Уфа районы
|
|||||
Ил | |||||
---|---|---|---|---|---|
54°44′00″ с. ш. 55°58′00″ в. д.GЯO | |||||
Статус | муниципаль район | ||||
Төбәк | Башкортстан | ||||
Административ үзәк | Уфа | ||||
Нигезләү датасы | 1930 ел | ||||
Башлык | Давыдов Михаил | ||||
Халык саны (2010) | 61 503 | ||||
Мәйдан |
|
||||
Сәгать поясы | +6 | ||||
http://www.ufimadm.ru/ | |||||
Уфа районы (баш. Өфө районы, рус. Уфимский район) — Башкортстанның муниципаль районы. Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Чишмә, Кушнаренко районнары белән чиктәш. Район биләмәләрендә 19 авыл советы урнашкан, торак пунктлар саны — 89. Уфа шәһәре үзе районга керми, шуңа карамастан район җитәкчеләре Уфаның үзәгендә, Цюрупа ур, 6нчы йортта утыра.
Биредә рәсми рәвештә 67 мең кеше теркәлгән. Районның үзенчәлеге шунда, яз-җәй айларында бакча сезоны башлангач, монда яшәүчеләр саны тагын кимендә 100 мең кешегә арта[2]. Күпчелек халкы – руслар, татарлар.
Географик сыйфатлама
Авыл хуҗалыгы җирләре – 67%, урманнар мәйданның 19%ын биләп тора.
Уфа районың электрификацияләнгән Себер тимер юл магистрале кисеп чыга. Аның өстендә эре торак урыннары урнашкан: Йоматау станциясе, Йоматау авылы, Авдон, Кириллово, Жуково.
Район аша Самар-Уфа-Чиләбе, Уфа-Ырынбур, Уфа-Яңавыл, Уфа-Казан автомобиль юллары уза. Биредә Башкортстан нефть промыселларының үткәргеч торбалары төенләнә.
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1931 елда районга 49 авыл советы белән 106 825 кешекергән. Сызымлаудан соң Черниковка бистәсе бүленеп чыга, авылларның бер өлеше Нуриман, Топорнино, Чишмә районнарына тапшырыла. 1935 елда район җирендә яңа Иглин районы оештырыла, аңа 23 авыл советы “китә”. 75 ел эчендә Уфа советына илледән артык авыл тапшырылган, “перспективасыз”га чыгарылган 60тан артык авыл яшәүдән туктаган.[3]
Халык
Хәзер районда 58 мең халык, 88 авыл бар. Иң зур торак урыннары: Дмитриевка.
1989 елда татарлар күпчелекне иткәннәр: Кармасан, Мөдәрис, Черновский, Лесной, Начапкино, Чернолесовский, Сперанский, Вольно-Сухарево, Федоровка, Йоматау.
1989 елда Юлыш белән Нөрледә халык башкорт итеп яздырылса, 2002 елда кире татарлыкка кайтканнар. Бердәнбер башкорт дип аталырдай авыл – Яңа Карашиде.
Милли состав
Ел | руслар | татарлар | башкортлар |
---|---|---|---|
1939[4] | 52 469 / 81,3% | 5 035 / 7.8% | 1 055 / 1.6% |
1970 | 9 704 / 19.7% | 1 452 / 3.3% | |
1989 | 14 981 / 28.4% | 4 381 / 8.3% | |
2002 | 26 293 / 46,66% | 17 926 / 31,81% | 7 711 / 13,68% |
2010[5] | 30 085/ 45,2% | 22 568/33,9% | 9 318 / 14,0% |
2002 елны болардан тыш исәпкә алынганнар: чуашлар 1 357, украиннар — 916, мукшылар 594, чирмешләр 351. 2010 елда украиннар — 830, чуашлар — 1 341, мукшылар — 520.
Демография
1939[6] | 1959[6] | 1970[6] | 1979[6] | 1989[6] | 2002[6] | 2008[7] |
---|---|---|---|---|---|---|
64 574 | ↘50 225 | ↗52 815 | ↗55 029 | ↘52 712 | ↗56 351 | ↗59 962 |
2009[8] | 2010 | 2012[9] | 2013[10] | 2014[11] | 2015[12] | 2016[13] |
↗60 622 | ↗67 067 | ↗69 096 | ↗71 565 | ↗75 816 | ↗79 785 | ↗85 147 |
2017[14] | 1 гый 2019[15] | 2021[16] | ||||
↗87 798 | ↗95 353 | ↗111 237 |
Танылган кешеләр
- Шамил Колбарисов (Нөрле) – композитор, 1968-74 елларда Башкорт филармониясенең сәнгать җитәкчесе
- Вәлиулла Якуп (Дмитриевка) — татар дин әһеле
- Мәсгут Галиуллин (1907, Нөрле—1944), шагыйрь, журналист.
Мәгариф өлкәсе
Урта белем
2008-09 уку елында Уфа районында 37 мәктәп эшләгән: 24 тулы урта, 3 төп, 10 башлангыч мәктәп эшләгәннәр. Укучылар саны – 6 207. Милләтләре буенча беренче урында руслар – 2864 (46,1%), икенче урында татарлар – 2059 (33,2%), өченче урында башкортлар – 755 (12,2%), чуаш балалары 161 исәпләнә (2,6%). Район мәктәпләрендә дүрт тел өйрәнелә.
9 мәктәптә 2059 татар баласының 553 татар телен өйрәнә, бу – татар балаларының 26,8 %. Районда татар теле Красный Яр, Миловка һәм Болгак лицеендә татар теле дәрес керә.
Катнаш (татар-чуаш) Камышлы авылы мәктәбендә 45 бала чуаш телен өйрәнә. Бу – райондагы 27,9% чуаш баласы туган телен өйрәнә дигәнне аңлата.
2008/2009 уку елында укучылар саны. Барлык балалар саны – 6207[17]
Туган телләр | Укучылар —милләт вәкилләре | Туган телләрен өйрәнәләр | Өйрәнү, %ларда | |
---|---|---|---|---|
1 | рус теле | 2864 | 1746 | 60,9% |
2 | башкорт теле | 755 | 751 | 99,4% |
3 | татар теле | 2059 | 553 | 26,8 % |
4 | чуаш теле | 161 | 45 | 27,9 % |
5 | барлыгы | 5839 | 3095 | 53 % |
Һөнәри белем
Искәрмәләр
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ Ул да Уфа исемен йөртә, югыйсә(үле сылтама)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2007-12-13, retrieved 2011-09-01
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2125
- ↑ Башкортстан Республикасыныњ муниципаль берємлеклєре буенча аерым миллєтлєр(үле сылтама)
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Район мәгарифен үстерү программасы
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Рәсми сайт (рус.)