Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе (баш. Х. Әхмәтов исемендәге Башҡорт дәүләт филармонияһы; рус. Башкирская государственная филармония им. Х. Ахметова) — Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә урнашкан филармония. Композитор Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов исемен йөртә.

Филармония тарихы

Филармония Башкорт АССРы Халык Комиссарлары Советының 1939 елның 20 гыйнварындагы карары нигезендә ачыла. Филармония БАССР халкының сәхнә, музыка, хореография сәнгатенә ихтыяҗын канәгатьләндерү максаты белә төзелә. Филармониянең эшчәлеге рус һәм Европа музыка һәм әдәби классикасын сәхнәләштерү, Башкортстан халыклары музыкасын, халык сәнгатен үстерүгә юнәлтелә[1].

Башкорт дәүләт филармониясенең 1930—1940 нчы елларда аякка басуы Диана Нурмөхәмәтова, Хәбир Галимов, Бану Вәлиева, Габдрахман Хәбибуллин исемнәре белән тыгыз бәйләнгән. Филармрниядә Фәридә Кудашева, Мәгъфирә Галиева, Бәхти Гайсин, Илфак Смаков, Сөләйман Абдуллин, Рамазан Янбәков кебек эстрада йолдызлары чыгыш ясый. Шулай ук төрле ансамбльләр иҗаты үсеш ала — Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле (сәнгать җитәкчесе — Фәйзи Гаскәров), музыкаль-әдәби лекторий, хор һәм курайчылар ансамбле, ике оркестр, оперетта һәм эстрада-цирк бригадасы барлыкка килә[2].

1948 елда Концерт залы (хәзерге Кече зал) ачыла, анда 1986 елда «Sauer» немец фирмасының органы куела[2].

1970 елда филармониядә яңа иҗади коллектив — Дәүләт хор капелласы (сәнгать җитәкчесе — Таһир Сәйфуллин) —эшли башлый. Соңыннан бу капелла «академик» дип атала башлый. Филармониядә Святослав Рихтер, Даниил Шафран, Андрей Корсаков, Бородин исемендәге квартет, Олег Янченко, Наум Латинский, Татьяна Гринденко кебек танылган башкаручылар чыгыш ясый[1].

1984 елда Башкорт дәүләт филармониясенең Зур залы ачыла[2].

1985—1987 елларда Башкорт филармониясендә РФ атказанган артисты Илсөяр Галиева эшли.

1980 нче елларда саксофонист Марат Юлдыбаев җитәкчелегендәге «Дуслар» («Дустар») коллективы чыгыш ясый, филармониядә джаз чоры була. Алга таба Уфа джазы Олег Киреев тырышлыгы белән үсә. 1998 елда филармониядә Георгий Маркоров (аннан соң Олег Касыймов) җитәкчелегендә Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры эшли башлый[2].

1995 елда Сибайда, 1998 елда Нефтекама шәһәрендә Башкорт филармониясе филиаллары ачыла[3].

Заманча халәте

Филармония сәхнәсендә җырчылар Флүрә Килдиярова, Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Вахит Хызыров, Фәдис Ганиев, Римма Амангильдина, Лилия Ишемьярова, Вәкил Җәләлетдинов (аккомпаниатор Рөстәм Кудашев белән), курайчы Азат Аеткулов, органчы Владислав Мортазин, нәфис сүз остасы Лилия Фатыйхова концертлар бирә. Башкорт музыка мәдәнияте «Ядкәр», «Каравансарай», «Далан», «Ихлас» эстрада төркемнәре тарафыннан пропагандалана. Поэмалар белән Әнисә Яхина чыгыш ясый[1].

Зур зал сәхнәсендә төрле музыкаль вакыйгалар — Халыкара камера һәм симфоник музыка фестивале, «Алсу пантера» («Розовая пантера») Халыкара джаз фестивале үткәрелә. Россия Милли филармония оркестры, «Мәскәү виртуозлары» («Виртуозы Москвы») Дәүләт камера оркестры, «Яңа Россия» («Новая Россия») Дәүләт симфоник оркестры, «Мәскәү солистлары» («Солисты Москвы») камера оркестры, солистлар Дмитрий Хворостовский, Денис Мацуев, Граф Муржа даими чыгыш ясыйлар[1].

Филармония бинасы

Башкорт дәүләт филармониясе бинасы архитектура комплексы булып тора һәм Уфаның архитектура истәлекле урыннарына керә. Бинада ике концерт залы бар: 300 урынлык Кече (Органлы) зал (архитекторы Александр Фаворский) һәм 633 урынлык Зур зал.

Башта Гоголь урамы, 58 (элеккеге Ханыковская, 54) адресы буенча филармония бинасы урынында XIX гасыр ахырында салынган агач синагога урнашкан була[4]. XX гасырның 1915 елына таш синагога төзелә (архитекторы Буждан). Аның архитектурасында неоклассицизм, модерн һәм неорус стиле элементлары берләшкән. Синагога 1930 елда ябыла, бина НКВДга тапшырыла, үзгәртеп корыла һәм киңәйтелә. Анда Уфа НКВДсы җитәкчеләренең берсе М. С. Погребинский исемендәге клуб урнаштырыла[5].

1939 елда үзгәртеп корылган бинада Рус драма театры уранаша. Сугыштан соң Кече зал төзелә. Театр Ленин мәйданындагы яңа бинага күчкәч, монда Башкорт дәүләт филармониясе урнаша.

Филармония коллективлары

Академик һәм инструменталь коллективлар

  • Башкортстан Республикасы Милли халык инструментлары оркестры (БР МХИО) — 2001 елның мартында төзелгән. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры — Ринат Мөхәммәтҗанов;
  • Таһир Сәйфуллин исемендәге Башкортстан Республикасы Дәүләт академия хор капелласы — 1970 елда төзелгән. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры — Алсу Хәсбиуллина;
  • Эстрада-джаз оркестры (ЭДО) — 1998 елда төзелгән. Сәнгать җитәкчесе — Олег Касыймов;
  • Камера оркестры — сәнгать җитәкчесе — Олег Касыймов, дирижеры — Камил Абдуллин;
  • «Philarmonica» кыллы квартеты — сәнгать җитәкчесе — Марат Садриев;
  • Тынлы оркестр — баш дирижеры — ФиргатьСафуанов;
  • Башкортстан Республикасы Дәүләт курайчылар ансамбле — 2024 елның апрелендә төзелгән. Сәнгать җитәкчесе — Азат Аеткулов;
  • Музыкаль-әдәби лекторий — сәнгать җитәкчесе — Индира Әсәдуллина[6].

Эстрада коллективлары

  • «Далан» фольклор-эстрада төркеме — җитәкчесе — Артур Туктагулов;
  • «Легенды эстрады» ретро-төркеме — җитәкчесе — Нәзифә Кадыйрова;
  • Искәндәр Газизовның эстрада төркеме;
  • Рөстәм Шаһбаловның эстрада төркеме;
  • Тимур Рамазанов һәм Лилия Ишемьярованың эстрада төркеме;
  • Фәдис Ганиевның эстрада төркеме[7].

Җитәкчелек

Директор — Сәетов Алмаз Расих улы  [рус.][8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Башкирская государственная филармония им. Х. Ахметова. kulturarb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 О филармонии. bashgf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
  3. Башкирская филармония. bashenc.online (11 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
  4. Синагога уфимская — Уфа от А до Я. posredi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026. Архивировано 24 февраль 2016 года.
  5. Оксана ИВАНОВА. Здание филармонии было центром штетла. Вечерняя Уфа (17 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
  6. Коллективы. bashgf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
  7. Эстрадные коллективы Башкирской государственной филармонии имени Хусаина Ахметова. bashgf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
  8. Контакты. bashgf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.