Тәрҗемәи хәле

Вахит Хызыров 1965 елның 16 ноябрендә Әбҗәлил районының Таштимер авылында туа. Гаиләдәге алты баланың өчесе һөнәри (профессиональ) җырчы була.

Ул 1988 елда Уфа сәнгать училищесын (Д. А. Мусин классы), 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (М. Г. Мортазина классы), 2006 елда Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый.

1988 елдан УАПОның «Авангард» мәдәният сарае вокаль ансамбле җитәкчесе була. 1991 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры хоры артисты, 1994 елдан Башкорт филармониясендә солист-вокалист (2003—2004 елларда — сәнгать җитәкчесе) булып эшли. Шул ук вакытта 1991 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Уфа сәнгать училищесында[2], 1998 елда Уфа сәнгать институтында укыта.

Вахит Галибай улы — Мәскәүдә узган Башкортстан Республикасы көннәре (1997), Санкт-Петербургтагы Башкортстан Республикасы мәдәнияте көннәре (2001), шулай ук Идел буе һәм Урал композиторлары музыкасы фестивале (Мәскәү, 1987; Саранск, 1988; Уфа, 1989) катнашучысы. Россия һәм чит илләр (Австрия, Германия, Кытай, Нидерланд, Швейцария һәм башкалар) буенча гастрольләрдә йөри. "Тенор концерты"н (Уфа, 1999, 2000, 2002, 2010) үткәрү инициаторы һәм аны оештыручы була.

2014 елда «Идел» IV Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-бәйгесенең жюри составына керә[3]. Шулай ук әдәби эшчәнлек белән дә шөгыльләнә: 2020 елда «Русская душа» II Халыкара әдәби бәйгесе җиңүчесе була[4], 2021 елда «Кладовые моей памяти» китабы өчен «Имперская культура» Милли премиясенә лаек дип табыла[5]. 2025 елда Башкорт дәүләт филармониясендә артистның 60 еллыгы хөрмәтенә зур юбилей концерты уза[6].

Иҗаты

Артист репертуарында чит ил (И. С. Бах, А. Дворжак, Д.Каччини һ. б.), рус (А. Е. Варламов, М. И. Глинка, М. П. Мусоргский һ. б.), башкорт (Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, А. М. Кобагошов, Р. М. Хәсәнов һ. б.), татар (С. З. Сәйдәшев, Р. М. Яхин) композиторлары әсәрләре; борынгы романслар, халык җырлары[7].

Хызыров Вахит Н. Ә. Давытовның әсәрләрен башкаручы беренче җырчы: Р. К. Бикбаев шигыренә «Башкортстан монда башлана» вокаль-симфоник циклыннан (2000), С. Әлибай, Ш. Биккол, Н. Нәҗми, Р. Ф. Мифтахов шигырьләре циклында тенор партиясе.

Шәхси тормышы

Улы — Тимур, режиссёр һәм видеограф.

Искәрмәләр

  1. Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Поздравляем победителей, лауреатов и дипломантов Всероссийского арт-проекта «Молодые таланты»! Уфимское училище искусств (колледж). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  3. Лучшие молодые исполнители башкирской и татарской песни на международном фестивале «Идель» в Уфе. Белорецкий рабочий. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  4. Народный артист Башкортостана Вахит Хызыров стал победителем II Международного литературного конкурса «Русская душа». Ватандаш (17 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  5. Вахит Хызыров – лауреат премии «Имперская культура». Уфимское училище искусств (колледж). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  6. В Уфе отпраздновали 60-летие народного артиста Вахита Хызырова. Культурный мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  7. Хызыров Вахит Галибаевич. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.

Сылтамалар

  • * Г. А. Ишкинина Хызыров Вахит Галибай улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.