Муса Сираҗи
Муса Сираҗи, Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов (1939 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Төпкилде — 2019 елның 14 сентябре, РФ, БР, Уфа) — шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, БАССР (1989) һәм РФ (2002) атказанган мәдәният хезмәткәре. Фатих Кәрим премиясе лауреаты (2003). ССРБ журналистлар (1961 елдан) һәм язучылар (1971 елдан) берлекләре әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1939 елның 1 февралендә БАССР Туймазы районы Төпкилде авылында крестьян гаиләсендә унберенче бала булып туган. Кандра шәһәр тибындагы бистәсенең (2005 елдан авыл) 2нче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, Туймазы районы Кендектамак авылы мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. БДУ филология факультетын тәмамлаган (1963). Югары уку йортыннан соң, Уфада «Кызыл таң» гәҗитендә, дәүләт китап нәшриятында, БАССР язучылар берлегендә эшли. 1971—1973 елларда — БДУ укытучысы. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында БР язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсен җитәкли. Берлек каршында оешкан татар язучылары секциясенең (соңрак — берләшмә) беренче рәисе була.
2019 елның 14 сентябрендә 80 яшендә Уфада вафат. Туган ягы — Туймазы районының Төпкилде авылында җирләнә[1].
Җәмәгать эше
- Республика татар мәдәни үзәге шурасы рәисе
- «БАССР башкорт-татар халыклары дуслыгы җәмгыяте» идарәсе рәисе
- БР Президенты каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы
- Бәләбәйдә узучы «Иҗат чишмәләре» фестивален башлап җибәрүче[2] һ. б.
Иҗаты
БДУда укыган елларында иҗат итә башлый, җирле матбугатта әсәрләре басыла. 1966 елда «Очрашу» исемле беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Муса Сираҗи псевдонимы астында шигырьләр, хикәяләр, телефильмнарга сценарийлар, публицистик мәкаләләр яза. Әсәрләре рус, украин, казакъ, үзбәк, латыш, алман, чуаш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Күп кенә шигырьләре, композиторлар (Рим Хәсәнов, Салават Низаметдинов, Әкрам Даутов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Айрат Кобагышев, Зәбих Мәмәлимов, Вәсил Галимов һ. б.) тарафыннан көйгә салынып, популяр җырга әверелгән[3]: «Уралдым моңнарыңа», «Җиремә», «Сөю көче», «Син генә юк янымда», «Сагынуларым шулдыр, күрәсең», «Күңелемдә язлар гына», «Белорет-Чишмә юлы» һ. б. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф һ. б. татар язучыларының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр бастыра. Салават Юлаевка поэма багышлаган.
Очерклары, публицистик мәкаләләре
| Очерклары, публицистик мәкаләләре |
|---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
- И. Сәетгалиев. Илле еллык ижатында - ил һәм халык язмышы (шагыйрь М. Сираҗи белән әнгәмә). «Кызыл таң», 2002 ел, 5 июль.
- Рәдиф Тимершин. Ижат каһарманлыгы: шагыйрь М. Сираҗи. «Өмет», 2002 ел, 16 июль.
- Флүрә Баязитова. Башкортстанга дан җырлаучы. «Кызыл таң», 2004 ел, 29 декабрь.
- Динә Морзакаева. Дуслык һәм мәхәббәт җырчысы. Китапта: М. Сиражи. Мәңгелек моңым минем. Уфа: «Китап», 2004.
- Юлия Дәүләтбаева. «Хаклык өчен алышканда мин кылычтай корыч сүзле». М. Сираҗига – 70 яшь. «Туймазы хәбәрләре», 2009 ел, № 3.
- Халкым белән бергә сулыш алдым. «Өмет», 2009 ел, 31 ғыйнвар.
Сылтамалар
- Динә Морзакаева. Дуслык һәм мәхәббәт җырчысы. «Кызыл таң», 17.08.2012
- Мария Чебакова. В Башкирии на 81 году жизни скончался поэт Муса Сиражи. proufu.ru, 14.09.2019 [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Күренекле шагыйрь Муса Сираҗи вафат. Азатлык радиосы, 14.09.2019
- ↑ Муса Сираҗи. Туймазы районы китапханәләр челтәре
- ↑ Татар җырлары