккино Россини, «Реймска сәяхәт»;
  • Замоppe — Джоаккино Россини, «Риччардо һәм Зораида»;
  • Осирид — Джоаккино Россини, «Моисей Мысырда»;
  • Линдоро — Джоаккино Россини, «Алжирдә итальянка»;
  • Норфолк — Джоаккино Россини, «Англиядә королева Елизавета»;
  • Эльвино — Винченцо Беллини, «Сомнамбула»;
  • Артур Тальбот — Винченцо Беллини, «Пуританнар»;
  • Эрнесто — Гаэтано Доницетти, «Дон Паскуале»;
  • Перси — Гаэтано Доницетти, «Анна Болейн»;
  • Панг — Джакомо Пуччини, «Турандот»;
  • Фадинар — Нино Рота, «Флоренциядәге салам эшләпә».

Режиссёр эше

2014 елда Бернард Шоу пьесасы буенча «Минем чибәр ханым» музыкаль комедиясен (Ф. Лоу музыкасы) куя[10].

Бүләкләре

  • "Беренче канал"ның «Иртәнге йолдыз» конкурсы — 2 урын («Мизгел» ансамбле белән, 2001);
  • «ХХI гасыр балалары без» халыкара балалар фестивале (Албена, Болгария) — призлы урын («Мизгел» ансамбле белән, 2002);
  • «Йолдызларга юл» фестивале (Санкт-Петербург);
  • «Созвездие-Йолдызлык» фестивале (2003) — Гран при;
  • «Созвездие-Йолдызлык» фестивале (2004) — 1 урын;
  • Б. Брунов исемендәге яшьләр фестивале-бәйгесе (Мәскәү, 2008) — Гран-при;
  • Н. Михалковның «Яңа исемнәр» халыкара фонды стипендиаты;
  • Vissi d’arte халыкара конкурсы (Прага, Чехия, 2015);
  • Татарстан Республикасының атказанган артисты (2015);
  • AsLiCo яшь опера җырчылары конкурсы (Комо, Италия, 2016) — җиңүче.

Гаиләсе

Беренче хатыны — М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты Гөлнара Гатина. Артистлар бергә Казан консерваториясендә укыйлар[9].

Икенче хатыны — Зур театр солисткасы Анна Аглатова.

2021 елда улы Давид туа[8].

Искәрмәләр

  1. ↑ О присвоении почетного звания«Народный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
  2. ↑ 1 2 Рузиль Гатин. Большой театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  3. ↑ Гатин Рузиль. Йолдызлык. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  4. ↑ Радиф Кашапов. К 1100-летию принятия ислама Волжской Булгарией возрождают оперу «Кара пулат». Реальное время (18 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  5. ↑ 1 2 «На сцене Ла Скала стояли Паваротти и Шаляпин, тут поет Нетребко – огромное ощущение». БИЗНЕС Online (8 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  6. ↑ Рузиль Гатин дебютирует на сцене ТАГТОиБ им.М.Джалиля. Татарский академический государственный театр оперы и балета им.М.Джалиля (20 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  7. ↑ Заслуженный артист Татарстана Рузиль Гатин дебютирует на сцене театра «Ла Скала» в Милане. Магариф. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  8. ↑ 1 2 Анна Тарлецкая. Рузиль Гатин: от Казанской консерватории до Ла Скала. Реальное время (3 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  9. ↑ 1 2 Известный татарский оперный певец дебютирует в театре им. Джалиля. БИЗНЕС Online (21 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  10. ↑ Радиф Кашапов. «Моя прекрасная леди»: Рузиль и его команда. Собака.ru (20 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.