Хәсән Назар
Хәсән Назар (псевдоним, тулы исеме Хәсән Мөдәрис улы Назаров, баш. Хәсән Мөҙәрис улы Назаров) – язучы, тәрҗемәче. Башкортстанның халык шагыйре (2017), С. Юлаев (2000), Р. Гарипов (2007), З. Биишева (2008) премияләре лауреаты. БР язучылар берлеге әгъзасы (1993).
Тәрҗемәи хәле
1942 елның 15 гыйнварында БАССР Зиянчура районы Таулыкай авылында туган. Куҗанак җидееллык мәктәбен, Бөре кооператив училищесын, Мәскәүдә әдәбият институтын (1975) тәмамлый. Яңыбайда сельпода эшли башлый. Өч ел хәрби хезмәттә була. Бөрҗән районында «Таң» газетасында (1966) эшли. 1967 елдан Уфада: «Ленинчы» , «Йәшлек» (1990-1995; 1994, баш мөхәррир урынбасары), «Совет Башкортстаны» (1971-2007) газеталарында, «Агыйдел» журналында (1968-2001; 1995, бүлек мөдире), радиокомитетта (1974-1977) хезмәт куя.[1]
Иҗаты
Иҗат юлы Бөрҗән районында район газетасында эшләгәндә (1966) башланып китә. Беренче китабы - «Бөркетләр төяге» (1971). «Шоңкар чөям» (1992), «Заман заңы» (Заман чакыруы) (1995), «Асманга ашу» (Галәмгә ашу) (2000) китаплары басылган. А.С. Пушкин, А. Блок, Р. Гамзатов, А. Магазов әсәрләрен тәрҗемә итә. Уфада драма театрында (1965) «Әкәмәт сөю» (Лопе де Вега әсәреннән тәрҗемә) пьесасы куела.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев премиясе (2001) – «Галәмгә ашу» (2000) китабы өчен
- Р. Гарипов премиясе (Салават районы, 2007)
- З. Биишева премиясе (2008)
- Башкортстанның халык шагыйре (2017)
- «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены[2]
Чыганаклар
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Искәрмәләр
- ↑ БР әдәби картасы
- ↑ Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022 [башк.]
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Уе тирән, рухы югары 2016 елның 20 август көнендә архивланган. [башк.]
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]