Лариса Абдуллина

Лариса Һашим кызы Абдуллина (баш. Лариса Хашим ҡыҙы Абдуллина, рус. Лариса Хашимовна Абдуллина, 28 июль 1975, Мәкәш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Совет һәм Россия шагыйре, тәрҗемәче, журналист. Башкортстан Язучылар берлеге һәм Россия Федерациясе Язучылар берлеге (2007) һәм Журналистлар берлеге (2002) әгъзасы. Башкортстанның халык шагыйре (2025).

Тормыш юлы

Абдуллина (кыз фамилиясе Ситдыйкова) Лариса Һашим кызы 1975 елның 28 июлендә Башкорт АССР ының Дәүләкән районы Мәкәш авылында туган.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, «Йәшлек» газетасында, «Башкортстан» газетасының әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире булып эшли[1].

2020 елдан«Акбүзат»  [рус.] (баш. Аҡбуҙат) башкорт балалары журналы баш мөхәррире[2].

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет әгъзасы[3][4];
  • Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы[5].

Китаплары

  • Һине күргән яҙым: Шиғырҙар. Өфө: Китап, 1997 [башк.];
  • Наҙлы мәлем ҡабатланыр һымаҡ: Шиғырҙар. Дәүләкән, 2003 [башк.];
  • Еләк тәме: Шиғырҙар. Өфө: Китап, 2006 [башк.];
  • Уйлыларҙы уйландырып: Публицистика. Өфө, 2006 [башк.];
  • Тридцать три: Стихи. Уфа, 2009 [рус.];
  • пәтый элемент: Стихи. Уфа, 2011 [рус.];
  • Йөрәк аҡылы: Публицистика. Өфө: Китап, 2011 [башк.];
  • Балҡантау рухы: Повесть, хикәйәләр. Өфө: Китап, 2015 [башк.][6].
  • Заманым йыры: Шиғырҙар, 2023 [башк.],  [рус.] [7].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • «Родники вдохновенья»төбәкара шигъри фестиваленең Гран-при иясе (2006)[8][9][10];
  • «Еләк тәме» шигъри җыентыгы һәм «Уйлыларҙы уйландырып» публицистик җыентыгы өчен Шәехзадә Бабич премиясе (2008)[11];
  • «Интеллеигентный сезон» фестиваленең «Балалар поэзиясе» номинациясендә халыкара конкурсы лауреаты, Сака (2015)[12];
  • РФ Әдәбият елы истәлекле медале (2015)[13];
  • Лиффт фестивальләренең Евразия фестивале көмеш медале (2016);
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2016)[14];
  • Халыкара төрки мәдәният оешмасы премиясе лауреаты (2018)[15];
  • Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреаты (2019);
  • Башкортстан Республикасы Дәүләкән районы Әхияр Хәкимов исемендәге премия лауреаты (2019);
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге премиясе (2022) — «Башкортстан медиашефлыгы — Донбасс балалары» махсус проектын гамәлгә ашырганы өчен[16];
  • Салават Юлаев ордены (2023)[17];
  • Башкортстан Республикасының халык шагыйре (2025)[18].

«Чиләбе башкортлары»

Текст (фрагмент) [19]:

Баш йортыңда башкорт булу – бер хәл,
Башкорт булып кара син читтә!
Чиләбенең башкортлары безгә
Чын башкорт рухын күрсәтә!

Чиләбенең башкортлары безгә
Алып килә яугир комарын.
Үз нияте белән ватып керде
Алар Россия чиге диварын.

Милләт каны кайнап торгач, әнә,
Сөйләшәләр гүзәл сөйләштә!
Чиләбе батырларын дөнья(ның)
Җиңә алганы юк көрәштә!

Чиләбенең башкортына, гүя,
Һич булмаган илнең чикләре.
Кан хәтере белән ачты алар
Россия киңлегенең бикләрен.

Чиләбегә хәзер бармыйм мин,
Чиләбегә хәзер мин кайтам.
Ата-бабам каны тамган җирдә
Башкорт кәгъбәсе дип яратам!

Чиләбедә – Зәйнулланың эзе !
Акмулланың соңгы сулышы.
Олы Башкортстан бердәмлеге –
Киләчәккә безнең юл шушы!
Лариса Абдуллина[20]

Искәрмәләр

  1. Красивый юбилей мастера пера (рус.). Региональная общественная организация «Союз журналистов Республики Башкортостан». Официальный сайт (28 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
  2. Главным редактором башкирского детского журнала «Акбузат» стала Лариса Абдуллина. ИА «Башинеформ», 19.06.2020 [рус.]
  3. Из совета по правам человека Башкирии вывели бизнесмена и приняли поэтессу (рус.). Сетевое издание «Медиакорсеть» (23 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. [рус.]
  4. Состав совета (рус.). Совет при Главе Республики Башкортостан по правам человека и развитию институтов гражданского общества. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. [рус.]
  5. Исполнительный комитет. Абдуллина Лариса Хашимовна (рус.). МСОО «Всемирный Курултай (Конгресс) башкир». Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. [рус.]
  6. Баш ҡалала «Балҡантау рухы» исемле фантастик ᴨyвис донъя күрҙе. «Башинформ» МА, 2016, 8 фᴎʙрәл
  7. Новая книга Ларисы Абдуллиной посвящена подвигу участников СВО (рус.). Башинформ (19 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
  8. Лариса Абдуллина из газеты «Йэшлек» завоевала Гран-при на фестивале поэзии «Родники вдохновения». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2014. Архивировано 16 гыйнвар 2014 года.
  9. Общественно-политический литературно-художественный журнал «Бельские просторы». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2013. Архивировано из оригинала 16 гыйнвар 2014 года.
  10. X Межрегиональный фестиваль «Родники вдохновения-2006». Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. Архивировано 16 гыйнвар 2014 года.
  11. Постановление Правительства РБ от 19.06.2008. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. Архивировано 16 гыйнвар 2014 года.
  12. Под небом Крыма гимн литературного фестиваля прозвучал на башкирском языке // КУЛЬТУРА | новости башинформ.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. Архивировано 28 ноябрь 2016 года.
  13. Открытие Регионального центра доступа к информационным ресурсам Президентской библиотеки им. Б.Н. Ельцина в РБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 28 ноябрь 2016 года.
  14. В Уфе лучшим работникам Башкортостана вручили государственные награды // ОБЩЕСТВО | новости башинформ.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. Архивировано 28 ноябрь 2016 года.
  15. Журналист и поэтесса из Башкортостана удостоена премии ТЮРКСОЙ // КУЛЬТУРА | новости башинформ.рф (рус.). www.bashinform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025. Архивировано 22 февраль 2018 года.
  16. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 27 декабря 2022 года № 4236-р "О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2022 года в области средств массовой информации"
  17. Азат Гиззатуллин. В Уфе женщин республики поздравили с их праздником и вручили заслуженные награды. ИА «Башинформ», 7.03.2023
  18. Азат Гиззатуллин. Ларисе Абдуллиной присвоено почетное звание «Народный поэт Башкортостана» (рус.). Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
  19. [1]
  20. Чиләбе башкортлары. 2018 елның 14 май көнендә архивланган. «Башкортстан», 27.04.2018

Әдәбият

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Ɵфə: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.]