Рәис Низамов

Рәис Низамов (Рәис Гыйльметдин улы Низамов, баш. Рәйес Ғилметдин улы Низамов) – язучы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1978).

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 1 июлендә БАССР Дәүләкән районы (1935 елдан Әлшәй районы) Ташлы авылында туган. Ташлы җидеелык мәктәбен, Уфада елга флоты һөнәрчеләр мәктәбен (1949), Уфада башкорт урта интернат-мәктәбен, Мәскәүдә әдәбият институтын (1957) тәмамлый. Бер ел Уфа-Казан елга маршрутында парахутта машиначы ярдәмчесе булып эшли.

1957 елдан «Совет Башкортстаны» газетасының Әлшәй, Кыйгы, Бәләбәй районнарында үз хәбәрчесе, «Пионер» журналында бүлек мөдире булып эшләде. «Агыйдел» журналының баш мөхәррире (1974).[1]

Иҗаты

undefined
Файл:Р.Низамов 2.jpg
Р.Низамов китабы  [башк.]

Интернат мәктәптә укыганда язылган шигырьләре республика газета-журналларында басылган. Беренче күләмле әсәре – «Солдат улы» повесте (1957) әдәбият институтын тәмамлаганда язган диплом эше. Күмәк хуҗалык авылы тормышын чагылдырган «Мәрьям» повесте (1964), Бөек Ватан сугышы чоры авыл балаларына багышланган «Ят кешеләр» (1967) повесте, «Кияү» (1968), «Икмәк тәме» (1971), «Әтием эзеннән» (1977), «парахут тавышлары» (1980) китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1964).

Әдәбият

С. Галин. Тормышчан әсәр. Ағиҙел, 1969, № 5.. [башк.]

Р. Баемов. Иҗади йөз. Кызыл таң, 1982, 1 июль. [тат.]

Чыганаклар

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

фотолары 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр