Мөнир Кунафин

Кунафин Мөнир Сәхиулла улы (рус. Кунафин Мунир Сахиуллович; 17 март 1971, Сәетбаба, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия журналисты, шагыйрь. 2020 елның февраленнән — «Агыйдел» журналының баш мөхәррире. Россиянең һәм Башкортстанның Журналистлар һәм Язучылар (2005) берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2015)[1]. Салават Юлаев ордены кавалеры (2023)[2]. Башкортстан Республикасы Рәисенең журналистика өлкәсендәге «Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык» (рус. «Достоверность. Ответственность. Мужество») премиясе лауреаты (2024)[3].

Тәрҗемәи хәле

Мөнир Кунафин 1971 елның 17 мартында Башкорт АССРның Гафури районы, Сәетбаба авылында туа. 1988 елда Рәми Гарипов исемендәге 1 нче Башкорт республика гимназия-интернатын, 1993 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге журналистика белән бәйле. «Яшьлек» республика яшьләр гәзетында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары була, алга таба «Ватандаш» журналында бүлек мөдире булып эшли.

2012—2020 елларда «Шоңкар» яшьләр журналының баш мөхәррире була, 2020 елның февраленнән — «Агыйдел» әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналының баш мөхәррире[4].

2025 елның 27 августында Уфада «Армия мәдәнияте көннәре» чаралары барышында Башкортстанның халык язучысы исеме бирелә. Югары бүләкне әдипкә Башкортстан Республикасы Рәисе Радий Хәбиров тапшыра[5].

Әдәби иҗаты

Шигърият, проза белән беррәттән Мөнир Кунафин драматургия өлкәсендә дә эшли. Аның Стәрлетамак башкорт драма театры актерлары тарафыннан сәхнәләштерелгән «Тыңлыйк вакыт акканын…» фәлсәфи спектакле[6] тамашачы тарафыннан уңай кабул ителә. Драматургиядәге дебюты 2005 елга карый: Гафури районының Сәетбаба авылы халык театры аның «Бер уч бодай» пьесасын куя.

Китаплары

  • Шундай мәлем (Шундый мәлем): — Уфа: Китап, 2001. — бит.
  • Ғүмер тигәндәре… (Гомер дигәннәре…): — Уфа: Китап, 2005. — бит.
  • Тәңре өрөк ҡапҡанда (Тәңре өрек капканда): Хикәяләр. — Уфа: Китап, 2012. — 216 бит.

Газет-журналларда басылган әсәрләре

  • «Картайган кояш астында» («Под устаревшим солнцем») хикәясе Саха Республикасының «Күрүлгән» («Водопад») әдәби журналының 2020 елгы 2 нче санында басыла. Аны башкортчадан якут теленә Афанасий Гуринов тәрҗемә итә[7].
  • «Артта» — Мәскәү, «Кайназой» әсәрләре Дамир Шәрәфетдинов тәрҗемәсендә «Бельские просторы» журналында басыла[8].

Мактаулы исемнәре, башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2015)[1];
  • Республика Рәисе грантына оештырылган «Яңа офыклар» әдәби бәйгесе җиңүчесе (2015);
  • Бөтенроссия Василий Шукшин исемендәге хикәяләр бәйгесе лауреаты[4];
  • Рәшит Солтангәрәев исемендәге республика хикәяләр бәйгесе лауреаты;
  • «Илһам чишмәләре» төбәкара шигырь фестивале лауреаты (2005);
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2021).

Гаиләсе

Өйләнгән. Хатыны — Гөлшат, «Башкортстан кызы» журналының бүлек мөхәррире, Башкортстан Республикасы Рәисенең «Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык» (2025) бәйгесе лауреаты[9]. Аларның уллары һәм кызлары бар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Әдәбият елын ябу тантанасында язучы Александр Прохановка Аксаков премиясе тапшырылды (башк.). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы (17 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  2. Указ Главы Республики Башкортостан от 5 апреля 2023 г. № УГ-241 «О награждении государственными наградами Республики Башкортостан» (рус.). Гарант.ру (5 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  3. Список лауреатов премии Главы Республики Башкортостан в области журналистики «Достоверность. Ответственность. Мужество» (рус.). Официальный сайт Главы Республики Башкортостан (26 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  4. 1 2 В трёх башкирских журналах меняются главные редакторы (рус.). ИА «Башинформ» (14 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  5. Гатауллина Р. Мөнир Кунафин — Башкортстанның халык язучысы (башк.). «Башкортстан» гәҗите (27 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  6. В Уфе Стерлитамакский башкирский театр покажет философскую притчу «Раб Божий предполагает…» (рус.). ИА «Башинформ» (10 февраль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  7. Рассказ башкирского писателя Мунира Кунафина опубликован в Якутии (рус.). ИА «Башинформ» (7 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  8. Авторы «Бельских просторов»: Кунафин Мунир (рус.). Журнал «Бельские просторы» (11 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
  9. Премия лауреаттары билгеле! (башк.). «Йәншишмә» гәҗите (16 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.

Әдәбият

  • Писатели земли башкирской. Справочник / сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. — ISBN 978-5-295-06338-1. [рус.]
  • Писатели земли башкирской. Справочник / сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.

Сылтамалар