Башкорт дәүләт университеты


Башкорт дәүләт университеты (БДУ, рус. Башкирский государственный университет, баш. Башҡорт дәүләт университеты) — Россиянең Уфа шәһәрендәге классик төрдәге югары уку йорты[1].

Башкортстанның беренче югары уку йортларының берсе, Россия классик университетлары ассоциациясенә нигез салучыларның берсе[2][3][4].

2022 елда Уфа дәүләт авиация техник университеты белән берләштерү юлы белән Уфа фән һәм технологияләр университеты итеп үзгәртелә.

Тарихы

1909 елда ачылган Уфа укытучылар институты 1919 елда Уфа халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә. 1923 елдан институт «Практик» исемен ала һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли башлый[5][6].

1929 елда аның базасында К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты (БДПИ) оештырыла. 1930 елда БДПИда эчке үзгәртеп корулар була, бүлекләр факультетларга (физика-математика, табигый фәннәр, география, тарих-филология) үзгәртелә, аларда 15 кафедра эшли. Шул ук елда читтән торып уку бүлеге, ә киләсе елда — кичке бүлек ачыла[5][7].

1937 елда институтка ябылган Уфа физика институтының мөлкәте тапшырыла. 1941 елда Уфа чит телләр укытучылары институты чит телләр факультеты итеп үзгәртелә[5][8].

ССРБ Министрлар Советының 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә[9]. 6 ноябрдә университетны ачу тантанасы була. Ректор итеп Шәйхулла Чанбарисов билгеләнә[10][11][6].

1981 елда югары уку йорты белән Рәгыйб Гыймаев җитәкчелек итә башлый[12].

2012 елда Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе һәм Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясе БДУ составына эре филиаллар буларак керә[13].

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 8 июлендәге 644 нче номерлы боерыгы буенча, «Башкорт дәүләт университеты» һәм «Уфа дәүләт авиация техник университеты» 2022 елның 1 ноябреннән берләштерелә һәм «Уфа фән һәм технологияләр университеты» барлыкка килә[5][14][15].

Структура

Университет составына 10 факультет, 5 институт, 1 колледж, шулай ук Сибай, Стәрлетамак, Нефтекама[16] һәм Бөре[17] шәһәрләрендәге филиаллар керә.

Рейтинг

Югары уку йорты Россия университетларының милли рейтингында 2017 елда 49 нчы урынны ала[18].

RAEX аналитик агентлыгы тарафыннан 2018 елда үткәрелгән «Россиянең 100 иң яхшы югары уку йорты» рейтингы мәгълүматлары буенча, Башкорт дәүләт университеты 94 нче урында иде[19].

Ректорлар

  • Шәйхулла Чанбарисов — тарих фәннәре докторы, профессор (1957–1981);
  • Рәгыйб Гыймаев — техник фәннәр докторы, профессор (1981–1999);
  • Мөхәммәт Харрасов — физика-математика фәннәре докторы, профессор (2000–2010);
  • Әхәт Мостафин — БР ФА академигы, химия фәннәре докторы, профессор (2010–2013);
  • Николай Морозкин — физика-математика фәннәре докторы, профессор (2013–2022);
  • Вадим Захаров — физика-математика фәннәре докторы, профессор (2022), вазифаларын башкаручы;

Танылган укытучылар

Төрле елларда университетта күренекле галимнәр эшли: физик һәм математик, ССРБ Фәннәр акамиясе академигы Н. Н. Боголюбов; математиклар, ССРБ ФА академигы А. М. Ильин, ССРБ ФА әгъза-корреспондентлары А. Ф. Леонтьев һәм В. В. Напалков, физика-математика фәннәре докторлары, профессорлар Л. И. Рубинштейн, С. И. Спивак, А. Б. Шабат, К. П. Краузе, Е. Н. Грибанов, В. И. Романов; тел белгечләре һәм әдәбият белгечләре, филология фәннәре докторлары, профессорлар Г. Х. Әхәтов, Җ. Г. Киекбаев, Л. Г. Бараг; тарихчылар, РФА әгъза-корреспонденты Р. Г. Кузеев, тарих фәннәре докторлары, профессорлар Ш. Х. Чанбарисов һәм И. С. Киссельгоф; биохимик, ВАСХНИЛ академигы В. Г. Конарев; биогеограф-галим А. Н. Носков, ботаниклар, биология фәннәре докторлары, профессорлар Ю. З. Кулагин һәм Г. В. Заблуда; физиолог, биология фәннәре докторы, профессор А. С. Дмитриев, физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор М. М. Фарзтдинов, химиклар, химия фәннәре докторлары профессорлар Е. Ф. Журавлёв, Ю. В. Светкин, М. И. Абдуллин; геолог, геология-минералогия фәннәре докторы профессор Д. Г. Ожиганов, С. С. Әпсәләмов һәм башкалар[20].

Танылган чыгарылыш укучылары

  • Эльвира Аиткулова, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим-филолог, журналист;
  • Рөстәм Ахунов, икътисадчы һәм политик;
  • Габдулла Байбурин, язучы һәм тәрҗемәче, драматург, журналист. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1963). РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985);
  • Зариф Байгускаров, политик, Россия Федерациясе VII һәм VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты;
  • Светлана Войтюк, язучы, шагыйрә;
  • Айдар Галимов, җырчы;
  • Вадим Захаров, галим-химик;
  • Венера Ибраһимова, тел белгече;
  • Мөнир Ишбулатов, язучы;
  • Александр Каждан, тарихчы-византинист, арменист;
  • Леонид Лыч, тарихчы, публицист;
  • Геральд Матюшин, археолог;
  • Сергей Маджар, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы;
  • Назар Нәҗми, шагыйрь, публицист, драматург. Башкортстанның халык шагыйре (1992);
  • Айна Николаева, телетапшырулар алып баручы;
  • Иван Плотников, галим-тарихчы;
  • Раил Сарбаев, Башкортстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 2008–2010 елларда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры;
  • Радий Хабиров, дәүләт һәм политик эшлеклесе, юрист. 2019 елның 19 сентябреннән Башкортстан Республикасы Башлыгы;
  • Константин Чекмышев (1979 елда туган) — Россия юристы, РФ дәүләт советнигы. 2018 елның 22 февраленнән Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары;
  • Рим Янгузин, этнограф, этногенез проблемалары буенча белгеч.

Искәрмәләр

  1. Башкирский государственный университет // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. Адреса университетов-участников Ассоциации классических университетов России. www.acur.msu.ru. Архивировано 21 июль 2007 года.
  3. Кульшарипов, Марат Махмутович - История Башкирского государственного университета - Search RSL [неопр.]. search.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  4. Вы точно человек? КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  5. 1 2 3 4 История БашГУ (рус.). Официальный сайт УУНиТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026. Архивировано 8 сентябрь 2025 года.
  6. 1 2 К 100-летнему юбилею Уфимского учительского института. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  7. История становления Башкирского государственного педагогического института Им. К. А. Тимирязева - Фундаментальные исследования (научный журнал) [неопр.]. fundamental-research.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026. Архивировано 25 гыйнвар 2025 года.
  8. Уфимский Учительский институт иностранных языков (1937-1941). cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  9. 110 лет высшему образованию в Республике Башкортостан. Башкирский государственный университет отмечает юбилей. www.kp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026. Архивировано 13 сентябрь 2024 года.
  10. Юрий Ергин. Первый ректор БГУ. Бельские просторы. Архивировано 1 декабрь 2024 года.
  11. Первый ректор. 9 апрель 2026 тикшерелде.
  12. Вы точно человек? КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  13. В Башкирии реорганизуют Стерлитамакскую и Бирскую педагогические академии. 9 апрель 2026 тикшерелде.
  14. Приказ Минобрнауки России от 08.07.2022 № 644 «О реорганизации ФГБОУ ВО «Башкирский государственный университет» и ФГБОУ ВО «Уфимский государственный авиационный технический университет» в форме слияния путем создания ФГБОУ ВО «Уфимский университет науки и технологий» — Правовая база УУНиТ (ингл.). epb.uust.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026. Архивировано 18 июль 2025 года.
  15. Приказ от 8 июля 2022 г. N 644. https://www.consultant.ru.
  16. Нефтекамскмй филиал БашГУ.
  17. Бирский филиал БашГУ (о филиале).
  18. Национальный рейтинг университетов. www.univer-rating.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано из оригинала 16 июнь 2018 года.
  19. Башкирский государственный университет* (рус.). raex-rr.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026. Архивировано 21 май 2025 года.
  20. Башкирский государственный университет. www.originweb.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано 7 ноябрь 2017 года.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә